Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Соңгы тамчы өмет

Тормыш – мизгел, күз ачып йомганчы узып китә, аның кадерен белеп калырга, кешечә яшәргә, тәмен татырга кирәк, диләр. Тик менә Мәхмүт өчен бер мизгел генә булмады ул. Тәмен татырга да насыйп итмәде. Ялыктырды, туйдырды. Үз теләге белән дөньядан китәсе килгән көннәре дә бар иде. Күңелнең ерак почмагында яшәүче кечкенә генә бер өмете туктатып торды...

Яшьлектә чәчәк атарга өлгермәгән мәхәббәт чәчкәсенең бөресеннән калган күләгә генә булса да, ул аңа киләсе көнне каршыларга көч бирде. Нинди генә халәттә булса да, ул яшәде, тереклек итте. Бәлки... бәлки бергә була алмасак та, күңел булганчы сөйләшергә насыйп булыр дигән хыял башыннан чыкмады. Хәтта исерткечләр сөреме аңының бөтен күзәнәкләрен биләп алган көннәрдә дә онытмады. Ә инде очрашып сөйләшкәннән соң, аякка басам дигәндә генә гомернең санаулы көннәре узган булып чыкты.

Тормыш алдыңа максат куеп, шул максатларга ирешеп барганда гына күңелле шул. Тормыш диңгезен ишкәкләр белән этеп барып арган мәлдә, кул сузучың булганда ләззәтле. Ярты юлда калган диңгезче хәлендә озак бәргәләнде Мәхмүт. Аннары тезләнде, биреште, эчүгә салышты. Шулай да читләргә насыйп булган сөйгән ярын онытмады.

Яшьлегенең һәр көне чәчәкле аның. Болын чәчәкләреннән дә, әллә нинди купшы гөлләрдән дә өстен куйган Ландышлы аның үткәннәре. Бу исем аңа берни белән дә тиңдәшсез кебек тоела иде. Дөньядагы иң матур чәчкә үзенә насыйп буласына ышанычы зур иде. Ә бәлки яратканга шулай матур, кабатланмас һәм гүзәл тоелгандыр аның энҗе чәчәге. Ә бәлки артык яратканга югалткандыр, бәллүр хисләр читкә сибелгәндер...

Авылда кеше бер-берсен төбе-тамырына, нәсел-нәсәбенә кадәр белә. Кемнең кем белән аралашуын да, дуслашуын да яшереп булмый. Учак якканчы ук төтен таралырга да өлгерә. Хәтта күрше авыл, күрше район хәлләре дә кайтып җитә. Мәхмүтнең күрше авыл кызы Ландыш белән аралашуы турында да көтү куганда, сөт тапшырганда, кибет төбендә ипи кайтуын көтеп торганда бик күп тапкырлар сөйлиләр. Өйләнешәләр икән дигән хәбәр таралып та егет әнисенең йөрәген телә. Хәйләкәр хатын бер сүз дә дәшми, җайлы вакыт, улының үзәгенә үтәрлек, һәр сүзе колагына керерлек очрак көтә. Хәзергә аралаша бирсеннәр. Яшь бит әле алар. Озатып йөргән һәр кыз килен була дигән сүз түгел бит әле дип тынычлана.

Һәр авылның үз үзенчәлеге, традицияләре яши. Янәшә генә торган авылларның да җир белән күк аермасы булуын да күргән бар. Ул кешеләрнең гадәтләрендә, аралашуларында, киенү рәвешләрендә, белемгә омтылуда да чагылыш таба. Тәрәскә  белән Имәнлек авылы да нәкъ шулай була ул чорда. Берсендә гаиләләр бер-берсеннән күрә-күрә яңарышка таба бара, икенчесендә үткәннәрдән арына алмыйча үз казанында кайный. Кыз яшәгән Тәрәскә авылында йортлардан чаршаулар алынмаган, йорт зурайту, заманчалаштыру гадәте дә әле кереп кенә килә. Өй эчен чигүле әйберләр бизи. Бер карасаң, милли гореф-гадәтләр югалмый, үткәннәрнең эзе саклана кебек. Шулай да заманасы алга баргач, кешеләре дә артта калмаска тиеш дигән фикердә яшәгән егет ягы ул авыл халкын искелек калдыгына саный. Килен сайлау мәсьәләсенә килеп кагылган каршылык та шуннан килеп чыккан.

Имәнлектә Мәхмүтнең әти-әниләре иң беренчеләрдән булып йортларын зурайта, иске генә булса да мотоцикл алалар. Тормыш уңайлылыгы өчен анысы да ярап куя. Балаларын да авылдагы авыр тормыш арбасына җигү түгел, укытып, шәһәргә урнаштыру нияте белән яши алар. Өйләренә һич кенә дә укымышсыз килен килеп, чиккән-бөккән челтәр-япмалар белән бизәп, үз законнарын кертүен теләмәсләр иде. Өметләре, хыяллары зурдан! Тигез, тату, бәрәкәтле тыныч тормыш кына тели белмиләр улларына. Иң мөһиме аңлашып яшәү икәнлеген тормыш иткән әти-әнисе бу очракта башыннан чыгара.

Кыз белән егетнең генә бернидә дә эше юк. Алар арасында саф сөю, ярату, аңлашу. Егет кызны бер генә кич күрми калса да, нәрсәдер җитми кебек тоела. Шуңа күрә дә, кыз кичләрен чыга алмаганда да, 5 минут өчен генә булса да Тәрәскәгә килә. Бер класста укып, көн дәвамында бергә булсалар да, сагынышырга да, юксынышырга да өлгерә алар. Бер-берләренә әле күптән түгел генә игътибар итә башласалар да, ничәмә еллар бергә укыгач, бар нәрсәләр дә таныш, истәлекләр уртак, үткән көннәрдә охшашлыклар күп.

Мәктәпне тәмамлау белән, кыз һөнәр училищесына укырга керә. Егет ярты ел колхозда эшләп йөри дә, армия сафларына китә. Сынау өчен бирелгән ике ел Мәхмүтнең әти-әнисе күңеленә өмет өсти.

– Кыз ул кайтканчы башканы табып өлгерер, бәлки кияүгә дә чыгып куяр әле. Авылда калган кызлар кияүгә иртә чыга бит, – дип өметләнәләр алар.

Ләкин Ландыш беренче мәхәббәтен сатмый, саклый, түземсезлек белән егет кайтуын көтә. Ике арада булган мөнәсәбәтләре тагын да ныгый. Аерым үтелгән еллар бер-берсенең кадерен белергә өйрәтә. Әти-әни, туган-тумача сүзен егет әллә ишетә, әллә юк, Ландыш белән аралашуын дәвам итә. Авылдан китү, укырга керү тәкъдимен дә кире кага хәтта. Сөйгәне авылда икән, ул да авылда калачак. Аңа авылда да кыен түгел.

Бергә күпме таңнар каршы алынган. Күпме сукмаклар тапталган. Мәхәббәт уты җылысында күпме болыннар уралган, җиләк тәлгәшләре кыз кулына күчкән. Яшь гашыйкларга бәхет өчен күп кирәкмени?! Бер-берсенең янында булсалар, барлыкларын тойсалар шул җиткән.

Егет өйләнү, парлы булу турында сүз кузгата башлау белән, гаиләдә мөнәсәбәтләр катлаулана. Хатын сайлаганда ялгышып, тормышын бозуы, юкка чыгуы, гомер буена үзенә авыр йөк алуы турында гел кабатлап, егетнең кәефен төшереп торалар.

– Бусагага аркылы ятсам ятам, тик ул кыз безнең капканы атлап кермәячәк, син бүләк иткән туй күлмәген кимәячәк. Безнең нәселдә әти-әни сүзенә каршы килү юк. Үз насыйбыңны башка җирдән эзлә, – дип әнисе үз таләбен куя. 

Аралашуларын дәвам итсәләр дә, кыз сорарга баручы да, туйга ризалык бирүче дә, йортка якын китерүче дә булмаячагын яшьләр икесе дә бик яхшы аңлый. Ни өчендер, үз карарларында нык тору берсенең дә хәленнән килми. Читкә чыгып китеп кавышу уен да чынбарлыктан сызып аталар. Ахыр чиктә кыз авылдан китеп бара. Калада эшкә урнаша. Егет исә кыз яшәгән шәһәргә әти-әнисе рөхсәтеннән башка чыгып китә торган тәрбия алмаган. Ризалык булмаячагы көн кебек ачык! Мәхмүт буран тынганны, тормышның үз агымын алуын көтә.

Беренче мәхәббәте белән бергә булуга өметен өзгән кыз, сагынуын басар өчен генә булса да, башка егетләр белән аралаша башлый. Арада, әлбәттә, җитди мөнәсәбәтләргә өметләнеп, ялгызлыктан туеп сүз катканнары да була. Тыныч кына, сөйкемле генә егеткә кияүгә чыгарга ризалашуын Ландыш үзе дә сизми кала.

Караңгы, артта калган як, безгә тиң түгел дип тормыйлар, Ландышны авылдан ук кайтып алалар. Тыйнак кына булса да туйлар уза. Яңа төзелгән гаиләдә ир белән хатын уртак максатлар белән яши башлый. Мәхмүт сүзе телдән төшә.

Инде аерылган сукмакларны ялгау мөмкин түгеллеген егет ягы да яхшы аңлый. Әнисенең эчендә сөенеч тантана итсә, Мәхмүтнең йөрәгендә ут яна. Алай бирешә, сер бирә торганнардан түгел иде бит ул. Вакытында нәтиҗә ясый белмәде. Мәңгелеккә югалтырмын, үкенермен дип уйларлык хәлдә түгел иде. Башын аска игән, сыгылган ир үз көче белән генә кабат торып баса алмады. Аңа булышучы да, терәк булучы да, тормышта башка юл күрсәтүче дә булмады. Ялгыз калмас әле, дигән фикер белән яшәгән өлкәннәр дә әллә ни хафаланмады.

Төшенкелек алдында ялгызы басып калган егет нишләсен? Тора-бара салгаларга өйрәнде. Соңрак бөтенләй исерткечләр колына әверелде. Шулай итеп аңа “Алкаш Мәхмүт“ тамгасы тагылды. Кайда эшләсә, шуннан куылды, кая барса да, артыннан тавышы кайтты, гайбәте таралды. Шул чакта да якыннары дөрес эшләмәдек дип уйлый белмәде, аның хисләре белән уртаклашмады, хәлен сорашмады, туры юлга бастыру турында уйламады.

Кыз ягы исә үзләрен бик күпкә өстен санаган егет ягының бу хәлләрен ишетеп торды. Алар белән юллары кисешмәве өчен сөенде. Кызларын бәхетсезлектән аралап калган язмышка рәхмәт укыды.  Кем белә, бәлки бергә булсалар, сөйгәне янындагы тулы бәхетне татыса, төшенкелек алдында көч биреп торучылар булса, Мәхмүт тә сынатмас, менә дигән ир булыр иде. Күңел нечкәлеген аңлый белмәделәр аның. Юлын бүлделәр, бәхетен кистеләр. Юкка гына аңын югалтырлык эчеп кайткан көннәрдә дә Ландыш исемен телгә алмаган инде ул. Аның турында бер генә начар фикер дә әйтмичә, тормыштагы иң гүзәл чәчкәсен – тиңдәшсез сөюен югалту белән килешә алмыйча яшәгән.

Тормыш баткаклыгыннан көчле рухлылар гына чыга ала. Рухың нык булсын өчен дә яныңда көч, дәрт биреп торучылар кирәк. Мәхмүтнең Ландыштан башка андый кешесе булмады. Юлдан бик күпкә тайпылды ул. Салмыш баштан әтисен күмде. Югалту ачысын да хәмер белән басты. Айный алмый тилмергән көннәрдә әнисен югалтты. Ничек күмгәннәрен дә хәтерләрлек дәрәҗәдә түгел иде. Соры мәчесе белән бергә, элек зур саналса да, хәзергеләр белән чагыштырганда бәләкәй генә йортында гомер итә ул. Капкасыннан үзе чыкмаса, кереп хәлен сораучы юк. Үзе кебек салмыш ирләр кайбер көннәрдә баш төзәтергә кереп чыга-чыгуын. Күрше-тирә исә ут-күз чыгаруыннан шүрләп яши.

Тормышта бер файдалы гамәл дә кылмыйча, бу дөньяга ник туганын да аңламыйча яшәп гомер уздырды ул. Ярый әле яшьлегендә онытылмас мәхәббәте булган. Ярый әле күңелне шул ут җылыта.

Әлегә кадәр Мәхмүтнең айнырга теләгәне юк иде. Онытылыр өчен, уйларны җиңелчә генә уздырып җибәрер өчен ул ничәмә еллар шешәгә үрелде. Онытылуның, көч табуның башка юлларын эзләмәде дә хәтта. Шулай да килеп ирешкән бер хәбәр аның күзләрен ачты. Мәктәптә классташлар очрашуы булачак икән. Ландыш та кайтачак. Авылдашы шундый хәбәр җиткереп, ул көнгә Мәхмүтне дә өндәп китте. Әлегә кадәр биш ел саен очрашу булса да, алкаш классташларын дәшкәннәре юк иде әле. Мәхмүт барырга карар кылды.

Барачак ул. Очрашуга бер грамм да эчмичә барачак. Ландышка бер сүз дә дәшә алмаса да, янында гына булса да утырып торачак. Иргә канатлар үстемени?! Ул үзендә көч тойды. Яшьлегенә, чәчәкле болынга кайтты.

Көзге каршына килеп басты. Кырынды. Юынды. Һәм очрашуга кадәр ун көн эчмәскә үзенә сүз бирде. Тормышта аңа барысы да кул селтәсә дә, сүзендә тора ала икән бит. Колхоз эшенә дә йөрде, ашарына да пешерде, йортын да җыештыргалап куйды. Аек булгач, бар да күзенә күренде.

Классташлар җыелды, очрашты, бик озак аралашты. Мәхмүтнең бик иртә олыгаюын, таушалуын барысы да белсә, күрсә дә, сәбәпләрен сорап тормадылар. Чөнки аның үткән юлын, мәхәббәт тарихын барысы да белә иде. Ә Ландыш гадәттәгечә бик чибәр, елмаюы йөзенә килешеп торучы гүзәл ханым. Мәхмүт кенә барып аңа кагыла алмый. Үзенеке булмавы өстенә, тормышта мактанып сөйләрлек бер генә гамәле дә юк бит аның. Нәрсә сөйләшсен соң? Еллар буе эчеп яттым дисенме? Сине уйлап ялгыз калдым дисенме? Барысына да үзе гаепле булгач, дәшмәве мең алтын иде шул. Хәер, Ландышка бу яңалык түгел инде.

Шулай да тора-бара сүзләр ялганды. Яшьлекләр дә искә алынды, үкенечләр дә баш калкытты. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Шул чакта гына Мәхмүт үзен кулга алырга кирәклеген, дөрес юлдан бармавын тулысынча аңлады. Югалмаган бит аның сөйгәне. Аныкы булмаса да, ул исән-сау, ул ирнең һәр адымы белән таныш һәм хәбәрдар икән.

Мәхмүт тәүбәләр итте. Икенче очрашуга килгәндә бар да әйбәт булачагын белдерде. Кат-кат үкенде. Тик соңга калды. Очрашудан соң озак яши алмады ул. Атна-ун көн узу белән йортыннан үле гәүдәсен таптылар. Ә кулында Ландышның фотосурәте иде. Йөрәге тотканда да, соңгы сулышын алганда да, янында булмаса да, уенда сөйгәне булуы һәркемгә ачык иде.

Ләйлә Шиһабиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев