Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Кече Болгаерда әниләр хөрмәтләнде

Кече Болгаер авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан «Әни»-иң кадерле сүз» дип аталган әдәби музыкаль кичә узды.

(26 ноябрь, "Апастово-информ").


Кичәдә иң күп бала тәрбияләп   үстерүче әниләр, балалар катнашты.

"Әлеге кичәнең максаты: әни белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәт хисләрен барлау, кадер -хөрмәт тәрбияләү төшенчәләрен саклап калуга юнәлдерелгән иде.
Әниләр  балаларга йөрәк түрләреннән чыккан иң кадерле киңәшләрен җиткерделәр. Балалар әниләр өчен берсеннән-берсе матур сүзләр яңгыраттылар. Иң күп  матур сүз әйтүче махсус бүләккә ия булды. Язучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән шигырьләр бәйрәмне тагыда бизәде. Әниләргә багышлап җырлар тыңланды. Татар халык иҗаты китабында газиз кешеләребезгә багышланган мәкальләрне дәвам итеп бетерергә уены әниләргә бик ошады. Махсус "Сертификат"лар уйнатылды. Китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар", - дип хәбәр китә китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев