Олы Бакырчыда яшәүче Гөлсинә әби Заһидуллина: “Чәчәкләрнең иң матурларын җыеп килгәнсез”
Олы Бакырчыда яшәүче Гөлсинә әби Заһидуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
(23 май, “Апастово-информ”).
Гөлсинә әби район башлыгы исеменнән котлаулар кабул итте. Район башкарма комитетыннан Ринат Гыйльфанов, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев иң изге теләкләре аша бүләкләрне тапшырды.
Гөлсинә әби чәчәкләрне аеруча сөенеп кабул итте.
“Иң матурларын сайлап, җыеп килгәнсез. Чәчәкләрне бик яратам. Хөрмәтегез өчен рәхмәт”, - диде ул.
Гөлсинә әби җитез, яшь күңелле, тормышны яратып яшәве белән аерылып тора. Төрле хезмәтләр башкарып, авыр яшьлек елларын узса да, көр күңелле, сабыр булып кала белгән. Бүген дә тик кенә торырга яратмый. Күзләр генә тимәсен, бакчасына да чыга, ашарга да пешереп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев