Олы Болгаерда туып-үскән, олы йөрәкле шәхес Әнсар Галиев якташларының котлауларын кабул итте
Әнсар Галиев бүгенге көндә Биектауда яши. Туган ягы белән тыгыз элемтәдә ул. Олысын-кечесен хөрмәт итә. Иганәчелек эшенең үзәгендә кайный.
(19 февраль, "Апастово-информ").
Әнсар абый олы юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгы исеменнән дә котлаулар ирештерелде.
Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина Биектауга барып тәбрик иттеләр, район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Җырчы егетебез Айрат Айтуганов матур чыгышы аша котлады.
"Әнсар Галиев үз авылы кешеләре, туганнары, табигате, сыйныфташлары белән бик горурланып яши. Башлангычны авылда, аннан Борнаш мәктәбен тәмам кылгач, СА сафларында хезмәт итте.
1974-75 елларда Тәтеш совхозтехникумында һөнәр ала, берүк вакытта Апас районы "Татарстан" колхозында механизатор, бригадир, баш агроном булып эшли.
Аннан, "күрәчәк күз күндерә" дигәндәй, язмыш аны читләргә җибәрә, 1977 елның башыннан 1986 елга кадәр Биектау районы "Сельхозхимия" берләшмәсендә инженер-оештыручы була. (Бу вакытта читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый), ә 2000 елга кадәр берләшмәнең ярдәмчел хуҗалыгы җитәкчесе, шул ук районның Ленин ис. колхоз рәисе, "Калининский" совхоз директоры булып эшли...
Инде бүгенге көнгә кадәр Биектау районы "Полигон"ы генераль директоры.
ҖИҺАНДА аның кебек киң күңелле кеше юктыр диясем килә: туган авылы инфроструктурасын яңартуда үзеннән, гаиләсеннән искиткеч зур ярдәм күрсәтә; ул мәчеткә матди ярдәм дисеңме, урам спорт мәйданчыгы, чишмә, зират тирәсен тазарту, һәйкәл һәм монумент төзү кебек эшләрне күңел җирендә башкара...
Рухи яктан бик бай кеше: авылдашы, Татар илендә танылган әкиятче Айтуган бабай зиратын кылды, истәлек ташларын яңартты, дога кылдырып Корьән ашы уздырды,,,
Сабакташлары белән һәрдаим элемтәдә, авыл өлкәннәренә матбугат чараларын иганә итеп яздыра, авыл тарихын барлап, үзе инде 4 китап язды...
БЕЗНЕҢ МУЗЕЙГА БӘЯЛӘП БЕТЕРГЕСЕЗ ТУГАН ЯК ТАБИГАТЕ ХОЗУРЛЫГЫ БУЛГАН 11 ҖӘНВАРЛАРНЫҢ, КОШЛАРНЫҢ СЫННАРЫН ЯСАТЫП БҮЛӘК ИТТЕ", - дип язган Рәмис Ногманов социаль челтәрдәге битендә үзенең чордашы турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев