“Иремне үтерделәр, ике улымны машина бәреп китте”
Ходай аңа хәсрәтләрне, нужаларны өеп-өеп биргән. Әмма ул барысына да түзгән, сабыр булган. Ачы күз яшьләрен эченә йотып, тормышын дәвам иткән.
Коштавылында яшәүче Нурания апа Латыйпова төпчек бала булып дөньяга килә. Хуҗалыкта сыерлар, атлар асрап, бик мул яши торган чаклары. Тик бу тук һәм бәхетле тормыш озакка бармый. Хәлле крестьяннарны кулак диеп рәнҗеткән вакытта, алар бөтен булган мал-туарыннан мәхрүм калалар.
-Әтине алып та киттеләр, юк та иттеләр. Менә шуннан башланды да инде нужа күрүләрем. Дәвеш авылында интернат бар иде. Әнием мине шунда озатты. Туендыра алмагандыр инде, күрәсең. Анда торасым да, укыйсым да килмәде, качып кайта торган булдым. Бер абыем Дон суында батып үлде, - дип искә ала Нурания апа балачагын.
Нурания апаның күрәселәре алда була. Үсеп-буй җиткән кыз 18 яшендә авылдашы Мәүлет абый белән гаилә корып җибәрә. Өч балалары дөньяга килә. Тормыш үз җаена ага тора. Тик тигезлек кенә насыйп булмый аларга.
-Алты ел гына яшәп калдык. Йомралыда урманчылыкта эшләгән чагында үтерделәр. Мине тол, балаларымны ятим иттеләр. Олысы 5 яшьтә, төпчегемә бары тик 9 ай гына иде. Балаларны ашатырга да, тәрбияләргә дә, укытырга да кирәк. Йорт та өлгертәсе бар. Ирем исән чагында бер бура алып кайтты. Менә шул бурадан нужалар белән йорт торгыздым, - дип сөйли әбекәй.
Тол калган хатынның кайгылары моның белән генә бетми. Нурания апага җир йөзендәге иң зур сынаулар - бала хәсрәтләре дә язган. Башта 48 яшендә төпчек улы Мансур, соңрак 57 яшендә уртанчы улы Илдүс фаҗигале төстә вафат булалар.
-Төпчегем Чаллыда яшәде. Озак еллар авыру хатынын карады, аны кадерләп, соңгы юлга озатты. Аннары менә үзе китеп барды. Эштән кайтканда бер исерек машинасы белән таптады. 70 метр ераклыкка кадәр сөйрәп барган. Ә уртанчысы Мәскәүдә яшәп, таксида эшләде. Һаман юлда иде. Анысын да зур тизлектә машинасы белән наркоман бәреп китте, - дип күз яшьләрен сөртте әби.
Ачы хәсрәтләр йөрәген телгәләп үтсә дә, язмышына сыкранмый, уфтанмый ул. Үксеп-үксеп елаган көннәрендә сабырлык сорап Ходайга ялвара.
Бүгенге көндә Нурания апа үзе генә яши. Тик ялгызлыкны бер дә тоймый. Тольятти шәһәрендә яшәүче олы улы Фирдүс абый ай саен кайтып йөри. Күз-колак булып торучы, ярдәм итүче туганнары да бар. Нурания апаның бүген йөзе көләч, зиһене ачык, күзлексез укый, аягында йөри.
-Әниебез безгә матур тәрбия бирде. Инсафлы, тәртипле булырга өйрәтте. Мин аның сабырлыгына сокланам. Бер дә сер бирми әле ул. Бакчада яшелчәсен дә үстерә, капка төбенә дә чыгып утыра, тирә-күршеләр белән дә аралаша, - ди Фирдус абый.
Язмыш гомере буе сынаса да, көчле, сабыр булып калган Нурания апага сокланмый мөмкин түгел. Шулкадәр кайгы кичереп, шөкер итеп яши белү - үзе батырлык бит ул.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев