Олы Бакырчыда мәхәббәт көненә багышланган кичә узды
Өлкәннәр гаиләдәге мәхәббәт, тормышка мәхәббәт турында үз фикерләрен әйтеп, яшьләргә үтемле киңәшләрен бирделәр.
(14 февраль, “Апастово-информ”).
“Кичәбез викторина уеннары, кызыклы конкурслар, биюләр белән үрелеп барды. Өлкән парлар беренче тапкыр гашыйкъ булуларын, очрашуларын искә алдылар. Яшьлек елларының иң кызыклы мизгелләре белән уртаклаштылар. 43 еллап парлы гомер узган Тәлгать абый белән Рушания апа Сәгъдиевлар, озак еллар пралы гомер кичергән Наилә апа белән Илгиз абый Әхмәдиевлар мәхббәтнең тугрылыкка нигезләнгәнен, шатлыгын да, борчуларны да бергә узарга кирәклеге хакында яшьләргә бик үтемле киңәшләрен бирделәр, намуслы гомер юлы узарга өндәделәр. Гөлфия апа Идиятуллинаның тормыш иптәшен югалтканына шактый еллар узды. Бүгенге көндә бар яратуын, сөю-назын балаларына, оныкларына, туганнарына бүләк итә. Ул да тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты”, - дип хәбәр итте Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев