“Сәйләннәрдән зур сакура бәйлисем килә“
Борнаш авылы мәдәният йорты мөдире Гөлүсә Җәләлиева – һөнәре буенча укытучысы.
Балаларга рус теле фәне буенча белем бирүдән тыш, 18 ел дәвамынада Борнаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Шушы елларда ул яңа шөгыль таба. Сәйлән һәм энҗе-мәрҗәннәрдән агачлар, гөлләр үрә.
–Бу эшкә балаларга гөлләр төрен аңлату максатыннан алындым. Аннан үземә дә кызык булып китте. Ничек кенә вак эш булса да, түземлек, сабырлык таләп итсә дә, яратып эшлим. Бер тотынсам, аерыла алмыйм. Бер кечкенә генә агачны булдыру өчен 1 килограммнан артык сәйлән кирәк, – ди ул.
Төрле төстәге миләүшәләр, тамчы гөле, каен, иелгән тал, сакура агачлары. Бар да бөртекләп җыеп эшләнгән. Киләчәктә 1 метрлы сакура агачын ясау максаты белән дә яна. Бу эштә хезмәттәшләре дә ярдәмгә килгән.
Гөлүсә Җәләлиева – кечкенәдән чая, белемгә омтылучан кызчык булып үсә. Җырларга, биергә ярата. Сәхнә тәмен шул чакта ук белә. Ләкин мәдәният юлыннан китү хыялын, әнисе юлын дәвам итеп, укытучы һөнәре белән алмаштыра. Инде балачак хыялын тормышка ашырыр вакыт та җиткән. Ул – Борнаш авылы мәдәният йортын җитәкли. Аның кул эшләре эш урынында да чагылыш таба.
–Коллективта бик тиз үз иттеләр. Тирә-күрше авылның мәдәният хезмәткәрләре белән ярдәмләшеп эшлибез. “Оста куллар“ түгәрәге алып барам. Сәйләннән эшли башлаган агачны да авылдашларым белән бергәләп җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм, – диде Гөлүсә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев