Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

«Иремне сихерләп үземә өйләндердем...»

«Кеше ярына тимә икән...»

"Ирем белән очраклы гына таныштык, ә мин шунда ук башымны югалтып гашыйк булдым. Гашыйк булмаслык та түгел иде шул, озын буйлы, чибәр, дуслары арасында абруйлы, үзе бик шаян. Хисләремне белдергәч, ул мине кире какты һәм шунда ук башка кешене яратуын белдерде. Ничек кенә тырышсам да, мин моны кичерә алмадым.

Чит районда им-томчы әби барлыгын ишеткәнем бар иде. Бер көнне аның янына киттем. Әби мине бу уйларымнан кире кайтарырга тырышты. "Бик зур гөнаһ аласың. Уйла. Тиздән син үз язмышыңны очратачаксың", - диде. Ә мин шушы егеттән башка яшәргә дә теләмәвемне әйтеп, еладым.

Яңгырлы, кара төн иде ул. Ирем үз килеп, ишек төймәсенә басты. Үзе моңсу, күзләрендә нур юк. Шунда ул миңа мәхәббәтен белдерде. Тиздән без өйләнештек, әмма бәхетебез генә булмады. Ирем бик кырыс, тупас кешегә әйләнде. Җитмәсә, аракыга да еш үрелә. Миңа матур итеп эндәшү түгел, елмаеп караганы да юк. Барыннан да нык мине балабыз булмавы борчыды.

Бер көнне дәваханәдә иремнең элек йөргән кызы белән очраштык. Нишләптер, ул миңа ачылып китте һәм иремне элек бик нык яратуын, аның үзен ташлавын һаман да кичерә алмавын белдерде. Ирем белән аерылыганнан соң, ул башка бер кем белән дә мөнәсәбәтләргә кермәгән. Бик кызгандым аны.

Беләм, мин үземне генә түгел, тагын ике кешене бәхетсез иттем. Әмма иремә барысын да сөйләргә батырчылык итмим. Бәлки, бу уңышсызлыклар вакытлыча гына, тиздән барысы да яхшырыр, дигән өмет бар. Әмма бәхетле, якты көн һаман килми..." - дигән социаль челтәрләрдә бер хатын.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-11-11/iremne-siherl-p-zem-yl-nderdem-3026786

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев