Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Әниебез "Сез мине агулап үтерергә телисез...", ди. Нишләргә?

    Әни утыз өч яшендә тол калган. Әтиебез үлгәч, без – дүрт баланы ялгызы гына үстергән. Әле беребездә, әле икенчебездә кадер-хөрмәттә генә яши. Бездә кыш чыга менә. Авылда энем белән килен дә яхшы карыйлар үзен. Ләкин нәрсәдер эчтән тынычлык бирми аңа, үзен-үзе ашый.

    Әниебез энемнең өендә яши, олы яшьтә инде. Соңгы араларда бигрәк әллә нишләде. «Сез мине агулап үтерергә телисез!» – дип, дару эчмичә теңкәләренә тия. Аларга артык бәйләнә, күзенә юк-бар күренәме шунда, белмим. Бездә чакта алай ук түгел ул, ә менә энемә кайтуы була, елый башлый.

    Туксан җиденче яше баручы олы кешенең авызыннан нинди сүз чыкмас та, акылы ничекләр генә төрләнмәс! Ләкин әни үтә камил акыллы кеше безнең. Аны саташкан карчык дип берәү дә әйтми.

    Берүзе дүрт  бала үстергән ул. Әнинең мин-минлеге дә көчле. Энем аның нигезенә кайтып өй салган иде. Минем дөнья, дип, әнинең үзенең нигезенә кайтасы килә, энекәшләргә тынычлап яшәргә ирек бирми. Аларның һәр эшенә бәйләнә. Моңарчы әйбәт иде әле ул, соңгы елларда шулай үзгәрде. Киленне яратмый, аны күрүгә җеннәре котыра.

    Ул мине сихерләде, ди. Берәр белә торган мулла өшкерсә, тынычланмас микән?! Әни үзе дә шулай ди, мулла өшкерсә, сихерне чыгарыр иде, ди. Бер вакыты җитсә, нидер котыртып ала аны. Көне-төне намазын да укый.  Кайчагында күп укудан да башы китми микән дип шикләнәм инде. Бүлмәсеннән чыкмыйча укый да укый ул. Мунчага чишмә суларын алып кайтартып, ул суларны да өшкерә.

    Әни утыз өч яшендә тол калган. Әтиебез үлгәч, без – дүрт баланы ялгызы гына үстергән. Әле беребездә, әле икенчебездә кадер-хөрмәттә генә яши. Бездә кыш чыга менә. Авылда энем белән килен дә яхшы карыйлар үзен. Ләкин нәрсәдер эчтән тынычлык бирми аңа, үзен-үзе ашый. Без аның янында биеп кенә торабыз. Кайчан кирәк, хастаханәгә алып барабыз. Ләкин әни киресенә каткан. «Килен минем нигездән чыгып китсен! Аның монда кирәге юк», – дип, тәки киреләнеп тора. Мин әйтәм, энемне өч баласы белән берүзен калдырасың килә мени, дим. «Мин берүзем генә дүрт баланы үстердем әле, ул да яшәр, үлмәс!» – ди.

    Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/niebez-sez-mine-agulap-tererg-telisez-di-nishlrg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: