Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Язмыш

Изге ният (Зөләйха Солтанова)

Фирүзә дус кызы Җәмиләнең ире Таһирны кибеттә күрде. Янына барып исәнләшергә уйлап кына куйган иде, Таһир янына озын буйлы, чибәр генә бер кыз килеп басты, кәрзингә ананас салды һәм Таһирның ирененнән үбеп алды. Кочаклаша-кочаклаша, көлешә-көлешә, бу пар рәтләр буйлап китте.

Изге ният (Зөләйха Солтанова)

freepik.com

 

Фирүзә югалып калды. Алар белән кассада очрашудан курыкты, азык-төлек тутырылган кәрзинен калдырды да тизрәк кибеттән чыгып чапты.

Моннан соң берничә көн узса да, Фирүзә һаман күргәннәрен оныта алмый. Димәк, Таһир Җәмиләгә хыянәт итә булып чыгамы? Фирүзә өчен бу – чын мәгънәсендә шок булды.

Алар гаилә дуслары булды, бергәләп, шәһәр читенә ял итәргә йөрделәр, бер-берсенең туган көннәренә киләләр. Таһир белән Җәмилә идеаль пар булып тоелды Фирүзәгә. Таһир хатынына һәрвакыт игътибарлы булды, хәтта Фирүзә кайвакыт дус кызыннан көнләшеп тә куя. Аларның ызгышканы да юк бит, ә монда башка сыймаслык хәл...

Фирүзә нәрсә эшләргә тиеш инде? Җәмиләгә ирен башка хатын-кыз белән күрүен әйтергәме, әллә дәшми калыргамы? Әйтергә һәм мөмкин кадәр тизрәк әйтергә, дип уйлады башта. Фирүзә үзен Җәмилә урынына куеп карады, аның һичшиксез дөреслекне беләсе килер иде. Ирең хыянәт итеп йөргәндә һәм бар кеше дә шуны белгәндә, берни белмичә, ахмак кебек йөрисе килмәс иде аның.

Ләкин бу – Фирүзә шул, аңа һәрвакыт татлы ялганга караганда әче хакыйкать кадерлерәк. Ә менә Җәмилә өчен ничек яхшырак булыр соң? Аларның ипотекасы бар, балалары да әле бик кечкенә. Бу яңалык аларның тормышына ничек тәэсир итәчәк?

Фирүзә, үз уйларына бирелеп утыра торгач, хәтта чалбар балагының берсен икенчесенә караганда кыскарак итеп тегеп куйган. Ателье директоры аңа кисәтү ясады. Фирүзә таркау гына башын селкеп куйды, соңыннан төзәтермен, диде.

Соңыннан түзмәде, директорга сорау бирде:

«Зәлидә апа, ничек уйлыйсыз, дөреслекне белгәнеңне һәм үз күзең белән күргәнеңне әйтү һәрвакытта да дөрес буламы ул? Әллә дәшми калырга кирәкме? Ягъни, дөреслекне белү һәрвакытта да әйбәт буламы?»

Директор ханым, аптырап, нечкә кашларын югары күтәрде:

«Нәрсә турында әйткәнеңне аңламыйм?»

«Шәхси тормыш турында», – диде Фирүзә.

«Әгәр синең шәхси тормышың түгел икән, кысылырга ярамый. Нәрсә генә булса да, гаепле булып калачаксың», – дип коры гына җавап бирде Зәлидә.

Фирүзә моны үзе дә аңлый. Ләкин, соңрак, аның белеп тә берни әйтми йөргәне ачыкланса, ул дус кызын югалтачак.

Кич өендә ашарга әзерләгәндә, уйларына бирелеп йөреп, токмачларын изелеп беткәче пешергән Фирүзә. Ире сырлы токмач боткасына карады да әйтеп куйды:

«Фирүзә, синең бар да тәртиптәме соң?»

«Нәрсә эшләргә дә белмим, түзәрлек түгел», – дип авыр сулады Фирүзә.

«Барыбер бер чишелеше булыр», – дип фәлсәфә сатты ире.

Ул хәтта нәрсә булганы турында да кызыксынып тормады. Иренең битарафлыгы Фирүзәнең ачуын чыгарды. Әлбәттә, ул чишелешен табар.

Икенче көнне төшке аш вакытында Фирүзә Җәмилә белән паркта очрашты. Кофе һәм кабартма алып, алар эскәмиягә барып утырды.

«Җәмилә, мин беркөнне кибеттә Таһирны күрдем бит әле... Ул үзе генә түгел, ә бер кыз белән иде. Танышлар гына түгел ахрысы, алар кочаклашып, үбешеп тордылар», – дип, тизрәк сөйләп бетерергә ашыкты Фирүзә. – Боларны сөйләгәнгә гафу ит инде...» – дип гаепле генә өстәп куйды.

«Шулаймы? Сәер, бәлки, син ялгышкансыңдыр?» – дип, бер дә гаҗәпләнмичә сорады Җәмилә.

Фирүзә инде ялгышмаганын әйтергә теләде, әмма булдыра алмады. Күзе бик яхшы күрә аның һәм ул алар белән шактый якын басып торды, әмма әйтәсе килгән сүзләре төер кебек тамагына утырып калды. Ул Җәмиләнең кофе стаканын чытырдатып кысып тотканын һәм кофесын тезләренә түккәнен күрде. Әмма Җәмилә үзе моны сизмәде, ул бар көченә тынычлык саклап калырга тырышып утыра иде.

Һәм шунда Фирүзә бернәрсәне аңлады: ул дустына бер яңалык та әйтмәгән икән. Җәмилә иренең хыянәтләре турында барысын да белә. Белә һәм бик газаплана. Ләкин ниндидер шәхси сәбәпләр аркасында барысына да күз йома, ахрысы.

Ә Фирүзә, изге нияте белән, аның иң авырткан урынына очлы тимер кадады. Кирәкмәгән җиргә кысылды. Фирүзә бит чыннан да бары тик яхшылык кына теләде бит.

«Беләсеңме, син дөрес әйтәсеңдер, – диде Фирүзә, Җәмиләгә салфетка сузып. – Мин чыннан да ерактарак тора идем, бу хакта ныграк уйланган саен, ялгышканымны аңлыйм. Башка кеше булгандыр ул. Ахмакларча килеп чыкты инде, Җәмилә, гафу ит», – дип елмаерга тырышты.

«Зыян юк, бөтен кеше белән дә була инде, – дип газаплы елмайды Җәмилә, тезенә түгелгән кофесын сөртә-сөртә. – Йә, ялларга планнар ничегрәк соң? Күл буена барабызмы?» – дип, Җәмилә сүзне икенчегә борды.

«Әлбәттә, барабыз инде. Барысы да сөйләшенгәнчә», – дип сөенде Фирүзә теманың үзгәрүенә.

Кайвакыт бераз сукыр, бераз чукрак һәм бераз телсез булу – иң зур яхшылыктыр. Хәтта моның яхшымы, начармы икәнен дә уйларга кирәк түгел, чөнки бу – сиңа кагылмый торган проблема.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/izge-niyat-zolaixa-soltanova-5854538

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев