Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Контрактчы егет Алмаз Нигъмәтуллин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операция зонасыннан шатлыклы хәбәр килде. Контракт белән хезмәт итүче Апас егете Алмаз Нигъмәтуллин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.

(2 август, “Апастово-информ”).

Апас егете Алмаз Нигъмәтуллин Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәлләр бүлегендә эшли. Хезмәт урыны буенча махсус хәрби операциядән читләштерелгән булса да, егетнең туган илен, Ватанын саклау, тынычлык өчен көрәшү теләге көчлерәк булып чыга. Беренче көннәрдән үк хәрби кием кияргә хыялланган егет, үз теләге белән барып килешү төзи.
Алмаз разведка идарәсендә хезмәт итә. Алгы сызыкта йөрергә туры килә.

Баласы кулына корал алып чит җирдә йөргәндә хәбәр көтеп уздырган көннәрен Рамилә күз яшьләре аша сөйли. Солдат аналары исеменнән батыр егетләргә багышлап язган шигырьләре дә бар.

“Хәерле гомерләрен бир дип, гел Ходайдан сорыйм. Атнага бер хәбәргә чыга. “Бар да әйбәт, исән-сау” дип хәбәр җибәрә. Минем өчен иң зур шатлык шул. Артыгын сорап аптыратмыйм, чөнки барыбер сөйләмәячәген беләм. Олы улым якында гына яши. Ул гел булышып тора. Кечкенә Нурсил улым янымда. Улым – минем горурлыгым”, - ди әнисе Рамилә Гобәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев