Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Язмыш

Көймәдә давылга эләккән 92 яшьлек галим Илгиз Карманов: «Бер дә курыкмадым!»

1 июль көнне Тәтеш районында Идел елгасында булган хәлне «уникаль шәхеснең уникаль маҗарага юлыгу мисалы» дияргә була. 92 яшьлек ир-ат һәм 80 яшьлек хатын-кыз резин көймәдә сәяхәт итә, давыл аркасында дулкын күтәрелеп, көймә нык чайкала башлый, һәм алар камышлы урында төртелеп кала. 2 июль кичке сәгать 6да өлкәннәрне коткаручылар таба.

   Әлмәндәр бабай 90 яшендә бакчасында дача төзегән кебек, Казан илкүләм фәнни-тикшеренү институты (КАИ) доценты, профессор Илгиз Кармановның да картаерга вакыты юк. Әле һаман да мөгаллимлек эшендә булган Илгиз Вилданович, җәйге ялы башлануга, көймәсен кабартып, Иделгә чыккан. Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында «тормыш иптәше белән булган» диелсә дә, Илгиз абый үзе белән булган 80 яшьлек ханымның бары тик сәяхәтче иптәше генә булуын әйтте. «Интертат» картлыгын күңелле үткәрүче галимнең хәлен белеште.

Шундый стресстан соң, Илгиз абый белән сөйләшеп булырмы инде, дигән шикләрем телефон аша аның тавышын ишетүгә үк таралды. Тавышы шактый көр чыга иде. Әле мәшәкатьлерәк чагы икән – ул көнне суга төшеп югалган әйберләрен барлый. «Югалган әйберләр исемлеген төзим әле менә, паспортым юк. Кайсы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белешәм», – диде Илгиз әфәнде.

Ул гомере буе шундый актив тормыш рәвеше алып барганын сөйләде: яшь вакытыннан ук шулай отпуск вакытларында тормыш иптәше, дуслары белән тауларга, сулыкларга чыга торган булганнар. Хәләл җефете 1981 елда вафат булганнан соң да, Илгиз абыйдан сәяхәтчелек рухы китмәгән, чөнки ул хис аның күңел түренә күптән кереп оялаган.

 

Фото: © 1952 ел – Хәрби-диңгез училищесы курсанты

«Бер дә курыкмадым»

  Быел да 28 июнь көнне Илгиз абый юлдашы белән сәфәргә чыккан, 1 июльдә Тәтештән Идел буйлап Ундоры авылы (Ульяновск өлкәсе) ягына йөзгәннәр. Үзе сөйләвенчә, бу урыннарда беренче йөзүе түгел икән. Тик кичкә көчле җил дулкыннарны нык уйната башлый. Бу Тәтешнең Олы Тархан авылы тирәсендә була. «Илгиз абый, бик курыккансыздыр», – дип сорыйм. Баксаң, сәяхәтчедә куркуның әсәре дә булмаган.

Юк, бер дә курыкмадым. Мин – самолет җиргә килеп төшкәннән соң исән калган кеше бит. Ул хисләр таныш миңа, шуңа курку булмады. 1976 елда булды ул хәл. («Казан – Чирмешән», 349 нчы рейс – авт. иск.) АН-2 самолетының 7 пассажиры арасында мин дә бар идем. Абитуриентларны КАИга укырга чакырырга дип билгеләнгән командировка иде ул. Самолет Казанда җиргә килеп төште, очучы самолетны акрын гына дөрес итеп җиргә төшерү нәтиҗәсендә, пассажирлар исән калды. Самолет төште, яна башлады, очучы үзе һәлак булды. Икенче очучы тәрәзәдән чыгып котыла алды, пассажирлар үзләре ишек ачып чыкты, дип хәтерлим. Каешларын эләктермәгән пассажирлар имгәнде, мин эләктергән идем, – дип хатирәләрен яңартты Илгиз абый.

 

Фото: © 1979 ел – Илгиз Карманов Памирда

  • 168 нче җәйге отряд экипажы «Казан – Чирмешән» 349 нчы рейсын башкара. Һавага күтәрелгән беренче минутларда ук, двигатель дерелди башлый, аннары бөтенләй сафтан чыга. Ул чакта самолет бик түбән биеклектә була. Казандагы торак йортлар белән бәрелешмәс өчен, экипаж кулдан килгәннең барысын да эшли, тик электр үткәрү һәм телефон линияләрен эләктерү нәтиҗәсендә, янгын чыга. 8.09 сәгатьтә Казан аэропортыннан очып киткән самолет 8.11 дә Гадел Кутуй урамында җиргә төшеп утыра.

«Ярга чыгу мөмкин түгел иде, дулкын бик каты бәрде»

  Тормышымда ниндидер шундый куркыныч вакыйгалар булганда, минем беркайчан курыкканым булмады. Менә бу юлы да, көймәдән әйләнеп төшкән урында су тирән түгел, билдән иде. Мин суга килеп төшкән әйберләрне алып, көймәгә тутырдым да, көймәне куркынычсыз урынга тартып китердем. Анда дулкын бик көчле иде, көймәне камышлы урынга керттем. Рюкзак югалганын аңладым, көймәне эткәндә, рюкзак тагын төшкән булган. Аннары судан эзләп карадым, тик караңгы иде инде. Рюкзакта документлар, акча белән кечкенә букчам бар иде. Шулай камышлар эчендә көймәдә тәүлеккә якын утырдык. Йокламадым, дулкын алып китмәсен дип, камышка ябышып торасы булды. Ярга чыгу мөмкин түгел иде, дулкын бик каты бәрде.

1 июль кич сәгать 8 белән 9лар арасында булды бу хәл, икенче көнне кичен сәгать 6лар тирәсендә коткаручылар тапты. Фланель күлмәк, брезент чалбар һәм курткадан идем. Ул вакыт эчендә инде өстәге кием дә кипте. Куртка гына дымлы иде. Бер телефон суга батты, икенче телефоннан 112 хезмәтенә шалтыраттык. МЧС безнең кайда булуны сорашты. Аннары телефонның зарядкасы утырды, элемтәсез калдык, – дип сөйләде Илгиз ага.

Бәхеткә, кайда икәнлекләрен әйтергә өлгергәннәр. Коткаручыларны көткән арада, үзе белән булган юлдашы борчылып алганын яшермәде ул. «Мине дөрес эшләмәгән дип битәрләп тә алды инде, – дип көлемсерәп искә ала профессор. – Ул да сәяхәтләргә чыгарга ярата, шуңа аралашабыз. Хәзер минем белән беркем йөри бит алмый, дусларның кайсы үлгән, кайсы йөри алмый. Мин берүзем һаман сафта әле, минем белән кем бара ала, шуны иптәшкә алам инде».

Аз сыйдырышлы суднолар дәүләт инспекциясе вәкилләре мотор көймәсендә өлкәннәрне тапкач, аларны Тәтешкә китергәннәр. Биредә аны улы көтеп торган. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте килгән, тик Илгиз абый һәм юлдашы хастаханәгә ятудан баш тарткан. Киемнәрен алмаштырганнар да өйләренә кайтканнар.

Бу очрак та Илгиз абыйны сәяхәт итүләрдән туктатмас кебек. «Ник туктатырга тиеш әле ул мине», – дип гаҗәпсенеп тә алды. «Хәзер документлар юк бит әле. Паспорт ясатуга, тагын барачакмын», – дип, ул июль азагында тагын поход планлаштыруын әйтте.

 

Фото: © 1983 ел – Илгиз Карманов балыкта

«Өметне өзмәдек»

  Илгиз абый 2 бала – кыз һәм ул тәрбияләп үстергән. Кичә әтисенең хәлен белергә улы Искәндәр килгән булган. Ул да әтисен коткарган көнне искә алып уртаклашты.

2 июль көнне иртән әтиләрнең шушы хәлгә юлыкканы билгеле булгач, хатыным белән шунда бардык. Казаннан 200 км тирәсе ераклыкта ул. Юлда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары белән сөйләшеп тордык, ГИМС (Аз сыйдырышлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе. – авт. иск.) та, прокуратура да эзләү эшенә кушылды.

Шторм булды бит, коткаручыларга кечкенә мотор көймәдә эзләргә авыр иде, дулкын бик көчле, артка ташлый иде. Шундый һава шартларына карамастан, эзләделәр. Безгә инде көтәргә генә кала иде. Өмет өзелде дигәндә, бервакыт әти белән элемтәгә кереп, кайда икәнен, нечкәлекләрен ачыклауга ирештек. Әтинең телефонына су үткән булган бит, ул кипкәч, әти, шалтыратып, якынча кайда икәннәрен аңлатты. Ул мәгълүматны Тәтешнең ГИМС хезмәтенә тапшырдык. Бригаданың зур катеры бар иде, шул урынга барып җитеп, әтиләрне Тәтеш пристанена алып килделәр. Татарстан һәм Ульяновск МЧС командасына да, ГИМС бригадасына да бик рәхмәтле мин. Эзләү эшендә бик күп кеше катнашты. Катлаулы шартларда оешкан төстә эшләделәр. Минем белән гел элемтәдә тордылар, – дип сөйләде Искәндәр Карманов.

 

Фото: © 1984 ел – Илгиз Карманов Памирның Петр I кыясында

  Өмете югалган мизгелләре дә булып алгандыр, бәлки, тик әтисенең чыныккан, нык холкына ышанган ул. Аның төрле катлаулы хәлләрдән чыга белүен күреп үскән бит ул. Бу юлы да, әти ничек тә исән калу әмәлен тапкандыр, дип ышанган.

Өметне барыбер өзмәдек. МЧС бөтен җирне карап, «таба алмадык» дигәч, алар ягыннан «исән түгелдер» дигән фараз да булды. Минем күңелдә «әле бар җирдән дә эзләп кенә бетерә алмаганнардыр» дигән уй иде.

Мин инде югалган кешеләрне эзләүче «Лиза Алерт» хезмәтенә дә мөрәҗәгать иткән идем. Аларның ул районда көймәдә волонтерлары булмады, тик барыбер алар да эзләште: әтигә шалтыратып, координаталарын төгәл ачыкларга тырышып, МЧСка тапшырганнар, – диде.

«Әтине тәнкыйтьли алмыйм, ләкин, уйламыйча, гомерен куркыныч астына куеп, начар һава торышында чыгуын акламыйм»

Искәндәр әфәнде 28 июньнән әтисенең сәфәрдә булуын белгән. Алар, Илгиз абый көн саен кич шалтыратып, кайда икәннәрен әйтеп барыр, дип сүз куешканнар.

Походка еш йөргәч, без инде ияләнгән андый тормыш рәвешенә. Мөмкинлек булганда, әтине үзебез белән дә алып барабыз. Бу юлы менә шулай гел элемтәдә булыр, дип килешкән идек. Штормга эләккән көнне кич шалтыратмагач, мин инде, җайсыз, ерак урындадыр, дип чамаладым, ул районда торак пунктлар, юллар да юк, анда су буйлап яки җәяү генә барып җитеп була. Элемтә бик начар, вакыты-вакыты белән генә чыга, шуңа мин инде, барысы да әйбәттер, телефон тотмый торган урындыр, дип уйладым. Иртән ул апага шалтыраткач, МЧС чакырды, без шунда ук юлга кузгалдык.

Алар анда тәүлеккә якын утырганнар, туңганнар, ашарга ризыклары да булмагач, хәлләре юк иде. Коткаручылар алып кайткач, иң беренче эш итеп кайнар чәй, бутербродлар белән тамак ялгап алдылар. Коры киемнәр, курткалар алып килгән идек, киемнәрен алмаштырдылар. Хастаханәгә бармаска уйладылар, – дип сөйләде.

 

Фото: © 1984 – Таҗикстан, Обихингоу

  Искәндәргә турист каны нәселдән күчкән. Ул әтисенең күңеле табигатькә атлыгып торуын бик яхшы аңлый, шулай да бераз шелтәләп алган.

Әти дә, әни дә – туристлар, алар миңа да шуны сеңдерде. Мин февральдә туган, мин 3 айлык булганда ук май бәйрәмнәренә походка алып чыкканнар, шуннан бирле мин дә гел походта. Яшь чакларында алар гел тауларга менгән. Мөгаллимнәрнең отпусклары озын бит, бик күп походка барырга өлгергәннәр. Җәй озын, җәйнең беренче яртысында безне – балаларын алып, суда йөзсәләр, август һәрвакыт тауларда үтте. Памир, Тянь-Шань тауларын күрдек. Алар зур компания белән йөрде, хәзер күбесе үлде инде, исәннәре походка йөрми. Әти генә һаман хәрәкәттә.

Отпускыда мин дә походта, шуңа әтине тәнкыйтьли алмыйм, ләкин, уйламыйча, гомерен куркыныч астына куеп, начар һава торышында чыгуын акламыйм. Анысы дөрес түгел. Үзем алай эшләмим.

Алга таба да сәяхәт итәчәк әти. Июль азагында әти белән мин дә барачакмын. Өйдә тотып торып булмый аны, энергиясе ташып тора. Йозакка да бикләп чыгып китеп булмый. Чыкса да, куркыныч килүне, хәвеф-хәтәрне чамаласын дип, сөйләшеп торырга кирәк инде. Ул бит – курку белмәс уникаль шәхес. Каршы алгач та, йөзендә бернинди курку сизмәдем. Стресс шартларында ул, киресенчә, көлә. Организмы нык, тик барыбер, салкын тимәгәе дип, әтинең хәлен белергә, сәламәтлеген тикшерергә килдем, – диде Искәндәр Карманов.

 

Фото: © 1991 – Илгиз Карманов балыкта

  Илгиз ага бүген кызы белән яши. Искәндәр әйтүенчә, әниләре яшьли 1981 елда ук дөнья куйгач, әтиләре балаларын берүзе үстергән, бүтән өйләнмәгән дә. Бүгенге көндә ул КАИның иң өлкән мөгаллиме – Казан илкүләм фәнни-тикшеренү (КАИ) институтында радиоэлектрон һәм телекоммуникацион системалар кафедрасы доценты.

Илгиз Карманов фотографияләр белән дә кызыксынган, шуңа архивында фотосурәтләре бик күп икән. Аларны безгә улы Искәндәр юллады.

Илгиз абыйның алдагы сәяхәтләре бары тик күңелле маҗаралар белән генә, борчусыз үтсен, дип телисе килә. Яши башламас борын картайган, тормыштан ямь таба алмаган кешеләр өчен Илгиз абыйның тормыш рәвеше үрнәк булсын иде.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/koimada-davylga-elakkan-92-yaslek-galim-ilgiz-karmanov-ber-da-kurykmadym-5873973

Фото:© 2008 ел – Илгиз Карманов походта

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев