Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Саимә әби Хәбирова: “ Егетемне чиккән яулык белән солдатка озаткан идем”

Саимә әби бүген редакциягә 1958 нче елда чиккән кулъяулыгын һәм кызыклы язмалар алып килгән.

(4 нче май, “Апастово-информ”).


Каратун станциясендә яшәүче Саимә әбигә 90 яшь. “Йолдыз” газетасының тугъры дусты да ул.


“Сезне күрергә дип үзем килдем. Бик матур җирдә эшлисез. Казанда кызларымда яшәдем. Үземнең нигезгә кайтасым килде. Аллага шөкер кызым белән йортымда яшәргә дип кайттык. “Йолдыз”га да язылам. Район яңалыклары белән танышым барырмын”, - дип үзенең дә язмаларын тапшырды. Ак кәгазьгә сызыклар сызып язган ул аларны.


Ә иң кызыклысы 1958 нче елда чиккән кулъяулыгы булды. Һәр читендәге язуларны аңлатып бирде. Шулай ук Сабан туе батырына чиккән әйберләрен дә саклаган.


“Сөлгеләрне икене чигә идем. Берсен Сабан туе батырына бирсәм, берсе үземдә кала иде. Шуларны 60 елдан артык истәлек итеп сакладым”, - ди ул.


Хәтере дә бик яхшы Саимә әбинең. Шигырьләрен хәтердән сөйләп бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев