“Сагынмаган көнем юк”
Үз гомерендә бик күп хәсрәтләр белән сыналса да, тормышка мәхәббәтен җуймаган, язмышына сыкранмыйча яшәүче әбиләргә сокланмый мөмкин түгел. Шундыйларның берсе – Олы Бакырчы авылыннан Әминә апа Нуруллина.
Әминә апа тумышы белән Куйбышев өлкәсеннән. Кызга 7 яшь булганда әтисен сугышка алалар. Озак та үтми, аның хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килә.
“Әтинең йөзен дә, гәүдә-сынын да, назлап “кызым” дип дәшкәнен дә хәтерләмим. Ул вакытта кайгы шакымаган ишек калмагандыр, мөгаен. Бик күпләрне тол калдырды, балаларны ятим итте ул сугыш. Әниебез хезмәтнең иң авырына җигелде. Безне ач итмәс өчен көчен кызганмады, эшләде дә эшләде, чөгендер яфраклары, алабута ашатып безне туендырды. Черек бәрәңгене төеп он әзерли иде, шуңардан кабартмалар пешерде. Кырдан җиләк-җимеш җыйды”, - дип искә ала Әминә апа.
Мәктәпне тәмамлаган яшь кыз Ростов шәһәренә чыгып китә. Шахтага ламповщица булып эшкә урнаша. Шунда тормыш иптәше Нурислам абый белән танышып, тормыш коралар. Озак та үтми, авылга кайтып төпләнәләр.
“Биш кыз, өч ир-бала тәрбияләп үстердек. Башта колхозда төрле эшләрдә йөрдем. Ындыр табагында да, кирпеч заводында да, чөгендер кырында да эшләдем. Авыр хезмәт дип тормадым. Иптәшем урманчылык эшендә иде. 30 ел кайнана белән тордым. Кайнатамны да хөрмәтләп соңгы юлга озаттым. Әмма бала хәсрәтләре кичерергә дә туры килер дип уема да килмәде”, - дип күз яшьләрен сөртә Әминә апа.
Башта Чечня җирләрендә 19 яшендә кече улы Илдар һәлак була. 27 ел узса да, Әминә апа улын кара табут белән алып кайтуларын, аны җир куенына салганда өзгәләнеп елауларын әле дә ачык хәтерли. Еллар узып, күңеле бераз тынычлангач кына, кайгы кабат ишек шакый. 52 яшендә Саратов шәһәрендә гомер итүче Наилә исемле кызы вафат була. Бу хәсрәтләр бәгырен телеп үтсә дә, сынмаска-сыгылмаска тырыша, тормышны дәвам итәргә үзендә көч таба. Әмма кайгы арты кайгы дигәндәй, 48 яшендә авырып Римә исемле кызы да җан-тәслим кыла. Урманда өстенә агач төшеп, инвалид калган 47 яшьлек улын югалту ачысын да кичерергә туры килә. Аның гомерен яман шеш чире өзә. Гомер көзләрендә тормышка сөенеп, оныклар сөеп яшәгәндә генә, әле яшәп тә туймаган соңгы улы Наиле дә үлеп китә. Газизләрдән-газиз биш баласын җир куенына салган ананың язмышы уйландырырлык та, тетрәндерерлек тә.
Әминә апа бүгенге көндә ялгыз түгел. Үз гомерендә бик күп хәсрәтләр, югалтулар кичерсә дә, сабыр йөрәкле, көчле рухлы булып калган ул. Тормышыннан зарланмый, сыкранмый, тыныч картлыгына риза булып, кызлары Равия, Резидә, Гөлчәчәкнең кайгыртуларын тоеп гомер итә.
“Балаларымны сагынмаган бер көнем дә юк. Биш баламны җир куенына салдым, иптәшемне соңгы юлга озаттым. Инде хәзер оныгым Украина җирләрендә кайнар нокталарда хезмәт итә. Аның өчен дә ут йотабыз. Кызларым янында сагынуларым-сагышларым басылгандай була. Әле дә ярый алар бар. Кече кызым Гөлчәчәк тәрбиясендә хасиятле картлык кичерәм. Кече улым Илдарым яу кырында һәлак булганга да күпме сулар акты. Шулай булса да, мине җитәкчеләр онытмыйлар. Хәлләремне белешәләр, бәйрәмнәрдә игътибарсыз калдырмыйлар. Барыгызга да рәхмәт. Кайвакытта җылы сүз дә җитә бит”, - ди Әминә апа.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев