“Кайгыда да, шатлыкта без бергә”
“Кызым, кайнана-кайнатаңа авыр сүз әйтеп, рәнҗеш ала күрмә”, дия торган иде әнием, - дип сүз башлады Танай-Турай авылыннан Рәйхана апа Вәлиуллина. 35 ел дәвамында ул Фәрхизадә апаның үз кызына әйләнгән.
“Иптәшем Илсур белән өйләнешкәндә икебезгә дә 22 яшь кенә иде әле. 3 ел очрашып йөргәч килен булып төштем. Ничек матур каршы алган булса, шулай матур итеп гомер итәбез”, - ди Рәйхана апа.
14 ел элек тормыш иптәшен, өч ел элек үз әнисен мәңгелек йортка озаткан Рәйхана апа. Иң авыр вакытларында янында балалары, кайнанасы булган.
“Кайгыда да, шатлыкта да без бергә. Иңне-иңгә куеп сынауларны үтәбез. Күрше авылга йөреп эшләдем. Иртән чыгып китеп, кич кенә кайтып керә идем. Балалар әни тәрбиясендә булды. Әнигә инде 88 яшь. Шулай булса да, ул бирешми әле. Хәзер дә кайткан төшкә чәе кайнаган, ашы пешкән аның”, - ди ул.
“Киленем бик әйбәт, аллага шөкер. Яратып каршы алдым, бүгенгәчә матур, тату яшибез. Тормыш гел шома гына бармый инде ул. Әмма вакытында аңлаша белдек, хәзер менә оныклар сөябез”, - ди Фәрхизадә апа үзе дә.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев