Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Кече Болгаерда тормыш сынауларыннан өстен калып яшәүчеләр очрашты

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Әлеге уңайдан Кече Болгаер авыл китапханәсендә «Шәфкать телик» дип исемләнгән кичә узды.

(8 декабрь, "Апастово-информ").


"Кичәдә тумыштан сәламәтлеге какшаган балалар тәрбияләүче әти-әниләр, аларның балалары катнашты. Әлеге кичә янәшәбездәге мөмкинлеге чикле дусларыбызга игьтибарлы булып, аларның хәлләрен аңлап, күңел авазларын ишетергә мөмкинлек бирде", - ди китапханәче Гөлүсә Гайфуллина.

51 яшьлек Шамил улын тәрбияләүче Рузилә Камалетдинованың йөрәгеннән чыккан сүзләре аеруча да күңел кылларына кагылды. Күз яше аша
рәхмәт хисләрен дә белдерде ул.

83 яшьлек Ирек Абдуллин, Рәмзия апа белән ике балаларының зур сынаулар аша үтеп, кыенлыклар алдында булганын беләбез. Әти кеше бүгенге көндә улы тормышлы булып , көйле баруына куанычын яшермәде. Кызының янәшәләрендә безгә иптәш булып яшәвен теләде.
Әлеге теманы яктырткан шигьри тәлгәшләр тыңладылар. Яраткан язучыбыз, зур сынаулар алдында югалып калмаучы Фәнис абый Яруллинның "Көндәлекләр" китабыннан өзекләр укыдылар. Бүгенге тормышларына шөкер итеп яшәүләрен белдерделәр кичә кунаклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев