Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Сария апа Сафина: “Тревога тавышы башлангач, кая качарга белмәдек”

Ленинград блокадасы шаһиты булган Сария апа Сафина тәбрикләүләр һәм бүләкләр кабул итте.

(6 нчы май, “Апастово-информ”). 



Сария апа Дүриле авылында гомер кичерә. Бүгенге көндә Апаста кызларында яши. Сугыш еллары турында күз яшьләре аша сөйли ул. 

“Тревога яңгырый башлагач кая качарга белмәдек. Кем ничек булдыра алса, шулай исән калырга тырыштык. Аннары безне тәрәзәсе дә булмаган, терлек ташый торган вагоннарга төяп озаттылар. Китәр алдыннан гына туган энебез монда кайткач вафат булды. Кайткач әни авыл буйлап торыр урын эзләде. Мунча кебек кечкенә йортта яшәдек.

Авырлыклар белән яшәдек. Бүгенге көндә Аллага шөкер рәхәт тормышта яшибез. Кызларым бик хәсиятлиләр, карыйлар. Рәхмәт кияүләремә дә, караңгы чырай күрсәтмиләр”, - ди Сария апа. 


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова ветеранны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән кайнар котлап чәчәк бәйләме, бүләк һәм Җиңү бәйрәменә чакыру тапшырды. Идрәз җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов та ветеранга изге теләкләрен ирештерде. 


“Мине зурлап бүләкләр тапшырган, Җиңү бәйрәменә чакырган өчен район башлыгына һәм барлык җитәкчеләргә олы рәхмәтем. Барыгызга да сәламәтлек телим, эшләрегез гөрләп барсын, ил-көннәребез тыныч булсын”, - дип рәхмәтен ирештерде Сария апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев