Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Кешеләргә кирәк булып яшәү - үзе бәхет

.

Талия Сафиуллинаның күңеленә кешеләрне ярату һәм мәрхәмәтлелек орлыклары кечкенәдән салынган. Әтисенең апасы Сәридәнең ак халатына кызыгып, аның һәр адымын күзәтеп, “Мин дә табибә булачакмын!“ дигән хыял һәм максатлар белән үскән ул. Иске Йомралы мәктәбен тәмамлау белән, һич тә икеләнмичә, медицина училищесына юл алган.
- Белгечлек алып, Югары Ындырчы авылына фельдшер-акушерлык пунктына эшкә кайттым. Шәфкать туташы буларак беренче адымнарны биредә ясадым. Аннан район үзәк хастаханәсенең оештыру бүлегендә фельдшер булып эшләгәннән соң, белемемне күтәрү теләге белән кабат укырга кердем. Теш табибы һөнәрен үзләштердем, - ди ул.
Талия апаны бик күпләр ягымлы, игътибарлы, йомшак куллы, эшен җиренә җиткереп башкаручы теш табибы буларак белә. Ул әлеге хезмәтендә 11 ел хезмәт итә. Шул вакыт эчендә балалар теш табибына укый. Аннан 2002 елда халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары булып билгеләнә. Авыл халкын дәвалау, аларга хезмәт күрсәтү, авыллардагы фельдшерлар белән эшләү аңа йөкләнгән. Күчмә дәвалаулар белән бергә, кисәтү эшләре дә алып баралар. Теш дәвалау эшенә дә вакыт табарга тырыша Талия апа.
- Безнең эшнең сәгате дә, режимы да юк. Өйгә дә соң гына кайткан вакытлар күп. Эшемне яратып башкарам. Кешеләргә кирәк икәнлегемне тоеп яшим. Шуңа да бер авырлык та сизелми, - ди үзе.
Сафиуллиннарның кызлары Гөлинә дә әнисе юлыннан киткән. Ул медицина буенча югары уку йортын тәмамлап, бүгенге көндә Казанда участок табибәсе булып эшли. Шулай ук Талия апаның бертуган апасы Рәйхана апа да озак еллар туган авылы Иске Йомралыда халык сәламәтлеге сагында тора. Әлеге гаиләнең бергә җыелган чакларында уртаклашыр тәҗрибәләре, сөйләшер сүзләре бик күп.
Талия апа һәрчак халык арасында. Ул Апас авыл җирлеге депутаты да булып тора. Тормыш иптәше Рәис, каенанасы Наҗия апа аңа һәрчак терәк.
- Барлык хатын-кызларны - гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итәм. Әти-әниле булып, исән чакта аларның кадерләрен белеп, ешрак күрешеп яшәсеннәр иде. Бала бочулары беркемгә килмәсен. Барыбыз да сәламәт булыйк, - дип теләкләрен җиткерде Талия апа.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев