Шәфкатьле йөрәк
Ягымлы йөзе, тәмле сүзе белән дәвалый. Ләйсән Хәкимова 21 ел дәвамында халык сәламәтлеге сагында тора.
Ләйсән Хәкимова кечкенәдән медицина өлкәсендә эшләргә хыялланган. Хыялы тормышка ашкан, күрәсең. Буа медицина көллиятендә белем алгач, яшь белгеч туган авылына кайта. Биредә сигез ел эшләгәннән соң, аны Свияжский бистәсенә күчерәләр.
Бүгенге көндә Ләйсән үз эшенең остасы, дару-уколлары белән генә түгел, ә үз карамагындагы авыруларның җаен, кәефен сизеп эшли. Ягымлы йөзе, тәмле сүзләре белән аларга дәва өләшә.
-Авырулар арасында төрле кеше бар. Кайберсенә җылы сүз дә җитә. Аеруча өлкәннәр игътибарга мохтаж. Һәрберсенә күңел ачкычы да таба белергә кирәк. Йөкле хатын-кызлар, яңа туган балалар да минем карамакта. Бистәдә яшәүче 500 кешегә хезмәт күрсәтәм. Үземә карата бер начар сүз ишеткәнем юк. Кулларың сызлаусыз булсын, молодец үзен дип, мактап торучылар булганда эшләве дә рәхәт, - ди ул үзе.
Балаларның, өлкәннәрнең авыруларын кисәтү өчен прививкалар ясау, табиб билгеләгән дәваларны башкару, кискен авыруларны район үзәгенә вакытында алып бару, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү, диспансеризациягә өндәү һәм башка хезмәт - фельдшерның төп вазифалары булып тора.
-Авыл халкы күбрәк кан басымы уйнавыннан зарлана. Авырулар арасында ниндидер кискен авырулар узган, операцияләр кичергән кешеләр дә бар. Имгәнү очраклары булгалый. Һәрберсенә ярдәм итәргә тырышам. Халкыма ярдәм итә алуыма куанып эшлим, - ди фельдшер.
Ләйсән өендә дә уңган-булган хуҗабикә. Бар нәрсәгә дә өлгерә. Гаиләсен тәмле ашлары, камыр ризыклары белән сыйлый, бакчасында күп итеп яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә, өй тирәсен чәчәкләргә күмгән. Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә ярата, волейболны үз итә. Уңышлары да бар икән. Тормыш иптәше Айрат белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызы әнисен һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә югары белем ала.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев