Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Кече Болгаердан Ләлә Фәйзуллинаның шөгыльләре арта бара

Кече Болгаер авылында яшәүче Ләлә Фәйзуллина матурлыктан ямь табып, өен гөлләргә, бакчасын чәчәкләргә күмеп яши.

Бу көннәрдә тагын бер шөгыль үзләштергән ул. Гөл чүлмәкләре үреп, бакчасына тагын да ямь өсти.


Ләлә апа яшелчәдән мул уңыш ала. Табигать кочагында булырга ярата. Шифалы дару үләннәре, җиләк, гөмбә җыеп, якыннарын урман нигъмәтләре белән сыйлый.


Гадилек Ләлә апаның тормыш кыйбласы. Замананың таш бизәкләреннән яшелгә манылган хәтфәдәй чирәмне якынрак күрә. Ишегалды да нәкъ шундый келәмне хәтерәтә. Балачак исе, төсе бөркелеп торган ишегалдында оныклары тәгәрәп уйнаганнан да зур бәхет юк аның өчен.


-Гомер буе матурлыкка гашыйк булып, шул гүзәллекне үзем дә тудырырга тырышып яшим. Гөлләрем, чәчәкләрем белән сөйләшәм. Аларга “Матурым!” дип эндәшәм, җырлый-җырлый сулар сибәм. Яратканны, хасиятләгәнне беләләр, күзләрне, җаннарны иркәләрлек чәчәкләре белән сөендерәләр. Күңел биреп карамасаң, чәчәге дә, яшелчәсе дә үсми, - ди ул.


Тәрәз төбендәге яраннар, бегония, миләүшә, тормыш гөлләренең нинди генә төслеләре юк.


-Төсләрен берәмтекләп җыям. Дуслар, танышлар, туганнар белән алмашам. Арада сатып алганнары да бар. Үземә бер шөгыль ул. Кулыма бәйләү яки кул эшләре алганда да, гөлләрдән күз китми, - ди Ләлә апа.


Яшелчә үстерүгә иртә яздан керешә Ләлә апа. Орлыкларын да үзе сыналган сортлардан гына алып кала. Салкын көзгә кадәр бакча нигъмәтләрен җыя.

Табигать кочагында булу, төрле үләннәр, кыр чәчәкләре, яфраклар, гөмбә җыю да Ләлә апаның күңеленә ял, җанына дәва бирә, тагын да күләмлерәк эшләргә рухландыра.


– Мин кара чәйне шифалы дару үләннәре салмыйча пешергәнем юк. Хуш ис аңкып торган файдалы чәй эчәм. Табынга тәмле-тәмле ашлар пешерергә яратам. Балалар, оныклар кайтканны көтеп кенә торам, – ди үзе.

 

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев