Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Кул эшләре вакыт барышын оныттыра

.

Апаста яшәүче Гөлнара Тимерҗанованың осталыгына тора-тора ис китә. Ул бүген матур башмак, иртәгә күлмәк, өченче көнгә сумка бәйләп куярга мөмкин. Төрле төсләрдән, бер-берсен кабатламаган бизәкләр белән, кул һәм күңел җылысын кушып бәйләнгән алар.
–Кул эшләренә кечкенәдән өйрәндем. Әнием Наилә янында бәйләп, чигеп утыра идем. 7 класста укыганда үземә кофта бәйләп кигәнем хәтердә. Соңгы елларда бу эшкә тагын да тартылдым. Кызыктыра, үзенә тарта торган шөгыль, – ди Гөлнара.
Башта инә белән бәйләсә, соңрак элмәкләп бәйләүгә күчә ул. Баш киемнәре, күлмәкләр, хәтта читек бәйли. Башмак, бияләй, чалмаларның нинди генә төре юк! Су коену, кызыну киемнәре, нәниләр өчен комбинезон, идәнгә кую өчен рәсемләп паласлар да кул эшләре исемлеген баета. Сумка бәйләү буенча да осталыгын арттыра бара.
–Бәйләү алымнарын интернеттан өйрәнәм. Үземнең фантазиямне кушып чәчәкләр белән бизим. Хәзер бит нинди генә җепләр юк. Җепләрне дә төрләндерергә тырышам, – ди Гөлнара.
Бәйләргә утыргач, вакыт агышы онытыла. Гөлнараның да төнге сәгать 2-3кә кадәр утырган вакытлары бар. Шулай да, күзләргә зыян салмау өчен озак утырмаска тырыша.
–Арганчы бәйләмим, “бетерергә кирәк“ дип, үз-үземне мәҗбүр итмим. 1 көндә 1 пар башмакны бәйләп була. Катлаулырак бизәклеләр озаккарак сузыла, – ди ул.
Алма агачыннан ерак төшми диләр. Гөлнараның кызы Гөлназ да кул эшләренә тартыла. Беләзекләр, тәсбихлар эшләргә дә осталыклары бар.
–Өйдә вакытта тик кенә утырырга яратмыйбыз. Бер-беребезгә киңәшләр бирә-бирә эшлибез. Нәтиҗәсе, әлбәттә, сөендерә. Тагын нәрсәдер эшләп карыйсы килә башлый. Кул эшләре тынычландыра, күзаллауны арттыра, күңелне күтәрә. Бүләккә биргән очракта да, аны сөенеп кабул итәләр. Мисал өчен, андый күлмәк, андый сумка башка беркемдә дә булмаячак, – ди Гөлнара.
Эш бүлмәсендә төрле җепләр урын алган. Алар янәшәсендә бәйләнгән башмаклар, оекбашлар тезелеп киткән. Алар бар да тиздән Гөлнараның якыннарының тәнен һәм җанын җылытачак.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев