Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Шатлыктан елау...

Таң беленер-беленмәс шомланып уянды Әминә. Озак вакыт уйларыннан арына алмыйча ятты. Соңгы вакытта өне белән төше буталуын картлыгына сылтады. Ләкин бер үк төшнең кабат-кабат керүен генә аңлый алмады. Һаман шул ук төш тынгылык бирми аңа.

...Имеш тәрәз каршындагы карт кәүсәле имән көзгә кергәндә генә кыл урталай ярыла да, билгесез кешеләр икесен ике якка өстерәп алып китәләр. Агачның бер яртысының яфраклары инде саргайган, икенче яртысының исә һаман да ямь-яшел. Гүя аңа әле көзләргә бик ерак...

Төшен яхшыга юрарга тырышса да эченнән хафаланды ул. Бу төшләр нәрсә кисәтә икән соң, – дип борчылды. Тормышта болай да күрәсен күрде бит инде. Язмыш уңлап-суңлап күп кыйнады. Аның барлык үткәнен, башыннан кичкәннәрен инәсеннән җебенә кадәр әнә шул карт имән генә белә. Имәннең һәр яфрагында аның үткән көннәре чагыла төсле. Җиргә өзелеп төшкән һәр яфрак бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләренә охшаш. Чөнки авылда башка якын кешесе булмаганлыктан, барлык зарларын, күз яшьләрен дә шул агач сыендырды. Алар бергә үсте, бергә олыгайды, бергә картайды дисәң дә була. Күп тапкырлар кисәргә омтылып карадылар агачны. Башта Әминә газ кертүчеләр белән сүзгә керде. Аннан электрчылар белән талашып-сугышып бетте. Ләкин үзенекен итте, кистермәде сердәшен. Күршеләре дә: “Безгә күләгә ясый, бөтен ишегалды сынган ботак белән тула” - дип тавыш чыгарып карадылар. Бирешмәде ул. Кистерергә кулы да бармады, йөрәге дә кушмады. Рәнҗешеннән бигрәк сердәшен югалтудан курыкты.

Әлеге авылга килеп төпләнгәндә Әминәгә бары тик 17 генә яшь иде. Әти-әнисенең көн саен эчеп, тавышлануларыннан, бик авыр, җитәр-җитмәс көн күрүләреннән туеп, читтән агач кисәргә килгән ир-атка ияреп, әти-әнисеннән качып диярлек Марий Эл якларыннан кайтты ул. Балачагында сагынып сөйләрлек бер генә көне дә истә калмаган кыз читтә аны тулы бәхет көтә дип уйлады. Гатаулла төскә-биткә бик үк чибәр булмаса да, телгә оста иде. Әминәне тиз генә үзенә каратты, әллә нинди якты вәгъдәләр биреп кулын сорады. Кыз авылга сөенә-сөенә кайтты. Тик, хыяллар бусаганы атлап керү белән үк җимерелде, шартлап өзелде. Кечкенә генә ике тәрәзәле йортта яши икән булачак ире. Аның да инде бер почмагы җиргә чүгеп килә. Көчкә таягына таянып каршы алган әнисе дә бик үк ачык йөз күрсәтмәде. Шулай да артка юл юк иде. Чөнки, әти-әнисенең ризалыгын, фатихасын алып чыгып китмәде.

Каенана йортында яңа тормыш башланды. Бетмәс-төкәнмәс хуҗалык мәшәкатьләре яшь кыз җилкәсенә күчте. Ирнең дә булышырга вакыты күп калмады. Ул читкә китеп эшләп, кирәгенчә агач юнәтеп, яңа йорт җиткезү теләге белән янды. Әминә колхоз эшенә чыкты. Аңа яшь бозаулар үстерүне йөкләделәр. Буш арада өенә чапты. Бер генә рәтле сүз ишеткәне булмаса да, иренә дә, каенанасына да ярарга тырышты. Хәер, ул бит иркә сүзләр ишетеп үсмәде. Шуңа күрә аларны өмет тә итмәде бугай. Бер-бер артлы өч балалары туды. Тик Гатаулласы гына һаман да авылда төпләнеп эшләүне кирәк тапмады. Урман кисәргә дип чыгып киткән җиреннән тора-бара бөтенләй кайтмаска әйләнде. Бу вакытта Әминә дүртенче баласына авырлы иде. Ир әлеге хакта ишетсә дә, белмәмешкә салышты. Ул читтә бер хатынга йортка кереп яшәвен дәвам итте. Иске, нигезләреннән үтәли җил уйнаган йортта соңгы сәгатьләрен санаган каенанасы, өч баласы, борынына җиткән корсагы белән калган көннәрдә бик кыен иде аңа. Әлеге дә, баягы, кайтыр, сыеныр җире булмагач, түзәргә туры килде. Тормыш артка бер тәгәрәсә, гел тәгәри бит ул. Башта каенанасын җирләде Әминә. Теле бик зәһәр булса да, үзе эштә чакта балаларга күз-колак булып торырга ярый иде бит әле. Гатаулла әнисен җирләргә кайткач та, кунып китүне кирәк дип тапмады. Зираттан туры яңа хатыны янына китеп барды. Балалар кулына тоттырырга кесәсенә бер конфет кына да салып кайтмаган иренә хәтере бик калды аның. Үзен чит җирләрдә адаштырып калдыруы гына җитмәгән, балаларын да якын итә белми бит, дип әрнеде. Гатауллага теге хатын бозык ясаган, сихерләп үзенә караткан дип сөйләделәр. Әминә бу сүзләргә ышанырга, көндәшен гаепләргә теләмәде. Гатаулласы үзе туң йөрәкле аның. Әни кадерен дә, бала якынлыгын да, гаилә тәмен дә белә торган түгел. Ул моңа еллар аша тагын да ныграк инанды. Нык, сабыр булырга тырышып яшәп ятканда, көтмәгәндә янгын чыгып, инде өйсез дә, бер кат киемсез дә калгач, тагын бер кат төшенкелеккә бирелде ул. Бу вакытта үз ягына кайтып китәргә, тормышны яңадан башлап карарга дигән уй да килде аның башына. Тик, тиздән дөньяга туасы сабыйсы хакына юлга чыгудан тыелып торды ул. Гатаулланың туганнары да булышабыз дип торалар бит, әллә нигә бер килеп, хәлеңне сорасалар да ярый дип тынычланырга тырышты. Колхоз вакытлыча торырга дип тәкъдим иткән ашханәнең бер бүлмәсендә тормышын дәвам итте. Тик, берөзлексез килгән күңелсезлекләр эзсез калмады. Борчылулар, күз яше белән узган төннәр гомерлек йөрәк ярасы калдырды. Әминә баласын вакытыннан алда тапты. Бала җитлегеп бетмәгән һәм гомерлек гарип булып калырга мөмкин дип тә үзәген өзделәр аның. Бу вакытта тормыш бер мизгелгә тукталып калгандай булды. Нишләргә дигән соравына җавап эзләп, балалары эндәшкәнне дә ишетмичә, бер ноктага төбәлеп торган вакытлары бик күп булды. Табиблар юраган юш килде. Әминәнең кызы хәрәкәтләнә алмады. Ул берничә ай баласын тәрбияләп караса да, соңрак, табиблар тәкъдиме белән дәвалау үзәгенә илтергә карар кылды. Чөнки башка чарасы юк иде. Калган балаларын үстерергә, кеше итәргә кирәк. Ходайдан кат-кат гафулар сорап, дәвалау үзәгенә килгәндә күңеле белән мең үлеп, мең терелде ул. Үз куллары белән газиз баласын чит җиргә илтеп тапшырды. Үзәк ишегеннән чыгып, кайтыр юлга кузгалуларны, авыл капкасын атлап керүләрне ул томан аша гына хәтерли. Хәер, ул бу вакыйгаларны хәтерләргә теләми дә. Җае чыккан саен кызы янына баргалап йөрсә дә, ана күңеленең тынычлыгы шул көнне мәңгелеккә юкка чыкты. Борчулар моның белән генә бетмәде әле. Ялгыз башы йорт салырга кереште ул. Шул мәшәкатьләр белән йөргәндә олы улын ток сугып үтерде. Әминәне баласын карамауда гаепләп, бик озак суд юлында йөрттеләр. Бу вакытта, әлбәттә, кызын үзе тәрбияләмәүнең сәбәпләрен сорап та ярасына тоз сиптеләр. Шулай итеп, йортның да рәхәте, яме күренмәде.

Сыңар канат белән тормыш дилбегәсен тарту бер газап булса, усал теллеләр гаеп эзләп, гайбәт таратып җанын телделәр аның. Икенче кат кияүгә димләп килүчеләр дә аз булмады. Кайберәүләр мыскыллап ишеген какты. Тик болар Әминәнең башыннан узганнар янында чүп кенә иде.

Инде балалар кул арасына керде, бераз хәл алып, үзем өчен яшәргә дә вакыт дигәндә генә, әнисенең вафаты турында хәбәр килде. Нинди генә булса да, ул бит Әминәгә яшәү бүләк иткән кеше. Барлык мәшәкатьләрен читкә куеп, туган ягына ашыкты ул. Анда урын өстендә ятучы әтисен калдырып китә алмады, үзе белән авылга алып кайтты. Өч ел тәрбияләп, аны да соңгы юлга озатты.

Инде тормыш үз агымын алды кебек. Авылда ул күптән үз кеше. Аралашырга чордашлары, хезмәттәшләре бар. Читтәге кызы 10 яшендә вафат булды, аны өйдә тәрбияли алмавы йөрәген тырнап торса да, ике баласы тормышта үз урынын тапты кебек. Бер улы Себер ягына китеп урнашты, икенчесе – Казанда төпләнде.

Әминәнең серен сөйләргә, ялгызлыгын оныттырырга әнә шул имән дусты калды. Авылга Гатаулланың да вакытыннан алда вафаты турында хәбәр кайтты. Урман кискәндә агач басып, озак кына урын өстендә ятып, бик нужарып үлгән диделәр. Ләкин аның шул вакытта да Әминәдән бәхиллек алу башына килмәгән. Монысын инде болай да каткан күңелне бетереп бозга әйләндерде. Гатаулла тәрбияләп үстермәсә дә, кан үзенекен итә күрәсең, Әминәнең уртанчы улы Гаделҗан авылга күп кайтып йөрми.  Бик сирәк кенә хәбәре килгәләде. Монысы да күпне күргән ана йөрәгенә тагын бер һәнҗәр иде.

Юкка гына күргән төшен кат-кат башында әйләндерми инде Әминә. Бу кадәрле газапларны күтәргән ана йөрәге шатлыктан да бер канатланырга тиештер бит. Язмыш аны шушы имән чыбыкларыдай чайкады, бөкте, ләкин сындыра, тезләндерә алмады. Кемне күрсәң дә, беравыздан: “Батыр хатын ул”, - диләр аның турында.

Менә бүген дә үткәннәрен искә алып бик озак йоклап китә алмый ятты Әминә. Хәер, ул йокларга теләми дә. Күзләремне йомармын да, төшләрем кабатланыр дип курка. Тагын җанына тимәсеннәр, газапланырга мәҗбүр итмәсеннәр иде инде аны. Пенсиясе килеп тора, тамагы тук, өе җылы, дөньяда бер туйганчы күңел тынычлыгы белән яшәргә әле өмете.

Әминәнең бу өмете дә кисәк-кисәк туралып читкә чәчелде. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, дигәндәй, аны гомер көзендә хәбәрнең тагын да шомлысы һәм аянычлысы эзләп тапты. Бәрәңгеләр алышырга, көзге бакча эшләрен тәмамлап килергә дип юлга чыккан улы белән оныгы юл һәлакәтенә очрады. Улы машиналар сирәк йөри торган юлга чыккач, яңа гына права алган кызын рульгә утырта. Өйрәнчек шофер тизлекне арттырып идарәне югалта һәм үзе дә сизмәстән “КамАЗ” машинасы астына барып керә. Икесенең дә аянычлы төстә гомерләре өзелә. Картлык көнендә соңгы таянычын да югалта Әминә. Чит милләттән булган килен карчыкны карарга теләми, ә Себердәге улы әнисенең барлыгын күптән онытты инде.

... Бүген авыл җирлеге башлыгы Әминәне картлар йортына урнаштыру турында сөйләшергә кергән иде. Янәмәсе тәрбия кыларлык балалары, якын туганнары юк икән. Ул чыгып киткәч кенә карчык күргән төшләрен искә алды. Язмыш чыннан да аларның нигезләренә балта чабарга җыена түгелме соң? Күпме гомер чыдамлык күрсәткән йөрәкне умырып алдылармени... Димәк, төшләр әле яши генә башлаган гомерләрне җир куенына илтеп салу хакында кисәткән. Ап-ачык хәтерли ул, агачның ярты ябалдашы ямь-яшелдән иде бит. Ә икенче яртысы – сап-сары яфраклысы ул үзе түгелме соң? Төгәлрәк итеп әйтсәң, чәчләре чаларган Әминәне картлар йортында газап чиктермәкче булалар. Язмыш белән күпме көрәштем, бу юлы да бирешмим, мин нигеземнән аерылып ярты адым да атламаячакмын, дип уйлады ул. Һәм шулай эшләде дә. Теше-тырнагы белән карышты, нигезнең җылысын саклап, Ходай биргән гомерне үз өендә яшәү ниятенә иреште.

Ә бер иртәдә аңа фатирга авылга укытучы булып килгән яшь кызны керттеләр. Ул әбидә торырга һәм хәленнән килгәнчә тәрбияләргә ризалык биргән. Әбинең җыерчыклы бите буйлап шатлыктан күз яшьләре акты. Бу аның гомерендә беренче тапкыр шатлыктан елавы иде. Аңа кушылып карт имән шаулады. Менә бит, тәкъдиргә каршы барып, теләк булганда язмышны уңай якка үзгәртеп була икән.

 

Ләйлә Шиһабиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X