“Кич җитү белән кул эшләренә алынам“
“Булганнан бар да була“, диләр Морзаларда яшәүче Әлфия Тугушева кебекләр турында.
Ул өздереп җырлый, тәмле итеп ашарга пешерә, мул итеп яшелчәсен үстерә, кул эшләрендә дә сынатмый, машинасында да җилдерә.
–Апас җиренә Саратов якларыннан күченеп кайттык. Бар эштә дә гаиләм, балаларым булыша. Балачактан бәйлим, чигәм. Шулай ук җыр-моңга гашыйкмын, – ди ул.
Әлфиянең йортын нинди генә картиналар, чәчәкләр, яктырткычлар, вазалар бизәми. Алар барысы да үз куллары белән ясалган. Энҗе-мәрҗәннән, сәйләннән үргән агачлары да күп.
–Изолон тигән тукымадан чәчәкләр ясыйм. Ул юыла да, экологик яктан да чиста, шулай ук янмый. Аларны светильник, ваза, чәчәк бәйләме рәвешенә китерәм. Арада яна торганнары да, гадиләре дә бар. Кич җитү белән кул эшләренә алынам. Ашарга куеп җибәрәм дә, аның пешкәнен көткән арада да эшләп алам. Телевизор карарга яратмыйм. Шуңа күрә дә буш вакытым кала. Төрле ачык төсләр, күңелне күтәрә торган матурлык үзенә тарта, – ди кул остасы.
Зур гына, кулдан ясалган чәчәкләрне еш күрергә туры килә. Алар аякка утыртыла һәм бер, ике яки өч чәчәктән тора. Йокы бүләсенә чәчәкләрне яктырткыч итеп куючылар да бар.
–Көне буе эшләгән очракта, бер көндә бер светильник яки чәчәк бәйләмен ясап була. Аны трубага утыртасың һәм яфраклар, бөреләр белән бизисең. Вазага исә гипс ярдәмендә урнаштырам, – ди.
Әлфия Тугушеваның киенү рәвеше дә үзенчәлекле. Шапка-шарф, кофталарны үзе бәйләп кия. Сатып алынган киемнәрне үзгәртә.
–Мин киемне сатып алынган килеш кияргә яратмыйм. Ул кешенекен кабатламасын! Киемнең рәвешен үзенчәлеклерәк ясыйм. Чәчәкләр чигеп куям, энҗеләр тезәм, бизәкләр өстим, – ди үзе.
Медицина училищесын тәмамласа да, Әлфия кечкенәдән сәхнәгә тартыла. Саратов өлкәсендә вакытта ук татарча җырлар өйрәнә, аны халыкка җиткерә. Район, авыл сәхнәсендә дә еш очратып була үзен.
Әлфия Тугушеваның тагын бер үзенчәлеге – өйдә пешерелгән ризыкларга, бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирә. Ел әйләнәсенә җитәрлек кайнатмалар әзерли, яшелчәләр тозлый, аш-суны да төрләндереп тора. Аның бакчасында 500 төп карлыган утыртылган. Карлыганнар арасында викторияләр үсә. Киләчәктә куаклар, агачлар санын тагын да арттырырга исәпли. Бакчадагы чәчәкләрнең дә исәбе-хисабы юк.
–Матурлыкны, чәчәкләрне яратам. Бакчам иртә яздан чәчәккә күмелә. 40 төп пион чәчәге, ирисләр утырттым. Розаларның санын да белмим. Шулай ук бакча уртасына ясалма күлләр, алар аша чыгу өчен күперләр ясадым. Бакчадан керәсем дә килми, – ди ул.
Җитез, тырыш, кыю, булсын дип яшәүче ханымга сокланмый мөмкин түгел!
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев