Миләүшә Низамова: “Авылны үз иттек”
Низамовлар гаиләсе Олы Бакырчыга дүрт ел элек кенә кайтып урнашса да, кыска гына вакыт эчендә алар авылның үз кешеләренә әйләнгәннәр.
Хәмзә абый тормыш иптәше Миләүшә апа белән авылга кайтып, ата-бабасы нигезенә яңа сулыш өргән. Кулга-кул тотынышып, алар йортны төзекләндереп, тәртипләп тә куйганнар. Озак еллар шәһәр җирендә яшәгән гаилә уңган, тырыш булулары белән авылдашларының да хөрмәтен яулаган. Хәмзә абый алтын куллы, һәр эшкә кулы ятып торучы ир булса, Миләүшә апа гаиләсендә уңган-булган хуҗабикә. Аның шөгыльләрен санап та бетерерлек түгел. Шуларның берсе – алмазлы чигү яисә ябыштыру ысулы белән картиналар иҗат итү.
-Кышкы озын кичләрдә иҗат рухы уяна. Шулкадәр яратып эшлим аларны. Кечкенә, вак кына элементлардан шундый матур картиналар килеп чыгуы – бик гаҗәеп бит. Четерекле, басылып эшләүне таләп итсә дә, кәефең, теләгең булса, сабырлык җитә, - ди Миләүшә апа.
Диварларда картиналарның ниндие генә юк. Натюрморт, табигать күренешләре, мәк, роза чәчәкләре, чабып килүче атлар, Кол Шәриф мәчете – барысы да йорт эчен тагы да бизәп тора, тагы да күркәмрәк итә. Миләүшә апа аларны туган-тумачаларына, дусларына, авылдашларына бүләк итә.
Уңган уҗабикә шулай ук бәйләргә дә бик оста. Тормыш иптәшенә, балаларына, оныкларына җылы кофталар бәйли, күчтәнәчкә өләшеп, дусларын сөендерә.
Үз гомеремдә төрле костюмнар һәм итәкләр дә, күлмәкләр дә, оекбаш-бияләйләр дә бәйләдем. Балалар үскәндә киемнәрне кибеттән сирәк сатып алдым, - ди ул үзе.
Миләүшә апа шулай ук аш-су остасы да. Яшьлегендә гаҗәеп бизәлешле, ике-өч катлы тортлар пешергән ул. Хәзер шул һөнәрен дә яңартырга уйлаган. Элеккеге рецептларын искә төшереп, интернеттан да карап, кабат тортлар ясый башлаган.
Яшьрәк чакта тортларның төрле формадагы һәм зурлыктагысын пешерә идем. Ул вакытта заманча кондитер эшләнмәләре, буяткычлар да юк иде бит. Бизәкләрен буяр өчен кишер, чөгендер, какао куллана идек, - ди ул.
Элек тортларны заказга да ясаган булса, бүген ул аларны туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә пешереп, дусларын, гаиләсен сыйлый. Заманча итеп бизи, кондитер эшләнмәләре дә куллана.
Хәмзә абый белән Миләүшә апаның киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл булулары шаккаттырды. Аз гына тарсыну да, ятсыну да юк аларда. Авылдашларым мине шулкадәр җылы каршыладылар, якын итеп, үз итеп сөйләшеп утырдылар.
Кыш көннәрендә, җәйге бакча эшләреннән бушагач, Хәмзә абый өендә хатынының уң кулы. Ипине дә үзе сала ул, татлы кекс, төрледән-төртле печеньелар да пешерә. Үзе хәлвә дә ясап куя.
Хәлвә ясый башлагач, буыннар сызлавы да басылды. Чөнки мин аны көнҗет белән балны кушып ясыйм. Аңа шулай ук дарчин, куркума, розмарин, кебек тәмләткечләр дә өстим. Сөякләр өчен өйдә үзең ясаган хәлвәдән дә файдалысы юк икән, - ди ул.
Тынгысыз күңелле Низамовлар бакча эшен дә үз иткән. Мул итеп яшелчәсен дә үстерәләр, өй алларын, тирә-юньне шау чәчәккә күмәләр. Бакчаның бер почмагын да буш тотарга яратмыйлар. Хәмзә абый моның өчен барлык уңайлылыкны да тудырган. Парнигын да үз куллары белән үзенчә ясап куйган, сулар җылытыр өчен төрле ешлыклар көйләгән. Шәһәрдән кайтып, авылны үз итеп яшиләр Низамовлар гаиләсе.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев