Кайнар сөт ирнең битенә сиптерде. Бала имезгән кебек, башыннан сыйпый-сыйпый ашатты сөтен иренә Рәхимә
Шәйхиен танымады Рәхимә! Киемнәре сәләмә, үзе коры сөяккә калган. Әле ярый хатынын күргәч елмаеп җибәрде, шул елмаюыннан төсмерләде.
Ләкин икесе дә, ни дип әйтергә дә белмичә, бер-берсенә карашып тик басып тордылар. Аптырагач, Рәхимә буш кулларын күтәреп күрсәтте. Көчәнеп елмайгандай итте. Шәйхи дә һаман елмая, хәленең шәп түгеллеген хатынына сиздерәсе килми, имеш. Бүлмәдә икесе генә иделәр. Шәйхи, хатынын агач сәкегә утыртты да:
– Ә син, Рәхимә, борчыла күрмә тагы! Монда бөтен кеше шулай. Бер мин генә түгел. Күрәсең бит. Сугыш! Гитлер кабахәт! Борчылма син. Мин менә үзем борчылам әле, шулкадәр ерак юлга ник чыгасы иттең?- диде.
Рәхимә ирен кочаклап алды. Башыннан сыйпады, күкрәгенә кысты. Күкрәкләре янә сөт белән тулган. Монда күпме күрештерәселәрен белгән юк, шуңа күрә ул ашыгып:
– Ишек бикләнәме икән? – дип сорады һәм, үзе тикшереп килеп, аның элгечен эләктергәч, янә Шәһхие янына утырды. Ах, бу Мәсти нәселе, биле сынса да бирешәсе түгел, һаман елмайган була, үзенең эчәкләре эчәккә ябышкан бит инде кан!
Рәхимә тиз генә бишмәт төймәләрен ычкындырды, кофтасын чиште һәм, күкрәк изүен ачып, аның башын үзенә таба тартты. Кайнар сөт ирнең битенә сиптерде. Бала имезгән кебек, башыннан сыйпый-сыйпый ашатты сөтен иренә Рәхимә. Бер күкрәге җиңеләеп калды, Шәйхинең инде елмаюы сүрелсә дә, күзләрендә очкын пәйда булган, йөзләре алсуланып киткән иде. “Хәзер, хәзер! – диде хатын, кабаланып икенче күкрәген ача-ача. – Хәзер, хәзер...”...
Зиннур Хөсниярнең “Әтием кайда, Суслонгер?!” китабыннан өзек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев