Ильвина бай гаиләгә килен булып килүе турында: «Гаиләмнән киткәндә, 7 кредитым бар иде»
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова җырчы Ильвинаны кунак итеп чакырган.
«Түзә йөрәк, түзми нишләсен соң? Әнә шул юллар искә төште. Бу сүзләрне җырларына салган өчен генә түгел, ә тормышта ни булуга карамастан, матур итеп алга атлавын дәвам итә. Үзенчәлекле тавышы белән тамашачының мәхәббәтен казанган. Мин бер кыенсынусыз әйтә алам, башка җырчы кызлар миңа үпкәләмәсеннәр, татар эстрадасының иң чибәр кызларының берсе», – дип тәкъдим итте ул җырчыны.
– Минем өчен беренче урында гаилә иде. Башта – әти-әнием, аннары – үзем корган гаиләм, соңрак – балам. Шуңа да эстрадага кереп китеп бетә алмадым. Мин сәхнәдә дә күренәм, экранда да бар кебек, шул ук вакытта юк та кебек.
Сабыр булырга, өйдәгесен тышка чыгармаска өйрәтеп үстерделәр. Әйткән сүз – аткан ук бит инде ул, синең өчен уңай тәмамланырмы яки тискәре чагылыш табармы, белмисең.
Бала тапкач, мин декретка киттем, аның һәр мизгелен күрә алуым белән бәхетлемен. Балам белән тыгыз элемтәдә булуым, аның үскәнен күрә алуым белән бәхетле.
– Бай гаиләгә, затлы, зур гаиләгә килен булып төштең. Үзеңне Золушка кебек хис иттеңме? Әкияткә килеп эләккән кебек булдыңмы яки бу затлы читлек идеме?
– Мин кияүгә тиз генә чыктым. Андый хыялым да юк иде. 19 яшьтә иремне очраттым, ул тәкъдим ясады. Бик тиз булды ул. Мәхәббәт булмаган гаиләдә бала булмас иде, дим. Шуңа күрә, мәхәббәт булгандыр, дип уйлыйм. Бер начар сүз әйтәсем килми, бу гаиләгә мин рәхмәтле. Хәзер хатын-кыз буларак кулланган һәр эшемне мин беренче гаиләмдә өйрәндем. Кайнанадан, туган ападан күреп, алар ничек гаиләдә үз рольләрен үтәвен күреп. Яшьли тәҗрибә җитмәгәндер. Сабырлык бар инде миндә. Хатын-кыз хәйләкәрлеге җитмәгәндер, дим мин. Минем бернинди үпкәм юк. Мин үзем киттем, ирем белән сөйләшеп, чиста күңел белән, аңа мәхәббәт сүрелгәнен аңлатып, баламны алып, киемнәремне мусор пакетларына тутырып, урамга чыгып киттем.
Бүгенге көндә балам әтисе, дәү әтисе, дәү әнисе белән аралаша. Хәзер аерылганга 8 ел. Эмоцияләр юк. Бары тик рәхмәт хисе генә. Бүгенге тормышыңны карыйсың да дөрес эшләгәнсең дип уйлыйсың. Мин бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Ничек кенә авыр булмасын. Син шундый бай гаиләгә килеп эләктең, дип әйтәсен. Ләкин мин гаиләдән киткәндә, минем 7 кредитым бар иде. Бик авыр иде. Фатир табарга, түләргә кирәк.
Мин бик тиз вакытта хәзер янәшәмдә булган кешене очраттым. Ул беренче көннән миңа зур ярдәм күрсәтте. Бүген болай, иртәгә башкача булырга мөмкин. Мин бу кешегә гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Ул минем баламны үз баласы итеп кабул итте, минем кызым аңа «әти» дип әйтә, ул аңа әти кеше буларак тәрбия бирә. Син алар арасындагы мәхәббәтне күрсәң… Үз әтисе белән баласы арасында да сирәк очрый торган хәл. Ул аның өчен соңгысын салып бирергә әзер, хыялларын чынга ашырырга тырыша, тормышы белән кызыксына. Минем өчен бу – зур бәхет. Бүгенге көндә бала өчен мин һәм хәзерге иптәшем 100 процент барысын да эшлибез.
Кызымның үз әтисе турында бер начар сүз әйтәсем килми. Раяна үз әтисен ярата, хөрмәт итә. Ул кешедән иң акыллы бала туган. Ул – тулаем алар геннарын алган бала.
Егетләргә күз төшә башлаган чордан ук мин «янымда төпле, акыллы, таянырлык кеше булсын иде» дип хыялландым. Иремнең балалар яратуы мөһим иде. Мин бүгенге тормышым белән бик канәгать, – дип сөйләде Ильвина.
- Ильвина Миңнегалиеваның (кыз фамилиясе Габделхакова) элекке ире – Булат, ул вакытта «Ак Барс» банкы идарәсе рәисенең туганы, бизнесмен, М7 трассасындагы авыл хуҗалыгы техникасы һәм машиналар белән күмәртәләп сата торган ширкәт хуҗасы.
Фото Ильвинаның соцеаль челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев