Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Җир эшенең тәмен белеп эшлим”

Биеш авылында яшәүче Галина апа Петрова бик үзенчәлекле кеше.

Бакчасында мул итеп яшелчәсен дә үстерә, су буенда сәгатьләр буе балык та тота, бәйләү һәм тегү эшләренә дә бик оста ул. Ә иң яраткан шөгыльләренең берсе - табигать күренешләрен күзәтү.


“Күктә очкан аккошларга, урман буйларында уйнаклап йөргән пошиларга, болында үскән аллы-гөлле чәчәкләргә сокланып туя алмыйм. Тормыш шундый матур бит. Күрә белергә генә кирәк”, - ди ул үзе.


Галина апа Биеш урта мәктәбендә биология һәм география фәннәрен укыта. Мәктәп яны тәҗрибә участогында балаларга яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләренә төшендерә, хезмәтне сөяргә, тырыш булырга өйрәтә. Үзе уңган, эшкә батыр ханым үз хуҗалыгын да тәртиптә тота. Тәҗрибәле биолог бакчасының бер өлешен дә әрәм итмәскә тырыша. Бүген аның тәрәзә төпләрендә төрледән-төрле чәчәк, яшелчә үсентеләре шаулап үсеп утыра. Помидор, борыч үстерү үзенчәлекләре турында безгә дә сөйләде ул.


“Борычны гадәттә февраль аенда чәчәм. Кибеттән сары, кызыл, кызгылт-сары төстәгеләрен алып ашыйбыз да, аның орлыкларын шунда ук җиргә төртәм. Бер атнадан соң алар тишелеп чыгалар. Җиде литрлы чиләккә бишәр борыч сыярлык итеп, дәү булып өлгерәләр. 10 елдан бирле шушы ысулны кулланам”, - ди.
Борычлары да, помидорлары да бик уңа Галина апаның. Башта ул чәчә торган савытларын кайнатылган су белән пешекләп зарарсызландыра. Шуннан соң дымлы туфракны пирикулит һәм торф белән бергә бутап, савытларга урнаштыра. Тагын бер кат пешекләп ала. Аннан соң орлыкларын тезеп чыга. Орлыклар өстенә дымлы туфрак өсти дә, өсләрен целлофан пакетлар белән каплый. Аларны һава йөрсен өчен тишкәләп чыга. Бер атнадан алар тишеләләр.

Үсентеләренә ашлама урынына аммиак селитрасын файдалана. Бер аш кашыгы селитраны 10 литр су белән болгатып, шул кушылманы үсентеләргә сибә.


“Ашлама урынына шулай ук юган ит суы бик файдалы. Шулай ук күп тапкыр кулланган заварканы киптерәм дә, туфракка кушам. Заварканы барлык үсентеләргә дә кулланам. Өч литрлы сөттән бушаган банканы чайкаган су да бик отышлы булыр. Йомырка кабыгын ике тәүлек кайнар суда тотып, кайчакта шул суны да сибәм. Барысы да үсентеләр өчен менә дигән витамин, - ди һәвәскәр бакчачы.


Мул уңыш үстерү өчен ни генә кулланмый Галина апа. Бар эшенә күңел җылысын куша. Шуңа да һәр нәрсәсе уңа аның. Бакча тутырып яшелчәсе, җиләк-җимешләре үсә, җәе буе шаулап чәчәкләре атып утыра. Карбыз-кавыннары да шартлап ярырырлык дәрәҗәгә җитәләр. Җир эшенең тәмен белгән Галина апаның өлгер, җитез булуына шаклар катырлык. Яңа уңыш үстерергә вакыт җитсә дә, базы әле дә төрледән-төрле салатлар, компотлар белән тулган.
“Өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Үз белгәннәремне кулланам, танышларымның ысулларын файдаланам. Һәрчак яңалыкка омтылам. Яратып эшләсәң, нәтиҗәсе дә сөендерерлек була”, - ди ул.


Ландыш Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев