Рәсми кыйммәтләр сагында
Архивларда тарих яши
Илебез, республикабыз, районыбыз, күпләгән шәхесләр тормышының тарихи документаль елъязмалары архивларда саклана.
Апас районы башкарма комитетының архив секторында 310 фондка бүленеп тупланган 26 меңнән артык документ исәпләнә. Һәм ул ел саен тулыланып тора. - ЛИД
Архив киштәләрендә урын алган иң беренче документлар – 1931нче елда язылган колхоз идарәләренең утырышлар протоколлары. 2016 елдан башлап архивка урыннарда сакланган 1940 елгы хуҗалык китаплары да саклауга алына башлаган. Араларында аеруча кыйммәтлеләре дә бар. Алар арасында 1943-1945нче еллардагы ТАССР хезмәт ияләре депутатларының Апас райсоветы башкарма комитеты утырышлары беркетмәләре һәм ТАССР хезмәт ияләре депутатларының Апас район Советы сессияләре беркетмәләре саклана.
Биредә шулай ук төрле фотодокументлар, шәхси фондлар да тупланган. Социалистик хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Барый Гарифуллинның, Бөтендөнья сугышы ветераны, укытучы-мөгаллим Фатыйх Адаматовның, Бөек ватан сугышы ветераны, Мәскәү метросы төзелешендә катнашкан Кәбир Ибраһимовның, хезмәт ветераны КПССның Апас райкомы пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Фәрит Кәлимуллинның, Бөтек Ватан сугышында катнашучылар Вәлиәхмәт Шәвәлиевның, Дилбәр Галиеваның шәхси документлары аерып урын биләп тора.
Һәр документ Апас районы башкарма комитетының архив секторы хезмәткәрләре кулы аша үтә.
– Безнең архивта җирле үзидарә, суд хакимияте, финанс, икътисад, милек, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау юнәлешендәге 46 оешманың документлары саклана. Бу оешмалардан даими саклауга тарихи әһәмияткә ия булган, ягъни аерым предприятие, оешма, торак пункт яки Апас районының үсеш тарихын чагылдыручы документлар кабул ителә, - дип белдерде Апас районы башкарма комитетының архив секторы җитәкчесе Алсу Идиятова.
Архив бүлеге эшчәнлеге Татарстан Республикасы бердәм архив системасы программасында алып барыла. Бердәм архив мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьләрне тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп башкаруга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта Бердәм архив мәгълүмат системасы базасына райондагы барлык оешма исемнәре дә кертелгән.
Районда архив эшенә зур игътибар бирелә. 2021нче елда архив “Татарстан Республикасы муниципаль архивларына грант ярдәме” бәйгесенең “Архив фонды һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм итү» номинациясендә җиңү яулап, планетар сканерга ия булган.
- Хәзерге вакытта документларны цифрлаштыру һәм электрон вариантын бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына беркетү эше алып барыла. Мәгълүмат кертүне тизләтү өчен штрих-код ысулын кулланабыз. Һәр документка штрих-кодлар урнаштырабыз, - дип яңалыклары белән уртаклашты архив хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев