Сагыш көендә ялгышлар?
(Хикәя) 1 өлеш
Табигатьнең яңгырлы көннәре йорт эчендәге вак-төяк эшләрне башкарырга мөмкинлек бирде. Шул арада уйларга бирелергә дә вакыт күп булды. Түбәгә бәреп яуган су тамчылары хатирәләр тулы күңелне дә чайкалдырды, түгелдерде.
Тормыш тоташ җыр гына дип
Хыял, нигә алдадың?...
Өйдәге тынлыкны бүлеп радиодан агылган бу җыр Саҗидәнең болай да чайкалып түгелергә генә торган күңеленең иң нечкә кылларына барып кагылды. Язмыш нигә шулай ачы шаярды соң аның белән. Тормышының кайсы җирендә кискен борылыш ясады ул? Бәхетенә сөйгәненә биргән вәгъдәсен бозу киртә булмадымы? Әллә инде дустының амәнәтен үтәү өчен тәкъдиренә каршы бардымы? Көчле, горур булырга тырышып яшәсә дә, йөрәк әрнүенә түзә алмас дәрәҗәгә килгән көннәре еш була аның. Бигрәк тә елак яңгырлы, көзге, шыксыз көннәр җанын телә. Нәкъ менә шушы сагышлы көзләр аның сукмакларын чуалдырып, юлларын бутады да инде.
Яшьлек еллары әле генә кебек. Якын дусты, сердәше Алсинәсе белән дә әле кичә генә аерыла алмыйча күл буенда озак-озак сөйләшеп тордылар шикелле. Күрше авыл егетләренә гашыйк булып, беренче мәхәббәтләренә кулъяулык чиккән кичләр дә хәтердән юылмаган. Ә булачак солдатларны утыртып киткән поездның ачы кычкыртуы... бу тавыш та гомер буе колакта чыңлый...
Алсинә белән бик дус иделәр шул алар. Аларны авылда игезәкләр дип йөрттеләр. Төс-кыяфәтләре белән әллә ни охшаш булмасалар да, бер төрле киенделәр, кая барсалар да бергә булдылар. Берәрсе тәмле әйбер пешерә калса, чәйләре дә уртак иде. Ә менә сөйгәннәре Данис белән Мансур күпме генә хыяллансалар да, хәрби хезмәт юлын бергә үтә алмадылар. Солдат хезмәтенә чакыру кәгазен Мансур бер атнага соңрак алды һәм Әфган җиренә барып эләкте.
- Санаулы көннәр тиз узар, хат-хәбәрләре килеп тора, - дип үз-үзләрен юаттылар кызлар.
Бу аларның мәктәпне тәмамлап, башкалада һөнәр үзләштереп йөргән еллары иде. Концерт-театрларга баргаласалар да, егетләргә күз салырга теләмәделәр. Ни дисәң дә: “Көтәрмен! Бергә булырбыз!”, - дип биргән вәгъдәләре бар бит. Тик, Данисның сагынычлы, мәхәббәт хисләре ташып торган хатлары килеп торса да, соңрак Мансурның сәламнәре сирәгәйде. Язган хатлары да коры гына. Вакыт-вакыт язуын да танып булмый башлады. Саҗидәнең егетенең хисләренең сафлыгына, сөюенең чынлыгына шикләнеп йөргән көннәрендә шомлы хәбәр килеп иреште. Мансур Әфган җирендә каты яраланган, аякка басуы да икеле, тиздән аны авылына кайтарачаклар икән... Көзге рәхимсез җилләргә йөрәк сыкравы да килеп кушылды, тәнгә боз салкынлыгы йөгерде. Көчле җилдән өзелеп төшкән яфракларның кыштырдаулары Саҗидә өчен сагышлы бер көйне хәтерләтте. Өметсезлек чылбыры аның шат елмаюын богауга салды.
Мансур дүрт кыз арасында бер үзе үсте. Әти-әнисенең терәге булып, төп нигездә калырга тиешле кеше иде. Якыннарын борчырга теләмичә, ут эчендә йөрүен берничә ай яшереп карады ул, тик менә ничек килеп чыкты. Сәламәтлеге белән бергә күңел тынычлыгы да югалды аның. Вакытсыз гомерләре өзелгән солдат дуслары төшләргә кереп йөдәтте. Шуның өстенә әти-әнисенең йөрәге күтәрерме, сөйгән яры кабул итәрме дип борчылды. Дөрес борчылган булып чыкты. Сөюнең ныклыгы, сафлыгы авыр чакта сыналды.
Хәбәр кайтып ишетелде. Андый хәбәр бик тиз тарала бит ул. Әле кеше теленә кергәч бераз төрләнеп тә китә. Саҗидә дә күп сүзләр, имеш-мимешләр ишетте. Бик озак уйланды. Нәтиҗәсе генә үзәк өзгеч булды.
Саҗидә гомерен ярты гарип белән бәйләргә теләмәде. Йөрәк авазына каршы барып, ул беренче мәхәббәтенә арты белән борылды. Әти-әниләре дә, беренчедән, авылга кайтуына каршы булсалар, икенчедән, кызларының гомере буе чирле ир белән интегүен теләмәделәр. Аралар кырт кына өзелде. Акланулар, очрашып гафу үтенүләр бу очракта урынсыз иде. Кыз эшеннән юану эзләп, сөйгәнен онытырга тырышты. Ә Мансур бөтенләй төшенкелеккә бирелде, сазлык уртасында чарасыз басып калгандай булды. Улының эчтән сызуын, әрнү, сыкравын тормышта болай да зур сынауларны сабыр иңнәрендә күтәргән әнисе дә йөрәге аша үткәрде. Ирләрне дә елата бит дөнья. Юк, юк-барга сыгылып төшә, күз яше түгә торган түгел аның улы. Ләкин менә бит...
- Тән сызлавы йөрәк яралары янында берни түгел икән. Сатып алган сырхауларым түгел ич, - дип өзгәләнде ул.
Ярый әле бу көннәрдә апалары һәм дусты Данис терәк булды аңа. Баш очында торган гитарасы да күңелендәге ярсуны басарга булыша алмый. Мансур гитара чиертерлек дәрәҗәдә түгел. Күп кенә хастаханә, шифаханә юллары, көннәр, айлар, еллар үзенекен итте. Мансур да башта утырып, аннан басып торырга өйрәнде. Әкренләп гитарасын кулга алды. Шулай итеп, үзенә сердәш тапты. Алар өе яныннан кем генә тыныч күңел белән үтеп китә алды икән. Моңсу, сагыш, әрнү, үпкә тулы күңелдән чыккан моңнар һәркемнең үзәген өзде. Җыр-моңнарны Саҗидә генә ишетергә дә, белергә дә теләмәде. Эчендәгесе тышына чыгып, сыгылып төшүдән, сер бирүдән курыкты ул. Карары нык иде.
Алсинә белән Данисның дөньялары түгәрәк. Тормышны бер-берсеннән башка күз алдына китерә алмаслык дәрәҗәгә җитеп, алар туй көннәрен билгеләделәр. Алсинәнең тормышында шатлык арты шатлык: кыз сораулар, туй күлмәге сайлаулар, балдак алулар. Саҗидәнең эче тулы ут булса да, билгеле, дустының бәхетле мизгелләре аның күңеле аша да узды. Барлык вакыйгаларның да эчендә кайнады ул. Ә ялгызы калгач, мөлдерәп-мөлдерәп күз яшьләре ага иде. Дустының бәхетенә сөенеп, гаилә шатлыгы теләсә дә, эчен корт кимерде. Алар бит туйны бер көндә уздырырга, ЗАГС янында очрашып шатлыкларын бүлешергә, теләкләр әйтешергә хыялланганнар иде. Эх, хыял, алдадың бит, алдадың. Ике арада дуслык җепләре сузылып барса да, якты өметләр шартлап өзелүе белән килешеп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев