Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Синең өчен таулар күчерергә әзермен!

22 ноябрь — Уллар көне.

Мин аны шулкадәр яратам. Елмаюын, көлүен, хәтта үпкәләвен дә. Гел генә кочагыма аласым, чәчләреннән сыйпыйсым килеп тора. Һәрвакыт тамагы тук булсын, салкын көннәрдә өшемәсен дип борчылам. Дөньядагы явыз кешеләрдән, авыр сүзләрдән, ялгышулардан, күңелсез вакыйгалардан курчалыйсым килә. Мин аның барлык теләкләренең үтәлгәнен телим, мөмкин булганча үтәргә тырышам. Нишләп тырышмыйм ди, улым бит ул минем, күз нурым...

Шундый әйтем бар: “Әгәр ир-егет бер хатын-кыз өчен бөтен нәрсәгә әзер икән, димәк, ул гүзәл зат — аның хатыны. Әгәр хатын-кыз бер ир-егет өчен бөтен нәрсәгә әзер икән, димәк, ул егет — аның улы”. Килешми булмый. Әниләрнең улына булган сөюе дөньяда иң көчлеседер, мөгаен.
“Улыңны-төпчегеңне артык яратасың, иркәлисең”, — диючеләр бар миңа. Бәлки хаклыдыр алар, бәлки, юктыр. Бу дөньяда һәркем бул­дыра алганча яши, ярата, балаларын тәрбияли. Эчке тоемлавым миңа ихлас яратуның кешегә зыян итәргә мөмкин түгеллеген әйтә кебек. Шулай да малайларны чын ир-егет итеп тәр­бияләргә кирәклеген аң­лыйм. Шуңа, булдыра алганда, күңелдәге наз­ларымны артык түкмәскә тырышып, тыелып та калам кайчак. Ә шул­кадәр түгәсе килә аларны кайвакыт! Баксаң, улыңа булган бөтен хисеңне, назыңны түгәргә, яратуыңны белдерергә, ничә яшьтә булуына карамастан, аны сөяргә, иркәләргә яраган бер көн бар икән. Ул — Уллар көне.

Матур бәйрәм

Уллар көне — гаилә бәйрәме ул. Аны әти-әниләр уллары белән бәйрәм итә. Быел Русиядә Уллар көне 22 ноябрьдә билге­ләнә. Бәйрәмнең статусы рәсми түгел. Максаты — гаилә мөнә­сә­бәтләрен, балаларның һәм ата-аналарның бердәмле­ген ныгыту. Бу көнне һәркем улларына бүләк бирә, матур сүзләрен җиткерә ала. Бәйрәм гаиләдә билгеләнә. Безнең илдә бу бәйрәм — яшь бәйрәм, ул бер-ике ел элек кенә билгеләнә башлады, шуңа карамастан, тиз арада популярлык яулады.
Барлык халыкларда гаиләдә ир бала туу зур шатлык, язмыш бүләге, горурлык булып санала. Малай кешенең үсеп, нәселне дәвам итүче, якыннарын саклаучы, яклаучы булуы табигый кабул ителә. Үсеп ир булган, гаилә корган баланың әти-әнисен онытмавы, олылавы — аңа гомер бирүчеләрнең зур хезмәт һәм тәрбия нәтиҗәсе бит.

Башка илләрдә ничек?

Уллар көне — халыкара чара, ул дөньяның төрле поч­макларында бәйрәм ителә. Кайбер дәүләтләрдә аның төгәл даталары һәм традицияләре билгеләнгән.
Мәсәлән, Япониядә 5 майда Малайлар көне үтә. Гаиләсендә ир бала булганнар бу көнне өй алларына карп балыгы төше­релгән флаг элә. Бу илдә әлеге балык — кыюлык, акыл, намус символы. Ә ишеккә ничә яшел флаг эленә, димәк, гаиләдә шул­кадәр малай бар.
Швециядә бу бәйрәм 7 августта билгеләнә һәм “Лангуст көне” дип атала. Бу көнне малайлар әлеге җәнлекне хәтерләт­кән костюмнарга киенә һәм сәнгать осталыгын күрсәтә, төрле ярышларда катнаша.
Бразилиядә 12 октябрь — Балалар көне. Монда маскарад­лар, карнаваллар оештырыла. Ата-аналар балаларына бүләк­ләр бирә, ә кибетләрдә акцияләр үткәрелә.

***
Әйе, ни дисәң дә, тормыш мәгънәсе — балалар шул. Без, әти-әниләр, алар өчен “таулар күчерергә” дә әзер. Иң мөһиме — яратуыбыз, тәрбиябез киләчәктә үзебезгә игелек булып кайтсын, балаларыбызның бәхетенә сөенеп, имин картлык кичерергә язсын!

Ләйсән Якупова.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-11-22/lemen-h-mer-gaeple-3040678

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев