«Иремә сөйдергеч, сөяркәсенә бозым ясаттым...»
Нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашмыйсың! Бу танышым, үзе хакында «Интертат»ка язарга рөхсәт бирде, әмма исемнәрне үзгәртүемне сорады. Ни өчен икәнен үзегез дә аңларсыз...
Мин кияүгә шактый соңарып, 27 яшемдә генә чыктым. Булачак ирем белән танышканчы Мамадыш шәһәрендә әти-әни йортында тордым. Әнинең базарда сәүдә ноктасы бар иде, шунда бергә кием-салым саттык. Рафак (исемнәр үзгәртелде) белән танышкач та, тиз арада өйләнешергә булдык.
Дөресрәге, мин Рафакны үзем ашыктырдым. «Мин дә кызчык түгел, син дә малай-шалай түгел, үбешеп-кочышып вакыт уздырып йөрмибез, өйләнешәбез», - дидем. Шулай итеп, ике айлап аралашканнан соң Рафак белән никах укыттык. Рафак мине үз йортына, авылга яшәргә алып китмәкче булды. Минем авылга кайтасы килми. Рафак атасы-анасы йортында ялгызы тормыш күрә. Атасы-анасы исән түгелләр инде. Котельняда төнге каравылчы-кочегар булып эшли. 34 ел гомере буе авылдан ерак китмәгән Рафакның авылдан читтә торырга ике-өч көнгә дә сабырлыгы җитми. Тизрәк авылга кире кайту ягын карый.
Никахтан соң ике көн дә үтмәде, мине авылына сөйри башлады. Әйдә, Мамадышта гына калыйк, әти-әни ярдәм итәр, берәр фатир алырбыз, монда эш тә бар, син дә берәр җүнлерәк эш юнәтерсең, дип кыстап-кыстап карадым Рафакны. Тегеләй итеп җайлап, болай итеп майлап карадым. Кырт кисеп «Юк!», - диде. Әти белән әни дә Рафакның сүзен хуплап «Ир кайда булса, хатын да шунда. Син хәзер ир хатыны, шулай булгач, иреңнең сүзенә буйсынмый хәлең юк», - диделәр җитмәсә. Ризалаштым инде. Авылга кайтып киттек.
«Игез баланың берсе генә исән калды»
Рафакның йортында тормыш күрә башладык. Йорт зур булмаса да иркен, яңа булмаса да хәтәр төзек үзе. Озак еллар хатын-кыз кулы тимәгән йортны ялт иттердем, юып җыйдым. Тәмле ашлар пешереп Рафакны эшенә озаттым, эшеннән каршы алдым. Һәр төн каравылга эшкә чыгып китүен, өйдә кунмавын яратып бетермәдем, билгеле, Рафакның. Аның каравы, көндезләрен өйдә булуы яхшы – өйдәге, ихатадагы эшләрне эшли, маллар үстерә, бакча карый ала.
Яхшы яшәдек. Зарланырлык түгел иде. Өйләнешкәнгә өч ел булганда бер-бер артлы ике бала да алып кайттык. Мин утыздагы хатын идем бит инде, соң була күрмәсен, дип ашыктым. Балалар табып өлгерәсе килде. Үстерүен үстерерсең, ә табарга сәламәтлек җитмәве бар бит. Егермедәге яшь кыз түгел бит инде. Беренче йөгем игезәк сабыйлар иде. Берсе генә исән калды. Икенчесе бер тәүлек тә яшәмәде. Ике сабый булачагына әзерләнеп беткән идек, ике бишек элеп куйган идек. Бер генә бала күтәреп кайткач, шул бишекләрнең берсен алып кую их, шундый читен булды... Таныш-белеш хатыннар «Бер бала урынына бөтенләй баласыз кайтучылар да бар, син ике урынына бер бала белән кайттың әле, кайгырып утырма, шушы балаң мәшәкате белән онытыла инде ул кайгы», - диештеләр. Онытылмады ул. Ничектер кабул итәсем килмәде бу әйберне. Шушы бала янына ничек тә тизрәк тагын берне алып кайтасым килде. Беренче улыма яшь тә ике ай булганда икенче балама уздым. Шундый куандым. Исән-сау туса гына ярар иде, диеп тугыз ай буе ялвардым.
Бала тугач та тынычлана алмадым, берәр нәрсә булып, үлеп китә генә күрмәсә ярар иде, диеп борчылдым. Ике-өч айлап шулай улымны югалтудан куркып яшәдем. Сабый ныгый, үсә башлагач бераз тынычландым үзе. Шулай итеп, ике малай бала үстердек.
«Өлкән малаем кан эчендә ята»
Яхшы, матур тормышыбыздан зарланырлык түгел иде. Тик бөтен, җитеш тормышта җай белән генә яшәгән бер мәлдә барысы да кирегә китә башлады. Балаларның яшь аермалары кечкенә булгач, аларны үстерү гел җиңелләрдән булмады. Малай баланы тыю авыр бит аны. Чорсыз, кызу, тәртипсез бит ул малай бала. Алдын-артын белмичә тузынып чабып йөргән җирләреннән абынса, сугылса, дип ут йотып торасың бит инде ул бала-чаганы.
Шулай беркөн кичкә таба Рафакка эшкә каравылга җибәрергә ризык пешереп йөрим. Җәйнең эссесе сүрелә башларга маташа, өйне җилләтим дип, ишекләрне каерып ачып җибәрдем. Өй эченә рәхәт саф һава йөгерде. Көтүләр кайтты, маллар абзарга кертеп ябылды. Рафак ихатада эшләрен караштырып йөри. Малайлар бакча якта чабулап уйныйлар. Камырдан кош теле кисеп чажлап кызган майга салып җибәрүем булды, бакча яктан балаларның берсенең чәрелдәп кычкырып җибәрүе ишетелде. Аягыма да кимичә, котым очып яланаяк ихатага чыгып чаптым. Рафак та бакча якка, абзар артына балалар уйнаган җиргә чаба иде бу мәлне. Каршыбызга малайларның кечкенәсе чабып килеп чыкты. Күзләре шардай, йөзе агарып каткан. Бала күрсәткән җиргә барып карасак... Кан эчендә өлкән малаем бөгәрләнеп ята. Моны күреп ушымны җуя яздым, тез буыннарым йомшарды, башларым әйләнде. Рафак баланы күтәреп машинага салды да Мамадышка хастаханәгә чапты. Мин кечкенә улымның җилкәсенә ябыштым да ачынып кычкырам: «Нишләдегез? Әйт, нишләдегез?». Бала агарынып каткан, күзләрен дә йоммый. Бер сүз дә дәшә алмый тик тора. Җилдерәтеп өйгә алып кердем дә, үзем идәнгә егылып кычкырып елый башладым. Бала карап тора. «Исән генә калса ярар иде, әй, исән генә калса ярар иде, берүк үлә генә күрмәсә ярар иде», - дип такмаклыйм. Баладан бер сүз дә әйттерә алмадым. Нишләгәннәр? Ничек уйнаганнар? Нәрсә булган? Ничек болай килеп чыккан? Бер генә сүз дә дәшмәде.
Төне буе Рафактан бер хәбәр көтеп чыктым. Иртән Рафак кайтып: «Печәнлек түбәсеннән сикереп уйнаганнар, кыек сикереп тимер сука өстенә башы белән килеп төшкән, ярты бите умырылган, башы ярылган», - диде. Әй, еладым шунда. Үксеп-үксеп, кычкырып-кычкырып. Үз-үземә үпкәләп еладым. Ничек сакламадым баламны?! Ничек шушыңа юл куйдым?! Нинди ана инде мин?!
«Боздылар сезне, кызым...»
Өлкән улыбызның җәрәхәтләре бик озак төзәлде. Бите бик нык гарипләнгән иде. Бик озак ямьсез, коточкыч кыяфәттә булды. Вакыт узгач башы тәмам төзәлде. Ә менә йөзендә гомерлеккә зур шрамнар калды. Безне бу куркытмады, иң мөһиме – бала исән котылды. Без шуңа сөенеп туя алмадык.
Тик моннан тыш бик зур кайгыбыз бар – кечкенә улыбыз шул көнне күргәннәреннән соң телгә килмәде. Әллә абыйсының егылганын, канга батып ятканын күреп куркып калдымы, әллә мин кычкырып, елап куркыттыммы, бала шул көннән бирле телсез. Без Рафак белән «Курыккан инде, кечкенә бала тиз оныта ул, бераздан онытыр, тынычланыр, сөйләшә башлар», - диеп өметләндек. Вакыт уза торды. Инде бу хәлләрдән соң берәр ел гомер узды. Бала сөйләшмәде. Мин моңа ничек кайгырганымны үзем генә белдем. Әле бәлки сөйләшә башлар, шок халәте шулай тәэсир иткәндер, бераздан узар, дигән өмет яши бирсә дә, ана күңеле шундый өзгәләнде... Сып-сылу, туп-тулы балаларымның берсе гарип, берсе телсез калырлар мени инде шулай?! Ниндидер уеннан килеп чыккан фаҗига... Ничек юл куйдым?! Ничек саклый алмадым балаларымны?! Сау-сәламәт туган балалар бит ул. Ниндидер сабыйлыкның шуклыгы, уены нәтиҗәсендә шулай гарипләнсеннәр әле...
Һич тынгы белмәде җаным, бертуктаусыз сыкранды, сызланды, бәргәләнде. Күз яшьләремне күрсәтмәскә тырышсам да, күңелем үксеп елады. Рафак бу хәлне ничек бар шулай кабул итә алды кебек. Ә мин кабул итә алмадым. Берничек төзәтә алмавымны аңласам да, һаман нидер эшлисем килде, ничектер балаларыма ярдәм итәсем килде. Шулай интегүемне күреп беркөн әни «Кызым, Мамадышта бер апа бар...», - диеп сүзен башлады. «Боздылар сезне, кызым. Боздылар! Сып-сылу, сау-сәламәт балаларың икесе бер юлы гарипләнде. Әллә нишләттеләр сезне. Боздылар. Сихерләделәр. Каргадылар. Шундый матур яшәгән җирегездән «кырау сукты» сезне. Әллә нишләттеләр бит сезне. Ә моның белән генә тәмамланмаса? Бер-бер артлы гаиләгез белән бөтенегез кырылып-сугылып имгәнеп бетсәгез? Ә бәлки безнең бөтенебезне чиратлап кырып бетерерләр? Бәлки безне нәселебез белән үтереп бетермәкчеләрдер?», - диеп шаккаттырды әнием.
«Әни, нәрсә сөйлисең син?! Каян килде бу башыңа?! Әллә нәрсәләр уйлап чыгарып ятма инде! Нинди сихер?! Нинди бозым?! Кемгә кирәк булсын ди безне бозу?», - дидем ачуланып. «Син алай димә, кызым. Явыз кешеләр муеннан бит ул. Син аны иң якын дустың санарга мөмкинсең, ә ул сине бозып ятарга мөмкин. Кеше нәфрәтен, көнләшүен күрсәтми инде ул, чын-чынлап көнләшкән кеше яшереп көнләшә ул. Син һич шикләнмәгән кеше сиңа явызлык, бәхетсезлек теләп әллә нинди сихер-бозымнар эшли ала. Кешеләр бик явыз алар, кызым», - диеп сөйли бирде әни.
Мин башта кит әле моннан, әкият сөйләмә инде, диеп кул селтәсәм дә, бераздан әнинең сүзләренә колак салырга булдым. Ә бит чыннан да шундый матур яшәгән җиребездән әллә нәрсә булды безгә. Тәгәрәшеп үскән сау-сәламәт балаларыбыз бер уйламаган җирдән икесе бер юлы гарипләнде. Рафак белән гөрләшеп яшәгән җиребездән аралар кинәт суына башлады. Мин балалар белән булган хәлләр өчен бертуктаусыз өзгәләнәм, кайгырам, хәсрәтләнәм, ә ул төнлә эшенә чыгып китеп миннән кача, ә көндезләрен болыннан печәнлектән кайтып керми. Көн дәвамында кисешмибез дә кайбер көннәрне. Мин тулысынча балалар хәсрәтенә чумдым. Ә ул үз тормышы белән яши башлады. Балалар белән дә артык шөгыльләнми башлады. Гомумән, өйдәге тормыш белән кызыксынмый. Әйтерсең, аның бу өйгә кайтып керәсе, безне күрәсе дә килми. Үзенә үзе эш уйлап табып теләсә кайда йөри көннәр буе. Тормышыбызның тәмам яме китте. Ә бит кайчандыр сокланып туймаслык матур гаилә идек без... Шундый матур, рәхәт яшәдек бит без.
Шушы уйларым үзеннән үзе әнинең бозым-фәлән ясаганнар, дигән шикләренә барып тоташты. Әнинең шикләнүе хак, мөгаен, дигән фикергә килдем. «Мамадышта бик көчле бер апа бар. Аңа халык бик күп йөри, ди. Татарстанның әллә кайсы почмакларыннан киләләр, ди. Ул бик сәләтле багучы, күрәзәче, сихер-бозым кебек эшләрне дә яхшы белә, сихер-фәләннән чистарта, арындыра, дәвалый ала икән. Ул үз эшен бик яхшы белә, диләр. Аңа мөрәҗәгать иткәннәрнең барсының да тормышлары җайланган, элеккедән дә яхшырак яши башлаганнар, ди. Шунда бар әле син, кызым. Иртәгә үк бар», - дип күндерергә тырышты әни. Мин башта бераз тартынып торсам да, әнидән бу апаның адресын алдым. Андый җирләргә бер дә барып йөрисе килми дә килүен, тормышымның яме китте, күңелем тынычлыгын җуйды, бәхетем чәлпәрәмә килде, гаиләмә әллә ни булды – чарасызлыктан мин бу сихерче апага барырга карар кылдым.
«Ирең хыянәт итә сиңа, сеңлем»
Моңарчы мондый җирләргә йөргәнем булмаганлыктан, иртә белән бик кыюсыз гына Мамадышка чыгып киттем. Балаларга ризыклар әзерләп суыткычка куйдым. Рафакка ризыкларны күрсәтеп, аңлатып, балалар белән үзләрен өйдә калдырып, имеш әниләргә кунакка Мамадышка барып киләм, диеп юлга чыктым. Юл буе икеләнеп бардым. Әллә кермичә генә кайтып китәргәме соң? Юк, бер килгәч, керергә кирәк инде. Кешеләргә файдасы тигән, ди бит. Элеккедән дә яхшырак яши башлаганнар, ди. Шулай уйланып бара торгач килеп җиттем. Шәһәрнең читендә икән бу. Шәхси йорт. Яңа салынган йорт түгел инде бу, әмма иске дә түгел үзе. Капка төбендә су буе кеше торадыр, диеп күз алдына китергән идем. Алай түгел икән. Берәү дә юк. Бу минем хәлне тагы да авыртайтты. Кеше булса, хет сорашырга булыр иде. Керергә ярый микән? Нәрсә алып керергә кирәк икән үзең белән? Күпме акча сорый икән? Шулай бераз як-ягыма каранып тордым да, ихатага алып керә торган капканы ачырга дип үрелдем. Капканың тоткасын тарткалыйм-тарткалыйм – ачылмый. Дөрес ачмыйммы әллә дип төрлечә тарткалап карыйм – юк, ачылмый. Шулай капка тоткасын тарткалап торган җиремнән сизмәгәнмен дә – «тарткалама, ача алмыйсың син аны», дия-дия капканың теге ягыннан миңа таба бер апа якынлаша.
Кыяфәткә куркыныч түгел үзе бу апа. Ничә яшьләр биреп булыр икән? Алтмышлар тирәседер, мөгаен. Төскә-биткә гап-гади татар апасы үзе. Татарча сөйләшә. Башына яулык чөеп куйган. Авыл хатыннары печәнгә барганда яисә бакчага бәрәңге чүбе утарга чыкканда чөеп куя бит әле – әнә шулай исем өчен генә баш очына бәйләп куелган яулык инде. Өстенә бер өй күлмәге кигән. Озынча, җиңле җиңелчә генә җәйге күлмәк. Гап-гади хатын инде. Кай төше сихерче микән инде моның? Кеше алдап, бичараларның кесәсен савып ята микән? Алай дисәң, әни кешеләргә файдасы тигән, ди инде. Элеккедән дә яхшырак яши башлаганнар, ди. Капканы эчке яктан ачып кертте дә, кире бикләп тә куйды апа. Сүзсез-нисез мине артыннан ияртеп алып кереп китте. Өйгә керешли баскыч төбендә бер кисмәк су тора. Шунда кулы белән ишарәләп, битләреңне, кулларыңны юып ал, диде. Мин дулкынланып бу эшкә бисмиллаларымны укый-укый керешкән идем, «көн эссе, юлдан соң битеңне, кулларыңны чайкатып алыр өчен генә тәкъдим иттем монысын», - диде апа. Җиңел сулап куйдым. Үзе болай нормаль кеше бугай. Бәлки борчылырга, дулкынланырга кирәкмидер дә. Бәлки бу апа миңа бар да әйбәт, бернинди сихер-бозымнар юк, бар кайт өеңә, дияр әле, кем белә...
Өйгә уздык. Һи! Гап-гади, сып-сылу татар йорты. Бернинди сихерче йортына охшамаган. Яп-якты бүлмәләр, тәрәз төпләрендә яраннар чәчәк атып утыра. Юкка курыкканмын. Хәзер бу апа мине тынычландырыр, бар да яхшы, дип әйтер дә, кузгалырмын да, дип уйлап куйдым. Апа мине өстәл артына утыртты. Үзе икенче бүлмәгә чыгып китте. Озак та үтмәде, кире чыгып та җитте. Өстәл уртасына су салынган кәсәдән зуррак, тәлинкәдән кечерәк бер тимер савыт куйды. Тагын икенче якка чыгып китте. Бераздан кире әйләнеп чыкты. Өстәл өстенә ниндидер зур гына төргәк куйды. Чүпрәкне чишеп ачып җибәрде. Анда исә төрле төстәге һәм калынлыктагы шәмнәр. Апа янәдән икенче булмәгә чыгып китте. Бу юлы өстәл өстенә кечкенәрәк төргәк алып чыгып куйды. Төргәк эчендә кәртләр. Кәртләре иске, төсләре чыгып беткән. Бераздан өстәл өстендә бер савыт тоз һәм бер кәтүк кызыл җеп тә пәйда булды. Бу әйберләр өстәл өстенә чыккач тагын дулкынлана башладым... Кая килдем инде? Нәрсә җитмәде миңа? Нәрсәләр эшләп йөрим инде мин монда? Килгәнемә үкенә башладым хәтта. Япа-ялгызың ниндидер хатынның йортында бикләнеп утыр инде... Җитмәсә, өстәл өстендәге менә шушы нәрсәләр белән бергә.
Апа әкрен генә кәртләрен бутый башлады. Үзе туп-туры минем күзгә карый. Явыз итеп, куркыныч итеп карамый. Гап-гади, нормаль караш белән карый. «Ирең, балаларың бар», - диде тыныч кына. Бу сорау түгел иде. Аңлавымча, ул минем турда белгәннәрен-күргәннәрен сөйли башлады. «Соңарып кияүгә чыккансың син», - диеп дәвам итте сүзен. «Утыз яшьтә идеңме?», - дип сорады. «Егерме җиде», - диеп җавап бирдем. «Өч балаң бар», - диде. «Икәү», - дип төзәттем. «Өчне таптың бит», - диде. Шушы мизгелдә сыртым буйлап каз тәннәре йөгерде.
Кәртләрен өстәлгә тезә-тезә минем хакта бераз сөйләде. Дөресен әйткәндә, ул әйткәннәр барысы да хаклыкка туры килә иде. Үсмер чакта бер егет белән очрашып йөргәннәремне, безнең ничек аерылышканнарыбызны сөйләде. Болар барысы да дөреслеккә туры килә иде, шуңа күрә мин түземсезлек белән аның алга таба нәрсә әйтәчәген көттем. Ул кәртләрен тиз генә читкә җыеп куйды да, тимер тәлинкәгә салынган су өстенә шәм эретеп тамыза башлады. Кайнар балавыз тамчылары су өстендә рәсемнәр ясый башлады. Бераз шулай утыра торгач бу апа кинәт «Сеңлем, сиңа бит ирең хыянәт итә», - диде. Минем кычкырып көлеп җибәрәсем килде. «Нишли?» - дидем көлемсерәп. «Менә хәзерге мизгелдә ирең башка бер хатын-кыз янәшәсендә», - дип дәвам итте апа. «Ул хәзерге мизгелдә өйдә балалар белән!», - дидем дорфа итеп. Бу хатынның әйткәннәре минем ачуымны чыгарды. Нинди хыянәт?! Ничек Рафак миңа хыянәт итсен?! Без ничә ел бергә! Без күпме иңгә-иң терәшеп яшибез! Ике бала үстерәбез! Нинди хыянәт турында сүз бара?! Һәр килгән кешегә хыянәт турында сөйләп ышандыра торгандыр, бичара хатын-кызлар шуңа ышанып янәдән-янә ярдәм өмет итеп киләләрдер, акча ташыйлардыр бу хатынга, диеп уйлап утырам. Шунда бу апа миңа «Балаң телсез икән. Борчылма. Бераздан тотлыгып булса да сөйләшә башлаячак ул, теле ачылачак аның», - димәсенме...
Минем кычкырып елыйсы килә башлады. Һәр әйткәне дөреслеккә туры килә бит. Рафак чыннан да миңа хыянәт итә микәнни?! Уйларым башыма сыймады, башым әйләнә, колагым шаулый башлады. Бу апа учына тоз алып пышылдап нидер укып алды, шул тозны төреп миңа бирде. Телсез балаңа ризыкка кушып ашат, диде. Мин бу өлешне абайламый да калдым. Хыянәт турындагы уйлар мине тәмам каушатты. Мин кулыма шул бер төргәк тозны кысып тотып ничек чыгып киткәнемне дә аңламый калдым. Дөресен генә әйткәндә, мин ничек өемә кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим.
Төнге сәгатьтә өйгә кайтып кердем. Мин кайтып керү белән Рафак җыенып ашык-пошык каравылга эшкә чыгып чапты. Балалар янына бүлмәгә кердем. Көне буе мине күрмәгән сабыйларны кочаклап-үбеп алдым. Шулай балаларымны назлап ятканда сорап алырга булдым: «Әтиегез ашаттымы, тәмле булдымы?». «Без печенье ашадык», - диләр болар. «Ничек инде печенье? Әтиегез аш ашатмадымыни?», - дим тәмам аптырап. «Әти өйдә булмады бит, печәнгә китте, яңа гына кайтып кергән иде ул», - диде өлкән улым. Балаларны йоклатып бүлмәдән чыктым да аш бүлмәсенә чыгып утырдым.
Сөяркәсе белән тотарга иремнең эшенә каравылга киттем
«Әти печәнлектә булды бит көне буе» дигән сүзләр кабат-кабат колагымда яңгырый. Теге апаның «Менә хәзерге мизгелдә ул башка бер хатын-кыз белән сиңа хыянәт итә» дигән сүзләре искә төшеп тәмам шашырлык дәрәҗәгә җиткерә. Кереп ятсам йоклый алмам, Рафакның эштән кайтканын көтеп утырсам, тәмам шашырмын инде, диеп уйланып утырам. Утыра торгач түзмәдем – өстемә бер кием элдем дә котельняга Рафакның эшенә йөгердем. Мин үземне бу мизгелдә шундый тиле итеп хис иттем... Әмма Рафак миңа хыянәт итә дигән уй миңа хәзер тынгы бирмәячәк иде. Мин аны сөяркәсе белән тотарга, үз күзләрем белән күрергә дип барам. Мине җүләргә чыгарган кешеләрнең күзләренә карарга дип... Мин шундый кызган халәттә чабып барып җитеп котельняның тимер ишеген дөбердәтә башладым. «Ач!» - дип кычкыра-кычкыра ишекне бертуктаусыз шакыдым.
Бина эчендә ут кушылды, ишек ачылды, мин Рафакны этеп ишектән эчкә уздым, тиз-тиз бина эчендә йөренә башладым. Рафакның бүлмәсенә уздым. Ятак буш иде. Мин үземне шашкан кешедәй хис иттем. Ятакның буш икәнен күрдем, әмма минем иманым камил – ул миңа хыянәт итә. Ул миңа һичшиксез хыянәт итә. Көннәрен печәнлектә югала, төннәрен – каравылда эштә. Минем кайчаннан бирле иремне өйдә күргәнем юк. Үбешү-кочышу турында инде әйтеп тә тормыйм, безнең инде кайчаннан бирле икәү утырып чәй эчкән дә юк бит! Ул миңа хыянәт итә! Мин моны аңладым. Минем күзләремне ачтылар. Ничек шуны үзем аңламаганмын?!
Бу хәлдән соң Рафак белән арабызда тәмам бернинди җылылык калмады. Ул мине тиле, җүләр кебек ямьсез сүзләр белән атый башлады. Булмаган хыянәттә шикләнүемдә гаепләде. Мине җүләргә чыгармакчы булды. Балалар каршында миңа кычкыра, ямьсез сүзләр әйтә башлады. Мин мондый тиле хатын белән яшәргә җыенмыйм, миннән канәгать түгелсең икән, димәк мин синнән аерылам, диде. Бөтенләй өйдә тормады. Икешәр көн өйгә кайтмаган чаклары булды. Сөйләшергә теләк белдерсәм, мине кире какты, янына якын китермәде. Мин гаиләмнең җимерелүен аңладым. Һәм монда ниндидер чит хатынның гаепле булуы минем өчен көн кебек ачык иде. Мин аның сөяркәсе булуында һич икеләнмим. Үз күзләрем белән күрмәсәм дә, иманым камил – ул миңа хыянәт итә... Мин гаиләмнең җимерелүенә юл куерга җыенмый идем. Ниндидер сөяркәгә иремне тартып алырга, балаларымны атасыз итәргә ирек бирмәячәкмен! Теләсә нәрсә эшлим, әмма гаиләмне саклап калам, дигән карарга килдем. Һәм Мамадышка теге апа янына янәдән барырга булдым.
«Миңа сөйдергеч ясап бирегез!»
Бу юлы инде мин сихерченең йортына бик кыю рәвештә килеп кердем. «Миңа сөйдергеч ясап бирегез!», - дидем килеп керү белән. «Ашыкма, сеңлем», - диеп бу апа мине өстәл артына чакырды. Мин кабалана-кабалана иремнең хыянәт итүенә ышануымны, сөяркәсе барлыгында икеләнмәвемне сөйләп бирдем. «Мин гаиләмне җимерергә юл куймаячакмын! Мин Рафакны беркемгә дә бирмим! Миңа сөйдергеч ясап бирегез, зинһар!», - дидем. Апа миңа ашыкмый гына бу адымның нинди куркыныч булуы хакында сөйләде, нинди нәтиҗәләргә китерә алуы турында кисәтте. «Нәтиҗә өчен җавапны миңа түгел, сиңа тотасы. Җаваплылыкны үз өстеңә алсаң, мин ясап бирәм», - диде. Мин ике уйлап тормадым, тәвәкәлләдем: «Ясагыз!»
Сихерче хатын 10-15 минут эчендә минем барлык проблемаларымны хәл итәчәк сыеклыкны әзерләп тә бирде. Күпләр, шул исәптән мин дә, күз алдына китергәнчә ут өстендәге казанга фәлән һәм төгән салып болгатып, әфсен-төфсен укып, озак-озак итеп кайнатып, төнәтеп әзерләнми икән ул сөйдергеч сыеклыгы. Иремнең исемен, иремнең анасының исемен, минем һәм минем анамның исемнәрен сораганнан соң бармагына кызыл җеп урый-урый бер стакан су өстенә пышылдап нидер укыды да, җепне кәтүктән шартлатып өзеп алып минем учыма салды. Суны шешәгә салып миңа бирде. Ризыкка яки эчемлеккә кушып иремә эчертергә кушты. Мин шешәне сөлгегә төреп букчама тыгып куйдым да дәртләнеп кайтып киттем.
Гаиләмнең язмышын ныклап үз кулларыма алганнан соң барысы да әкренләп җайлана башлаган кебек булды. Сихерче хатын биреп җибәргән тозны ризыкка кушып ашата торгач бер мәлне улымның теле ачылды. Борчылганда, дулкынланганда тотлыга, тыныч шартларда ашыкмыйча әкрен генә тотлыкмыйча сөйләшә ала башлады. Тотлыгуыннан кыенсынып өйдән тыш шартларда бик сөйләшми, өйдә иркенләп сөйләшә ала. Иремә сихерче хатыны ясап биргән сыеклыкны эчерткәннән соң көндезләрен өйдә тора башлады. Балалар белән шөгыльләнә, минем белән аралаша башлады. Барысы да җайлана, диеп күңелем тынычлана гына башлаган иде, гаиләбезне тагын аяз көнне яшен сукты...
«Рафак төнлә каравылда фельдшер Люция белән күңел ача икән»
Иртә белән кибеткә ипи-май алырга менгән җиремнән коточкыч хәбәр ишетеп төштем... Авыл халкы арасында гайбәт таралган: фельдшер хатын Люция (исемнәр үзгәртелде) минем ирем Рафакның сөяркәсе булуы хакында сөйләп йөри, имеш. Халык бер-берсен уздыра-уздыра шуны чәйни... «Рафак төнлә каравылда фельдшер Люция белән күңел ача икән», «Сөмбелнең (исемнәр үзгәртелде) ире Люция белән типтерә икән»... Оятымнан җир тишегенә кереп китәрлек булдым. Яше-карты шуны сөйли, миңа кырын карыйлар.
Тузынып кибеттән туп-туры Люциянең йортына таба киттем. Оятсыз сөйрәлчек хатын! Бик әйбәт шыпырт кына төнлә минем ир янына каравылга йөри иде бит әле, хәзер Рафак аны кире каккач үч итмәкче булган инде. Гайбәт тараткан. Күрмәгәнен күрсәтәм әле мин аңа! Башындагы һәр бөртек чәчен йолкып бетерәм мин аның! Белмәдем генә сөяркәсенең кем икәнен, белгән булсам әллә кайчан барып туздырган булыр идем. Хәзер инде шуның өчен дә, мине мыскыл итүе, оятка калдыруы өчен кирәген бирәм! Ачуымнан кайный-кайный Люциянең йортына якынлаштым. Ишеген, тәрәзәләрен дөбер-шатыр төйдем. Ишек ачучы булмады. Медпункттадыр әле ул, диеп уйлап куйдым шулчак. Медпунктка таба юл тотыйм диеп тузынып чыгып барганда менә нәрсәгә тап булдым: ишек алдында сузылган кер бавында эленеп торган керләрнең берсе каптырмадан ычкынып җилдә очкан да, җирдә аунап ята. Нинди көчләр мине бу адымга этәргәндер, белмим: мин ике дә уйламыйча бу киемне тиз генә күтәрдем дә төреп букчама тыгып куйдым. Шундук Мамадышка сихерче хатыны янына юлга чыктым.
«Иң көчле бозымнарны ясагызчы!»
Сихерче хатынына Люциянең күлмәген сузып «Иң көчле бозымнарны ясагызчы!» - диеп ялвардым. Минем рәнҗешем шулкадәр көчле иде, әгәр аны бозым алмаса, мин аны барыбер үз кулларым белән буарлык дәрәҗәдә идем. Минем шулкадәр ул сөйрәлчек хатынга үч итәсем килде... Минем гаиләмне җимерергә, иремне тартып алырга, балаларымны әтисез итәргә теләве өчен мин һич курыкмыйча аңа бу дөньяның иң куркыныч бозымнарын ясатырга әзер идем. Минем урынымда теләсә кайсы хатын-кыз үзен шулай хис итәр иде. Сихерче хатыны мине бу адымнан баш тартырга күнектерергә тырышып та карады. Әмма мин үземнекендә тордым: «Ясагыз!»
Сихерче хатыны минем үтенечемне үтәде: Люциянең күлмәгенә бозым ясады. Күлмәкне төреп аның почта тартмасына салып куярга кушты. Сихерче хатыны әйтүенчә, почта тартмасы бозык салып китәр өчен иң яхшы урын: кеше кулын тыгу белән бозыкка кагылачак, бозым шундук үз эшен башлаячак. Башка җиргә куйсаң, кешенең шикләнеп, бозыкка кулы белән кагылмавы да бар. Мин сихерче хатыны өйрәткәнчә, төнлә караңгыда Люциянең почта тартмасына күлмәкне салып киттем. Аннары бу барлык күңелсез вакыйгалар хакында онытырга карар кылдым. Тормышымны чиста биттән яңадан башларга булдым. Барысы да элеккечә булачак, юк, элеккедән дә яхшырак булачак, диеп хәл иттем.
Бу хәлләрдән соң барысы да тынычланды, җайланды кебек. Балалар үсте. Өлкән улым армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Кечкенә улым тотлыгып булса да сөйләшә, аралаша ала. Ирем белән бер-беребезгә тугры булдык. Әмма инде берни дә элеккечә булмады... Ирем озак яшәмәде. Бу хәлләрдән соң алты ел тирәсе генә яшәп калдык. Ирем япь-яшь килеш урын өстендә интегеп вафат булды. Вафатына берничә сәгать кала «Сине рәнҗеткәнмендер, шуңа китә алмый газапланып ятамдыр инде мин. Булдыра алсаң, кичер инде мине», - диде. Бу вакыйгадан соң берәр ел узгач Люция үз өендә төнлә дөрләп янып үлде. Төтенгә исереп өеннән чыгып җитә алмаган, тереләй янып беткән.
Кешегә күпме гомер бирелгән, ул шулкадәр генә яши, бер генә көнгә дә артык яши алмый, диләр. Аларга шундый кыска гомерләр язылган булгандыр, бәлки. Әмма яшем барган саен үткәннәремне искә алып уйланам: хәзерге акылым булса сихерче бусагаларын таптамас идем. Багучыга барма, башыңа бәла алма, диләр. Яшь чакта да ишеткәнем бар иде бу сүзләрне. Әмма ул вакытта җүләрлек, кызулык, сабырсызлык җиңде инде. Кичерүгә лаексызларны, көчле булып, кичерәсе калган икән. Түзеп булмас нәрсәләргә, сабыр булып, түзәсе калган икән. Югалтасы килмәгән нәрсәләрне, чыдам булып, җибәрәсе калган икән. Язмышыгызга карышмагыз, язмыш бары үзенекен итә ул. Сихер белән шаярмагыз, уеннан уймак чыгара күрмәгез. Кеше язмышлары белән уйнамагыз, үз башыгызга бәла алмагыз!
Чыганак:https://intertat.tatar/news/irema-soidergec-soyarkasena-bozym-yasattym-5853867
һәм «Татар-Информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев