Раил Кәлимуллин шулай ук Олы Бакырчы авылының иң асыл егетләренең берсе
.
Ул да хәрби хезмәткә алынды. Раил Апас аграр көллиятендә 4 ел автомеханик һөнәрен үзләштергән. Уку дәверендә спортны да, сәнгатьне дә үз иткән. Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
-Раилебез бик акыллы, тыныч, сабыр холыклы булып үсте. Ул һәр эштә безнең уң кулыбыз. Кечкенәдән техника белән кызыксынды. Әтисе янында һаман тимер-томыр арасында кайнашты. Хуҗалык эшләрендә дә безнең төп ярдәмчебез ул, - ди әнисе Рузалия апа.
Раил башта алты ай Ульяновск шәһәрендә хезмәт иткән. Хәзерге вакытта Екатеринбург шәһәрендә элемтәче булып хәрби хезмәтен үти.
-Улыбыз белән чиксез горурланабыз. Бик сагынабыз. Исән-сау кайтып, шатлыклы күрешүләр насыйп булсын иде. Аллаһы Тәгалә юлларын киң итсен, рәхмәтеннән ташламасын. Һәр Анага да улларын тыныч күңел белән каршыларга язсын, - ди Рузалия апа күз яшьләрен сөртеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев