Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Олы Бакырчы авылыннан Илсур Җамалиевны 4 нче декабрдә әти-әнисе армия сафларына озатты

.

Бүгенге көндә солдат егет Кострома шәһәрендә Һава десанты гаскәрләрендә артиллерист булып хезмәт итә. Илсур Буа медицина училищесын тәмамлап, район үзәк хастаханәсендә медбрат булып эшләде.
-Ике ир бала тәрбияләп үстердек. Кая гына булсалар да, бакчадамы, мәктәптәме – беркайчан да зарлану сүзен ишетмәдек. Һәрчак үзләрен яклый белделәр, гаделлекне яраттылар. Илсур кечкенәдән җырларга оста, авыл клубы, мәктәп сәхнәләрендә чыгышлар ясап, җиңүле урыннар яулый иде. Шулай ук улыбыз спорт җанлы егет, кармы, буранмы - кәефе булса, чаңгы шуарга чыгып китә иде, - дип сөйли Илсеяр апа.
Илһам абый белән Илсеяр апа солдат уллары янына ант итү тантанасына да барганнар. Улларын тагын бер кат күргәч, командирлары белән аралашкач, барлык булган борчулары таралган.
-Үз күзләребез белән күреп кайткач, курку хисләре юкка чыкты. Командирлары барысы да әйбәт булачагына ышандырып, тынычландырып озатып калдылар. Улыбыз бүгенге көндә тизрәк парашюттан сикерү хыялы белән яна, - ди Ана кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев