Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Сагыш көендә ялгышлар?

(Хикәя) 2 өлеш

Тормыш дәвам итә. Туйлар да узды. Саҗидә дә бер мәлгә тынычланып калган кебек булды. Артка юл ябык булуын яхшы белсә дә, каладан бәхет эзләмәде, гаилә корырлык мәхәббәтен тапмады ул. Язмышы белән килеште дә, бар булмышын эшенә багышлады.

Алсинәләрнең озакламый кызлары туды. Саҗидә дә Динәне күрергә

еш килде. Биш елдан бу бәхетле пар кабат бала алып кайтырга уйлады. Алсинәнең: Минем улым бар! дигән сөенечле хәбәреннән соң, Саҗидә һәр кич саен эштән чыгуга хастаханәгә ашыкты. Инде кайтыр көннәрне санаганда гына дустының хәле көтмәгәндә авыраеп китте. Ә бер көнне аның күзләре мәңгелеккә йомылды. Көч-хәл белән җыештырып, Минем балаларымны чит кулларга калдырма. Синнән дә якын кешем юк. Балаларымны ирем белән син үстер. Вәгъдәңдә тор, тагын бер ялгыш ясама. Юкса, мәңге бәхетле була алмаячаксың, - дип әйтергә генә өлгерде ул.

Табиблар әйтүенчә, Алсинәгә тагын бала алып кайтырга ярамган, бөерләре күтәрә алмаган, эштән чыккан дип аңлаттылар. Гомердә дә сәламәтлегеннән зарланмаган дустының шаулап-гөрләп яшәп ятканда гына гүр иясе булуын кабул итәсе җиңел булмады.

Саҗидәнең тагын көне белән төне, үткәне белән бүгенгесе буталды. Гомерлек дустының соңгы сүзен ничек аяк астына салып таптый алсын соң инде ул. Бер ялгышы өчен болай да күп тапкырлар үкенде, меңе белән түләде түгелме соң? Бераз сабыррак, мәрхәмәтлерәк булса, киләчәккә өмет белән караса, бүген бәхете түгәрәк булыр иде. Мансуры кыенлык белән булса да аякка басты, гаилә дә корды, менә дигән яшиләр бит. Тик янәшәсендә генә Саҗидә түгел. Ул инде хәзер очрашканда да Саҗидә белән ачылып сөйләшми. Саф мәхәббәтне, вәгъдәләрне аяк астына салып таптаган, бик авыр вакытларында үзен аңламаган кызга бәгыре каткан, күрәсең. Аның бит урын өстендә яткан елларында уйларга да, нәтиҗәләр ясарга да, чагыштырырга да вакыты күп булды. Ә акны карадан, яхшыны яманнан аерырга, кешеләрне үтәли күрергә солдат хезмәте өйрәтте.

Табигатьнең  елак яңгырлары гүя Саҗидәнең күз яшьләре иде. Көзләр аның якын дустын тартып алды. Көзләр аны кабат әрнергә, өзгәләнергә мәҗбүр итте. Бу юлы да ул чынбарлык алдында көчсез иде. Биргән вәгъдәмне бозып бәхетле була алмадым. Кеше кебек гаилә дә корып башкармадым. Дустымның амәнәтенә дә каршы килсәм, Ходай кичермәс. - дип уйлады ул.

Данисның да күзенә ак-кара күренми. Берсеннән-берсе кечкенә ике бала үзәкне өзә. Бишектәгесе белештермәсә дә, кызы исенә төшкән саен: Әни кайчан кайта? дип сорый. Ә дусты Мансур? Ул аңлармы соң бу адымны, - дигән сорау да борчый. Язмыш дулкыннарының кайчан кайсы ярга алып тондырасын белмисең шул... Йөрәк кушуы буенча гына да яшәп булмый.

Тәвәккәлләп Данис яшәгән йортка килеп, ике сабыйны куенына сыендырды Саҗидә. Кагылып-сугылып яшәмәде. Балаларга ярату һәм тәрбияне дә кызганмады. Уртак балалары да туды. Аларны синеке-минеке дип аермады. Тик тормыш иптәшенә карата гына сөю-ярату хисләре кабынмады аңарда. Үзе дә олы хисләр өмет итмәде. Чарасызлыктан төзелгән гаиләдә мәхәббәт була алмавын аңлый иде Саҗидә. Әнисе дә: Кеше яры ир булмас. Ярың булса, үзеңнеке һәм бердәнбер булсын,- дип үстерде аны. Тик саф сөюеңне югалтма дип кенә киңәш бирүче булмады. Әле ярый араларны бәйләп торыр өчен яшьлектәге уртак хатирәләр бар. Тик ул хатирәләрнең һәрберсе Алсинәне искә төшерә, йөрәккә кадала шул.

Бу араларда тагын тынычлыгы бетте Саҗидәнең. Күңел утыра дигәндә генә көтелмәгән хәл килә дә чыга. Җанны әрнеткән күңел китеклекләренә инде хыянәт ачысы да килеп өстәлде. Барлык яраларына бер юлы тоз сиптеләр мени....

Бүген ул эшкә барганда үзенең кызына ике сум тамчысыдай охшаш баланы күрде. Аңа синең ирең белән аралашучы кыз йөкле дигән сүз ишетелгән иде инде. Димәк, бар да дөрес, төтен утсыз чыкмаган. Аның белән түшәк бүлешкән ир кемгәдер яратам! дип пышылдаган.

Чәнечкеле телле дуслары күп тапкырлар күзен ачарга тырышып карадылар аның. Иренең инде озак еллардан бирле үзе белән элемтә тармагында эшләүче кыз белән чуалуын аңлатырга тырыштылар. Араларына вакытында чик куярга киңәш бирделәр. Ә ул Данисның салкынлыкларын Алсинәне оныта алмаудан, балаларында аның чалымын күреп өзгәләнүдән дип ышанып яшәде. Азмы-күпме хөрмәт, кайгырту да тоя иде. Вак-төяк үпкәләшүләрне санамаганда, артык зурдан кубып талашкан чаклары да булмады аларның.

Тәрәзәгә шашып-шашып көчле җил бәрә. Көне дә әллә нинди шыксыз. Нәкъ Саҗидәнең күңеле кебек бер дә басылырга, тынычланырга уйламый. Вак-вак яңгырлар да сибәләп үтте. Тик Саҗидә генә елый алмый. Күрәсең аның күңеле катты инде. Тормыш кырыслыклары күз яшьләрен киптерде. Аның хәзер күңелендә бер генә сорау: Нишләргә?. Инде үсеп җиткән балалары белсә, нәрсә дип аңлатыр? Алар алдында да оят, кеше алдында да хурлык. Даниска барысын да белүе хакында әйтергәме, юкмы? Тормыш шулай үз агымы белән барсын микән?...

Бер көнне әнә шулай билгесезлек белән озатты ул. Ә киләсе көннән нәрсә көтәсен белми иде. Бүлмәгә таралган җырны тыңлаганда яшьлектәге күңелле вакыйгаларны искә төшереп, үзен кулга алырга тырышты, ул чордагы җәй һәм язларны, кышларны сагынды. Шулай да иренә берни сиздермәскә булды. Алар бит яратышып кавышмады. Данисның үзен яратмавын да белә иде. Шуңа күрә дә хөрмәт һәм тынычлыкны өстен күреп, алдагыча яшәргә уйлады. Мансурга да үзе турында начар хәбәрләр ишетелүен теләмәде. Болай да Саҗидә белән кавышуын белгәч, Данис белән аралары бозылды, суынды. Кабат вакыйгаларны куертасы килмәде аның. Кеше ярыннан әллә ни өмет итәргә ярамавын исенә төшереп, балалар хакын хаклап яшәргә дигән карарга килде. Калганын Ходай үзе күрер. Картлыгында парлы тормыш, гаилә бәхете өмет иткәннәр сабыр булырга тиеш.

Ләйлә Вәлиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев