Шөгыльләрем күңел рәхәтлеге бирә
Яшьлегендә зифа буйлы, төз гәүдәле, кирәк чагында җитди, кайчакта шаян телле итеп хәтерли идем Суфия апаны. Янына баргач, аның аз гына үзгәрмәвенә гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә кайттым.
“Гүзәллекне рәсемгә төшерәм”
Шат күңел белән, елмаеп каршы алды ул мине. Килеп керүгә бүлмә диварларында эленгән гаҗәеп матур картиналарга күзем төште. Мондый картиналарны иҗат итәргә чын мәгънәсендә талант иясе булырга кирәк, дип уйлап куйдым.
-Кая гына барсам да, күргәннәремне, әйләнә-тирәдәге матурлыкны фотосурәткә алам. Аннары шул гүзәллекне рәсемгә төшерәм. Иҗат эше миңа күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә. Картиналарымның һәрберсе - үзе бер тарих, аларның һәрберсе төрле илләргә сәяхәтләрем турында сөйли, - ди Апаста яшәүче Суфия апа Сәлахова.
Суфия апа күбрәк табигатьне, аның гаҗәеп гүзәллеген сурәтли. Һәрнәрсәдән матурлык таба, гади күз күрә алмаган матурлыкны тоемлый белә ул. Күңелендә биешкән рәсем-сурәтләре бер-бер артлы картиналарга әверелә.
-Институтта укыган елларымда бер танышым портретымны ясады. Төрле буяулардан кеше сурәте килеп чыгуына гаҗәпләнеп тә, сокланып та утырдым. Ул миңа тукыманы, буяуларны сайларга, төсләрне кушарга өйрәтте, - дип яшьлек хатирәләре белән уртаклаша ул үзе.
“Картиналарым сәяхәтләрем турында сөйли”
Суфия апа белгечлеге буенча тарихчы, үзе озак еллар Апас урта мәктәбендә инглиз телен укытты. Бик күп илләрдә сәяхәтләрдә булган ул. Анда күргән тарихи урыннарны, табигатьне майлы буяулар белән тукымага төшергән. Башта комсомол чорында Болгариягә бара. Эшләгән дәвердә Англия, Италия, Франция, Швейцария, Скандинавия һәм башка бик күп илләргә сәяхәт кыла. Барысы 28 илдә була.
-Картиналарны күбрәк җәй көне иҗат итәм. Якты, кояшлы көнне сайлыйм да, иҗат дөньясына чумам. Төсләрем туры килмәсә, аларны бер-берсенә кушам. Чөнки бер конкрет төс пейзажны ачып салмаска мөмкин. Махсус номерлы әзер картиналар өчен акрил буяулар кулланам. Аларын туганнарым бүләк итте. Алндыйларны эшләве җиңелрәк, әлбәттә. Шулай да сабырлык таләп итә, - ди.
“Кышын бәйләүләр бәйлим”
Суфия апаның тагын бер яраткан шөгыле бар. Ул оста итеп кофталар, свитерлар бәйли. Алдан интернет яки журналдан кулланса да, хәзер күбрәк үзенә туры китереп, күзаллавынча эшли. Балачагыннан ничек өйрәнеп, остарып үскән - шулай итеп бәйләп куя. Кофталарының нинди генә төрләре юк анарда. Каптырмалары белән дә, каптырмасызы да. Чигешләре һәм төсләре белән дә бер-берсеннән аерылып торалар. Барысы да үзенчәлекле, зәвыкъ белән, моданы да истә тотып эшләнгән. Әллә нинди мин белмәгән, кызыклы исемнәр белән атады ул аларны. Мексикача понча, норвежский, түгәрәкле бизәлеш белән лапапейс, үрелеп һәм чигелешле бәйләнгәне - барысы да күз явын алырлык матурлар.
-Бәйләү серләренә технология дәресендә Фатыйма апа өйрәтте. Курчакларга баш киемнәре, кофталар, итәкләр бәйләп остардык. Элек кибет киштәләрендә сайлап алырга җепләре дә юк иде. Булса да, сыйфатсызы гына. Асия апам белән кибеттән гетралар сатып алып, аларны сүтә идек тә, шулардан төрле төсле кофталар бәйләргә, аларга бизәлешләр кушарга өйрәндек, - ди ул.
Бәйләгән киемнәрен Суфия апа туганнарына, дусларына бүләк итә, үзе дә киеп йөрергә ярата. Ошамаганнарын кире сүтеп яңадан бәйли. Җәен иҗатка тартылса, кышкы, озын кичләрдә телевизор каршысына утырып бәйләүләр бәйли. Һәр шөгыленә күңел җылысын өсти ул.
Ландыш Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев