Соң инде
Хикәя Ләйлә Шиһабиева.
Гөлнар урын өстендә яткан чакта Айратка өйдәге тынлык ошамый иде. Күңел төшенкелеге белән килешә алмады ул. Ишектән керү белән өйдәге мохит үзенә дә күчүдән курыкты. Буш өйдәге тынлык тагын да яман икән. Анысын соңлап аңлады.
-Ике яшәмим бит. Ул авырый дип мин дә яшәмәскә тиешме. Терелер, торыр, үтәр, - дигән фикердә булды ул соңгы көннәрдә. Күп чакта кызгандырыр өчен кыланып ята дип тә шикләнде.
Гөлнар исә балаларын көтеп атнаны уздырды. Алар кайтса янына утырып сөйләшер, хәлен белер кешесе дә була. Ялгызлыгын, кирәксезлеген сизеп яшәгәндә вакыты да узмый бит аның.
Айрат кайткач көч-хәл белән торып утырмаса, ир янына да килмәс иде. Йоклагына ышанган кыяфәт чыгарып, аш бүлмәсенә чыгып китә дә, көлә-көлә телефоннан сөйләшә. Хатын ул уйлаганча ук колаксыз да түгел шул әле. Барлык сүзен аңлап ята. Хәле генә талашырлык түгел.
30 ел яшәгән иренең кем икәнен хәзер генә белде ул. Үзен дәваларга килеп йөргән шәфкать туташы да булышты бугай. Әле аның сүзләренә ышанмыйча ирен яклап маташты. Әле әллә ниләр сөйлисең дип үпкәләде. Барысына да күз йомып, өйдә тынычлык сакларга теләде. Соңгы көннәрендә булса да, җанына тимәсеннәр иде.
Кияүгә чыкмаган Розаның хатынга да, иргә дә мөнәсәбәте бөтенләй үзгәрде. Кайчан елмаерга, кайчан усал булырга, кайчан чыкырып алырга, кайчан онытырга икәнен яхшы белә ул.
Айратның Гөлнардан башка үзен күз алдына да китерә алмый торган көннәре бар иде. Исемен ишетсә дә хисләрдән канатланып йөрде. Ничәмә кыз арасыннан нәкъ аны сайлады. Кай җире ошаганын да әйтә алмый. Янында ул булуын, матур итеп елмаеп торуын тели иде. Гомерлек яры дип сайлады. Кабат йөрәгемне яулап алырлар дип уйлап та карамады.
Айратның ялгышуы да Гөлнар авырый башлаган чакларда булды. Төшенкелеккә бирелеп, хатыны өчен мең дә бер дәва эзләп йөргән көннәрдә Роза җылы сүзе белән аңа өмет өстәде. Очрату белән хәлләрен сорашты, киңәшләрен бирде. Аннан үз йомышларын сөйләп, икенче көнне килеп китәргә рөхсәт сорады. Шул көннән башлап ир күңелендә яңа йолдыз кабындымени?
-Борчылсаң да, борчылмасаң да, сиңа дигән сиңа була. Тынычрак кабул ит. Үзеңне дә бетерәсең бит. Аның артыннан кереп ята алмыйсыз. Үзеңне дә уйла, - диде Роза.
-Ник алай дисең, йөземә чыкканмы, мин сиңа зарланмадым бит әле...
-Алдан күргән белән бүгенгене чагыштырдым. Борының гына утырып калган.
Бу сөйләшү Айратка нык тәэсир итте. Көзгегә дә караганы юк шул. Кая көзге уйлау, соңгы көннәрдә тамагыннан су үтми башлаган иде бит. Балаларның күз яшен күрү иң авыры. Алар әниләре өчен аеруча өзгәләнә. Гөлнар күп булса 2 көнгә үзе генә кала. Аны улы белән кызы алмаш-тилмәш кайтып карыйлар.
Гөлнар – укытучы. Авылга биология укытырга килде. Бу вакытта Айрат та яшь агроном иде. Әле авылга кайтып бер генә ел эшләгән. Кыз күңелен яулап аласы кыен булмады. Уртак темалар күп иде. Мәктәп бакчасы турында гына сөйләшә башласалар да, тиз генә туктый алмыйлар иде. Гөлнар аңлаучы, тыңлаучы барда сөйләде дә, сөйләде. Бер генә ел очраштылар. Икенче көздә алар инде туйлар уздырдылар. Егеткә 24, кызга 22 генә яшь иде. Яшь гаилә әти-әниләре янында торып калды. Гөлнарга сыналыр өчен сәбәпләр чыгып торды. Сер бирмәде ул. Бар авыл халкын яраттырды. Әти-әниләр дә канәгать булды. Укучылар аның фәнен көтеп алды.
Айратны районга эшкә чакыргач та авылдан китәсе килмәде. Биредәге кешеләргә ияләшкән иде инде. Коллективта да килеп керүгә үз кешегә әйләнде. Бер ел йөреп эшләде дә, Айрат гаиләсен дә күчерергә булды. Кыш көннәрендә ярый да, яз һәм җәен төн уртасында торып чыгып китү бер дә җиңел түгел иде. Бер колхоз кыры өчен генә җавап бирәсе түгел бит, бөтен район өчен җаваплылык йөкләнгән.
Кызларын яңа фатирга алып кайттылар. Кечкенә генә булса да, үзләренчә яшәү аларга ошый иде. Айрат төшеп калганнардан түгел. Шул җәйдә үк йорт салырга җир алды. Төзелеш материалларын да табыштырып куйды. Яз җитүгә эшен дә башлап җибәрде. Гөлнар бәхете хакында уйларга да курыкты. Гомере буе укучылар арасында булды ул. Дәресләрдән соң калып та эшләде. Укучыларны өенә чакырып та югары уку йортына керегә әзерләде. Иреннән аз гына да шелтә ишеткән хатын түгел ул. Үзе дә сүз китермәскә тырышты. Йорты чиста, ашарына пешкән булды. Төн уртасына калса да, Айратка иртә белән алып китәргә чәй ясамыйча йокларга ятмады. Бар иде күз карашыннан аңлашкан чаклары. Уллары тугач, ир тагын да үзгәрде. Кая барса да балаларга күчтәнәч ташыды. Аларны нинди генә сәяхәтләргә йөртмәде. Мәктәптә узган бер җыелыштан да калмады. Әниегез шунда бит, дигән фикер белән яшәмәде.
Гөлнарның 50 яшьлек юбилеен уздырдылар. Бөтен туганнарын җыеп зурладылар үзен. Барысы да очрашып, аралашып, күңелләре булып таралыштылар.
Хатын үзен начар хис итеп, хастаханә юлында йөри башлау белән, барысы да беравыздан: “Күреп калыйм дигәндәй барыбызны да чакырды бит”, - дип начарга юрадылар. Үзендә яшәү теләге, яхшыга өмет көчле булса да, берәм-берәм кабат хәлен белергә килгән, хушлашып диярлек чыгып киткән туганнарын бик өнәп бетермәде ул.
Бу вакытта Айратка барлык зары сыя, эштән кайтуларын сагынып көтеп ала иде әле. Әллә күңеле сизеп, әллә җае чыкканда бик күп сөйләде. Рәхмәтләрен дә әйтте.
-Балаларны ташлама. Алар безне тигез яраталар. Яннарында син булу бик кирәк, - дигән иде ул хәлен сизеп.
Бу вакытта ирнең күзләре яшьләнеп, карашларын читкә борды.
-Синнән башка тормыш миңа инде кирәк булмас. Авыруларны бергә җиңәрбез, - дип юатты хатынын.
Аңлавы, яклавы, кайгыртуы озакка бармады шул. Хатынның ыңгырашулары ук кәефен төшерә башлады. Янына утырып сөйләшмәвенә дә күптән. Ярый әле балалары бар.
Роза Айратның бүлмәсенә иртән планеркадан соң ук килеп керде. Казандагы танышларына алып бару өчен ит табып җибәрергә булышуын үтенеп кергән икән. Әллә чынлап та ит кирәк булды, әллә сәбәбе генә шул булды. Китәргә ашыкмады ул. Айратның бар тормышын сорашты. Үзенекен сөйләде. Киңәшләрен бирә-бирә чәйләр эчте. Ит булганчы элемтәдә торырга сөйләштеләр.
Айратның тулышкан чагы иде. Тыңлаучы барда бар эчен бушатты. Хастаханә юлларында йөреп тә нәтиҗәсе булмавын белдерде. Өйдәге халәтне дә аңлатып бирде.
-Кыен чакларда миңа кил. Беләсең, мин бит ялгыз. Зарланганым юк-югын. Син дә бер зарлы сүз дә ишетмәссең. Әйдә, кызык итик әле, итне син үзең китереп кит. Миндә ничек тыныч һәм уңайлы икәнен дә күрерсең. Өлгерсәм, тәмлерәк әйбер дә пешереп көтәрмен, - диде.
Роза үзе генә яши. Матурлыгы, чаялыгы булса да, кияүгә чыкмый калган. Үзе әйткәнчә, ирле дә булмаган, ирсез дә яшәмәгән. Айратны да авызына каратты ул. Ир үзе дә сизмәстән, килергә вәгъдә бирде.
Хатынына карата суынулар шул ит илтүдәге очрашулардан сон башланды. Баштарак кызганып, хәленә керергә тырышып йөрсә, тора-бара бөтенләй суынды. Хатын кешесе бар дип башына да китермәде.
-Үләсемне беләдер. Соңыннан кыен булмасын өчен арасын ерагайтадыр, - дигән уйда иде.
Яратуы хәзер дә көчле. Ул аның турында начар уйлый да, аңа үпкәли дә, рәнҗи дә алмый. Айратка бер дә кыен булуын теләми. Сабыр гына соңгы көннәрен ваклый.
Уйлый китсәң, аралары шактый суынган икән шул инде. Айратның эше турында берни дә белми. Балалары биргән сорауларга да җавабы юк. Шулкадәр яратышкан, дус, тату яшәгән кешеләргә ошамаганнар.
Айрат эштән күп вакыт соң кайта. Хатынының соңгы көннәрне уздыруын оныта. Чөнки табиблар хастаханәдән кайтканда ук бер ай гына гомере калуын әйткәннәр иде. Бирешергә теләми әле үзе, инде кышларны чыгып, җылы язларны, кояш яктысын да күрергә өметләнә.
Кызы сменасына киткәндә, әнисенең көчкә сулап ятуын сизде. Барып алмашып булса да кайтырга кирәк дип, кич белән генә юлга кузгалды. Икенче көнне улы да кайтачак. Төнне чыгарга әтисенең эштән кайтырына күп калмаган.
-Әни янында бул. Сиңа ышанып, өйгә кайтып киләм. Балаларга да күз-колак буласы бар. Эшне дә сөйләшәсе иде. Хәле җиңел түгел бугай, - дип китте ул.
Кызын ышандырып озатып калган Айрат йорт эшләрен карап бетергәч, тиз генә Роза янына барып килергә уйлады. Өйгә дә кереп тормады. Әйләнеп килергә генә иде исәбе.
Роза ачык йөз белән каршы алды. Каршына кайнар өчпочмакларын өеп куйды. Икесенә чәй ясап китерде. Сөйләшүләр озак барды. Ир кайтырга кирәклеген дә онытты. Соңрак чәй урынына вино чыкты. Төн озакка сузылды. Ир таң белән кайтырга чыкты.
Йорты күренгәч кенә ишегенең дә бикле түгеллеге, утларының да сүнмәве исенә төште. Кызының сүзләрен искә алып йөрәге жу итеп китте. Гөлнар шул гомер бер йотым сумга тилмереп, даруларын да эчә алмый ята микән?
Адымнарын тизләтте. Ашыкса да, әллә ни алга китә алмады. Ишектән әкрен генә керде. Үзенчә, хатынын уятырга теләмәде. Бүлмәсе янына килеп тавышын тыңлап торды. Шылт иткән тавыш та юк иде. Шул чакта гына аның салынып төшкән кулын күреп, үз күзләренә үзе ышанмады. Айнып, әллә нишләп китте. Ничәмә еллар бер сулышта сулаган хатыны, сөеп туймаган яры инде җансыз иде. Күзләрен йомдырырга янында кеше дә булмаган бит. Нинди газаплар кичергәндер, ишектән кеше керүен көткәндер ул. Кызын аңында озатып калып, исәнлектә күрешергә теләгән иде бит.
Бу көн килер дип уйламады шул Айрат. Роза сүзләренә алданды. Үкенечтән күз яшьләре тәгәрәп төште. Кулларын тотып карады, битләрен сыйпады. Инде ул суынырга да өлгергән иде.
-Гөлнар... Гөлнарым... кичер мин тилене... рәнҗеп китмә...
Ялгызы булудан файдаланып үксеп-үксеп елады ул. Инде балаларына ни әйтер. Кайчан үлгәнен дә белми бит. Нәрсә дип хәбәр итәргә дә белмәде. Таң белән куркыныч хәбәр әйтәсе җиңел булмаса да, телефонга үрелде. Башта шәфкать туташына җыйды. Аннан кызына, улына.
Куырылып килде ир. Нинди уйлар уйлап ятты икән ул Айрат өйгә кайтмый йөргәндә. Хатыны сызланып ятканда шатлыктан, рәхәттән балкып йөргән ирне күргәч нәрсә кичерде икән. Ялгышларны төзәтеп, гафу үтенеп булмый. Шунысы ачы.
Гөлнарның кайчан үлүе турында әйтеп бирә алмады. Дәшми калды. Ялганларга теле бармады. Дөресен әйтергә намусы җитмәде. Эх, тиле җан. Ялгыз хатын коткысына бирелеп, бар булмышын үзенә багышлаган хатынны шулай язмыш кочагына ташлыйлармы инде?
Өй тулы кеше булганда башын күтәрергә дә яхшысынмый йөрде ир. Кайгы баскан иңнәре гел артка сөйри иде. Гомерлеккә югалтуның ни икәнен бар ачысы белән аңлады. Зират яныннан кайтып китә алмый торды. Иң кадерле кешесен калдырып китәсе бер газап иде. Тик соң аңлады. Тонган күзләре бер генә көн алдан ачылса да, бу кадәр үкенечләргә дучар булмас иде.
Балалары белән дә сүзләре ялганмады. Барысы да өйдә булсалар да беркемнең дә сөйләшәсе килмәде. Барысы да үзен гаепләде, үзенчә үкенде. Гөлнар кебек яхшы кеше, чын укытучы, ышанычлы дус, ягымлы, кайгыртучан Ана бу дөньядан шулай китәргә тиеш түгел кебек иде. Соңгы сүзен дә тыңлаучы булмады бит аның.
Балалар барысын да сизгән, белгән, ишеткән булып чыкты. Өчесен укытып, табыннарны җыю белән икесе бергә телгә килделәр.
-Әнинең кәефен төшермәс өчен генә дәшмәдек. Соңгы өч айда кая булуыңны да, ни өчен әни белән сөйләшмәвеңне дә, үлемен көтеп йөрүеңне дә белдек. Роза бик кадерле булса, без бүген үк китәбез. Ашларын үзебездә уздырырбыз. Безне дә югалттым дип уйла. Әнине алмаштырыр кеше булса, күптән кияүгә алырлар иде үзен, - дип, кызарырга мәҗбүр иттеләр аны.
Гөлнар үләсе кичтә дә төн буе ут януын, ирнең яктырганда гына аскы яктан кайтуын күршеләре әйтеп өлгергән иде инде. Зур тавышның азагында Айрат тезләнеп гафу үтенде. Башка исемен дә әйтмәскә вәгъдә бирде. Бары хатыны гына бу турыда белми китте. Нинди генә вәгъдәләр биреп, ничек кенә үкенсә дә соң иде инде.
-Ятып кына торса да риза булыр идем, - дип уйлаган көннәре алда булды Айратның. Ничек яшәп китәргә, тормышны ничек дәвам итәргә белмәде. Ялгызлык белән килешәсе җиңел әйбер түгел икән. Парлы чакта гына берни сизелмәгән. Буш йортта буш хыяллар белән янәшә калган ир барсын да үз мисалында аңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев