Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Сания Хуҗина: “Сокланам, горурланам, рәхәтлек алам“

Сатмыш авылында яшәүче Сания апа Хуҗина кебек кешеләр сирәктер.

Аның тирә-юне шау чәчәккә күмелгән. Бакча тутырып яшелчәсе үсә. Матурлык, зәвыклылык капка төбеннән үк башлана. Сания апа – сынчы да, бизәүче дә, рәссам да түгел. Бары тик матурлыкка, табигатькә гашыйк, туган авылын өзелеп яратучы оста куллы, тынгысыз җанлы хуҗабикә. Шушы шөгыле, мавыгуы аңа язмыш сынауларыннан, авырлыктан өстен калырга да, елар чакта көләргә дә ярдәм итә.


Сания апаның йорты ерактан ук күзгә ташлана. Өй каршысы, бакча алды үзе бер әкият дөньясын хәтерләтә. Биредә төрле-төрле чәчәкләр утыртылган. Аларның аралары төрле сыннар белән бизәлгән. Арада бал кортларын да, пар аккошларны да, йорт хайваннарын да, әкият геройларын да очратып була. Янәшәдә генә балыклы күл. Күл тирәсендә шулай ук үз куллары белән ясалган сыннар урын алган.


–Бер генә буш су савытын да әрәм итмим. Аларны кисәм, төрле рәвешләргә китерәм. Аннан буяп та куям. Күлне дә вакыт булган саен чыгып эшләдем. Аның тирә-ягын ташлар һәм цемент белән катырдым. Матур гына килеп чыкты. Керпем дә, үрдәк, бака, керпе, гөмбә һәм башкалар да үз кулларым белән ясалган. Барысы да матур бит?! Интернеттан берәр яңа әйбер күрсәм, төн уртасы булуга карамастан, аны эшләп куймыйча тынычланмыйм. Төне буе ясап чыккан вакытлар да бар, – ди хуҗабикә.


Сания апа 9 балалы ишле гаиләдә туып-үсә. Кечкенәдән сәхнәгә чыгарга хыяллана. Җыр-биюгә дә осталыгы бар, сүзгә дә тапкыр. Авылда узган мәдәни чараларның үзәгендә кайнап яши. Озак еллар фермада сыер сава ул. Лаеклы ялга чыккач, матурлык дөньясына күмелә. Бар күңелен, фантазиясен биреп, тирә-ягын матурлау, яшелләндерү, төзекләндерү, ямьләү эшенә керешә. Әлеге мавыгу аңа көннән-көн яңа көч һәм дәрт бирә.


Йорт тирәсенең һәр почмагы сокландыра. Барысы да җәйге гүзәллеккә тагын да ямь бирә.


–Һәр яңа көн туган саен, иртән чыгам да, чәчәкләремә сокланам. Алар белән сөйләшәм. “Ник чәчәк атмыйсыз әле, башкалар әллә кайчан атты бит“, – дип, хәлләрен сорашам. Яраннар, петунияләр, лилияләр, дәлияләр, бәрхет гөлләре миндә берничә төрле. Иң яратканым – кәрлә хризантема. Ул кышка кадәр күч-күч булып хуш исле чәчәкләре белән сөендерә. Шулай ук бегония гөлен ошатам. Аның да миндә берничә төре бар. Кышын өйдә торсалар, алар җәй көне савытлары белән урамга чыга. Хәзер менә шау чәчәктә утыралар. Үзем тудырган матурлык күңелгә рәхәтлек бирә. Сокланам, горурланам, рәхәтлек алам, – ди Сания апа.


Бакчадагы яшелчәләре дә гөрләп үсә Сания апаның. Аларны да яратып карый, күңел җылысын биреп тәрбияли ул. Кыяр, помидор, борыч, кәбестә, суган ел да мул уңыш бирә. Быел, күпләр яшелчә елы түгел дип фаразласа да, Сания апаның яшелчәләре сокланырлык.


–Суганны 9 майда утырттым. Аңа суны көн саен сипмим. Сеңдереп бер сибәм дә, аннан кипкәнен көтәм. Яшелчәләргә үлән сулары әчетәм. Үлән, кычыткан, суган, банан, апельсин кабыкларын – нинди калдык-постык бар, барысын да зур савытка тутырам. Су салып, 1 ай әчетәм. Аннан 1 чиләккә бер чүмеч салып, төп саен 1 литр сибеп чыгам. Кыяр, помидорлар өчен бик әйбәт ашлама ул. Кара ипине кап-кара булганчы, духовкада киптерәм. Аннан суга салып, 2 атна әчетәм. Су белән катнаштырып кыярларга сибәм. Үсентеләр яшелләнеп китә, чәчәкләре дә арта, – дип серләре белән бүлеште ул.


Агач утырту - изге гамәл. Сания апа тормыш иптәше белән моннан берничә еллар элек өй каршыларына күпләп төрледән-төрле куаклар да утырта. Бүген инде ул “тәмле“ бакчага әверелгән. Биредә чия, ирга, карлыган, крыжовник, шомырт һәм тагын бик күп төрле җимеш агачлары үсә. Сания апага бакча вакытсыз югалткан тормыш иптәшенең истәлеге дә булып тора.


Сания Хуҗинаның күркәм сыйфатларын, бай сәләтен санап, әйтеп бетерерлек түгел. Аш-суга да оста ул. Нинди генә тәмле ризыклар пешерми.


–Аш-суга осталыгым әнидән килгән. Нәрсәгә тотынсам, шуны пешерә алам. Барына да өлгерәм. Ирләр эшен дә читенсенмим, аш бүләмәсендә дә сынатмыйм. Үземне бик бәхетле саныйм, тормышымнан канәгать, – ди ул.


Сания апа 2 баласы, оныклары өчен терәк-таяныч булып яши, аларны кайгыртып, үз үрнәгендә тәрбияли. Күңеле гел күтәренке аның. Гүзәллек дөньясында, тормыштан риза булып, шатланып, алдагы көнне якты өмет белән каршылый, яңа хыяллар белән яна, янәшәдәгеләргә шатлык өләшә.

 

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев