Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Кайгылы хәбәр, авыр югалту

Азат Гали улы Сункишев вафат

Бик күпләрне иҗат дөньясына җитәкләп алып кергән, 50 елга якын гомерен журналистика өлкәсенә багышлаган, район халкын мәгълүматлы итү өчен армый-талмый хезмәт иткән, тарихи мәгълүматлар барлауга зур көч куйган өлкән каләм остасы Азат абый Сункишев 80 яшендә арабыздан китте.

Бу хәбәрне язучы Рафис Корбан, мәрхүмнең апасы Гөлшат апа хәбәр иткән.

Журналист, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Сункишев Әлки районы Иске Салман авылында дөньяга килгән. Нәсел җебе Апас районы белән бәйләнмәсә дә, Азат абый бар гомерен, булмышын, сәләтен безнең төбәккә багышлый. Биредә аңа һәр тыкрык, һәр урам якын, очраган һәр кеше туганы сыман иде. 
Азат абый 1968 елда Апас район газетасы редакциясендә эшли башлый. Тәрҗемәче, корреспондент була, 1973-1979 елларда авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, 1979-2007 елларда хатлар бүлеге мөдире, төрле тематик полосалар әзерләү һәм чыгару, төбәкнең тарихын өйрәнү, экологик очерклар циклын булдыру күп еллар дәвамында яраткан иҗади эшчәнлеге өлкәсе булып тора. 
-“Йолдызчык”, “Дуслык-татулыкка ни җитә”, “Хәерле көн, Апас!”, “Табигать тормыш күрке”, “Тылсымлы син, Тау ягы”, “Патриот”, “Ныклап ал кулыңа, авыл, идарә дилбегәсен”, “Белем чишмәсе”, “Озак яшик!”, “Тамчылар” һәм башка тематик сәхифәләрне эчтәлекле итеп алып барырга тырыштым. Газета укучыларның бер генә хаты да игътибарсыз калмады. Өч мәртәбә “Бәллүр каләм” конкурсы премиясе лауреаты булды ул. 

Тынгысызлык, яңалыкны таба, мәгълүматны укучы күңеленә җиткерә белү, өтере-ноктасына кадәр мең кат тикшереп, күңеленә охшашлы булгач кына басмага тапшыру, һәр хәреф өчен яну-көю Азат абыйның канына сеңгән сыйфатлар иде. Беркемне дә кабатламаган иҗат, үзенә генә хас алымнар, төбенә төшеп теманы өйрәнү – аларны да бар кеше дә булдыра алмый. Район, авыллар, үзәнлекләр, урманнар, тарихи урыннар буйлап җәяүләп атлаган, велосипедында җилдергән чакрымнарның ул үзе дә исәбен белмидер, мөгаен. Ләкин аның нәтиҗәсе булып, укучы күңеленә барып җитәрлек язмалар туган, китаплар басылган, бүген кулдан-кулга йөрүче энциклопедияләр тупланган. 

Каләмнең көчен, иҗатның тәмен күп балага Азат абый өйрәтте. “Йолдызчык”ка хат юллаган һәр укучыга ышаныч биреп, үз артыннан әйдәде. Бүгенге көндә журналистикада юл ярып баручы егет-кызлар күбесе Азат абый шәкертләре. “Йолдыз” редакциясенең бүгенге коллективында без күбебез “Йолдызчык” балалары. 

Азат Сункишев - Татарстан журналистлар союзы әъзасы, Апас районының почетлы гражданины, өч мәртәбә “Бәллүр каләм” республика журналистлар конкурсы премиясе лауреаты (1999, 2006, 2012 еллар), Хөсәен Ямашев исемендәге бүләк иясе дә. Ул - өч томлык «Минем хәтер китабым», “Истәлекле биналар, истәлекле урыннар”, “Голубые свитки Свияги”, “Тылсымлы син, Тау ягы”, “Бөя буйлап Зөягә”, “Тау ягының изге чишмәләре”, ”Югалган авыллар – исчезнувшие села”, өч томлык “Апастовская историко-краеведческая энциклопедия”, “Алиш белән таныш булганнар”, “Тарихка күз салып алыйк”, “Һәйкәленә чәчәкләр” китаплары авторы да. Татарча камил белүе, бай, йөгерек каләме өстенә ул рус телендә дә җиңел яза. Чуваш, поляк, француз телләрендә укый, тәрҗемә итә. Күп шигырьләр, җырлар иҗат иткән һәм аларны үзе сәхнәгә дә алып чыга. Фотога төшерү дә Азат абыйның яраткан мавыгуларының берсе. 
Азат абый Сункишев Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатына да лаек. Районның “Мактаулы кешесе” исемен йөртә.

 Соңгы елларда  ул башкалада гомер итсә дә, шанлы һәм данлы хезмәт еллары узган Апас районы, аның халкы белән арасын өзмәде.  Үзе дә сагынуын һәм юксынуын яшермичә, гел кайтып йөрде. Соңгы кайтуында да иҗади планнары белән уртаклашты.

 “Йолдыз”(“Звезда”) газетасы редакциясе коллективы да Азат Гали улы Сункишевның вафатын зур югалту, тирән кайгы буларак кабул итәбез. Туганнарының, якыннарының  тирән кайгысын уртаклашабыз.

Гөлшат апа әйтүенчә, аның җәсәде Юдино зиратында күмеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев