Калфакларны бүләккә чигәм, ди Дамирә Сафиева
Югары Акхуҗада яшәүче Дамирә апа Сафиева кул һәм күңел җылысын кушып, матур-матур калфаклар тегә.
Халкыбызның рухи мирасын саклауда, борынгыдан килгән күңел җәүһәрләрен яшь буынга җиткерүдә аның өлеше зур.
Калфак элек-электән хатын-кызларның яраткан баш киеме булган. Хәзер дә төрле кичәләрдә, чараларда калфак кигән кызларны, ханымнарны очратып була. Акхуҗа якларында бу милли гадәт бигрәк тә киң таралган. Чөнки кул остасы үзләрендә генә яши.
Дамирә апа һөнәре буенча тегүче. Ирләр костюм-чалбарлары, хатын-кыз күлмәкләре теккән ул. Бүген дә өстендә үзе теккән сарафан. Тик ул һөнәре буенча озак эшләмәгән. Озак еллар саклык банкында хезмәт иткән. Вакыт узу белән, барыбер, яраткан һөнәренә тартылган.
-Уйламанда-көтмәгәндә гаиләбезгә кайгы килде. 37 ел парлы гомер иткән тормыш иптәшем Рәшитне югалттым. Шушы үзәк өзелгән чакларда, нәрсә эшләргә дә белмичә бәргәләнгәндә үземә шөгыль таптым. Хәсрәтемне кул эше белән җиңеләйттем. Сәләт әниемнән күчкән. Ул да күлмәкләр тегә, шәлләр бәйли иде. Нәрсәдер тегү, ямау, үзгәртү, яңалык өстәү миңа рәхәтлек бирә, - ди ул.
Дамирә апа - матурлыкка гашыйк. Шуңа күрә дә аның күңеле нечкә. Юк кына әйбер өчен дә чын күңелдән шатлана, сөенә, ләззәт һәм рәхәтлек ала белә. Кул эшләре аңа күңел күтәренкелеге бүләк итә.
-Калфак тегү авыр эш түгел. Җиңел генә башлап киттем. Иң беренче калфакны әтинең ел ашын уздырганда теккән идем. Кызларымның аш вакытында калфак киюләрен теләдем. Барысы да ошатты. Аннан бу эш онытылып торды. Хәзер күбрәк тегә башладым. Калфакларны күреп күңелем үсә, тагын тегәсем килә, - ди Дамирә апа.
Бүгенге көндә 200ләп калфак үз хуҗасын, иясен тапкан. Аларны Дамирә апа якыннарына, дусларына бүләк иткән. Өйдә әле яңа теккән, хуҗабикәнең кул җылысы да суынып өлгермәгән бик күп калфаклар тезелеп тора.
-Ясап бетерәм дә, сөенә-сөенә тезеп куям. Вакытым булу белән, тегәргә утырам. Төннәр буе да, көннәр буе да утырганым бар. Кәефемә карап эшлим. Мисал өчен, бер көндә 10 калфакны кисәм, аларны материал белән тышлыйм. Фетр, бархат материалларын кулланам. Икенче көнне калфакларны түгәрәк яки овал итеп тоташтырам. Барысын да кул белән тегәм. Чөнки ябыштырсаң, ул тиз куба. Аннан рәсемнәр уйлау, бизәү эшләре башлана, - дип сөйли ул.
Дамирә апа калфакларны матур итеп энҗе, сәйлән бөртекләре белән бизи, төрле тасмалар ябыштыра. Һәр калфак үзенчә матур, берсен-берсе кабатламаган.
-Кибеткә кергәч, чыга алмыйча ләззәтләнеп йөрим. Бизәү өчен әйберләр ала башлагач, акча турында да уйламыйсың. Аларны тегә башлагач та, куеп карыйм, туры килгәнен сайлыйм, яңа төрлерәк килеп чыксын дип тырышам. Бөтен дөньям белән төсләр дөньясында, матурлык илендә адашам, - ди ул.
Дамирә апаның шөгыльләре бик күп. Тәрәз төпләрен тутырып яшелчә үсентеләре утырткан ул. Аларга да көнгә әллә ничә тапкыр күз төшереп, хәлләрен белеп ала. Өйдә инкубатор куйган. Тиздән чебиләр чыгуын көтә. Аны да гел күзәтеп, температурасын карап торырга да вакыт таба. Шулай ук бытбылдык асрау серләрен дә яхшы белә. Кошчыклар да ияләшеп беткән үзенә.
Хуҗабикә чәчәкләр, гөлләр үстерергә дә ярата. Ишегалдын ясалма чәчәкләр белән, бакчаны төрле сыннар белән бизәп куйган. Матурлыкка игътибар итми мөмкин түгел.
-Буш савытлар җыеп, аларны кисеп, чәчәкләр ясадым, буядым. Шешә капкачларыннан стенага әтәч, балык рәсемнәре ясап куйдым. Шуларга карап сөенеп йөрим инде мин, - ди хуҗабикә.
Дамирә апа Сафиеваның оста кулларына, тынгысыз җанына, һәр әйбердән матурлык күрә белүенә, чүптән дә чәчәк ясый алуына сокланып кайттык.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев