Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Мансур абый Гыймадиев: “Сарык көтүен дә, ат көтүен дә көттем, Уран шахталарында да эшләдем”

Дәвеш авылының хөрмәтле аксакалы Мансур абыйга 90 яшьлеге уңаеннан район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды.

(10 апрель, “Апастово-информ”).


Мансур абый Дәвеш авылында туып-үскән. Башта колхозда сарык көтүен, аннары ат көтүен көткән. 1950 нче елда аны ФЗО мәктәбенә алалар. Анда башта күмер шахтасында тракторда эшли, соңрак 15 ел Уран шахтасында хезмәт итә.

 

“Сугыш чорында туып, ачлы-туклы үскән авыл малайлары без. Бездән сорап тормадылар. Хезмәтнең иң авырына җиктеләр. Ул елларны мәңге онытырлык түгел”, - дип искә ала Мансур абый.

Мансур абый тормыш иптәше Флюра апа белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ул үзе Марат һәм Айрат исемле улларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә.

Район башкарма комитеты буенча эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов Мансур абыйны котлап, район башлыгының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, юбилярны җылы теләкләре белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев