Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Табиблык – минем һөнәрем, музыка – яраткан шөгылем”

“Табиблык – минем һөнәрем, музыка – яраткан шөгылем”

Апас егете Фирдүс Сәлаховның йөрәгеннән шәфкатьлелек, күңеленнән моң ташып тора. Медицина белән сәнгатьне бәйләп барып, ул көннән-көн эчке дөньясын баета, күңел күзен зәвыклылык белән бизи. Табиб һөнәрен үзләштереп, сәнгать дөньясында күренекле урын биләгән Владимир Муравьев, Александр Розенбаумнардан үрнәк алып, аларга тиңләшергә теләп, акрын гына мәдәният дөньясында үз сукмагын сала, ә хезмәтендә яңа үрләр яулый.

-Табиблык – минем һөнәрем, музыка – яраткан шөгылем. Алар миндә бер-берсе белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән, хәтта аерылгысыз дип әйтеп була. Хезмәтемдә күңел күтәренкелеге алам, ә музыка мине ял иттерә - ди ул үзе.

Фирдүс Сәлахов – кыз билгесе астында туган. Нәкъ тә әлеге йолдызлык астында туучылар арасында сәләтле табиблар, дизайнерлар, сәнгать әһелләре күп булуы мәгълүм. Алар хәтта җәмгыятьнең “эшче умарталары” булып санала. Һәрчак белемгә, осталыгын арттыруга омтылу, төгәллек, игътибарлылык та әлеге төркемгә хас сыйфатлар. Фирдүс тә нәкъ шундыйлардан. “Беркайчан башлаган эшне ярты юлда калдырмый, вәгъдә бирсә - үти, белемнең төбенә төшә, максатларына ирешә”, - диләр аны белүчеләр.

Апас урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаган егет алдына да кайчандыр нинди һөнәр сайларга дигән сорау килеп баскандыр. Чөнки ул кечкенәдән ак халатлы табибларга кызыгып, аларның игелекле гамәлләренә сокланып үскән. Шул ук вакытта Фатыйх Хисамов җитәкчелегендә баян буенча музыка мәктәбен дә тәмамлаган. Ләкин йөрәк кушуы буенча җитди, җаваплы һәм мактаулы һөнәр иясе булырга теләп, Казан медицина институтының дәвалау-профилактика факультетына укырга кергән. Студент елларында да сәнгать чараларының, “Студентлар язы” һәм башка фестивальләрнең үзәгендә кайнаган. Кара диңгез ярындагы “Артек” пионер лагеренда гитара кылларын чиертергә өйрәнүе дә биредә зур ярдәм иткән.

Хезмәт юлын ул Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлегендә башлап җибәрә. Аннан Апаска кайтып, район үзәк хастаханәсендә эндокринолог, баш табиб урынбасары булып эшли. Һөнәренә гашыйк, белемле, сәләтле яшь кадрны соңрак баш табиб буларак эшкә чакыралар. Мөслим районында 7 ел, Сарман районының Җәлил бистәсендә 2 ел әлеге җаваплы вазифаны башкара ул. Апаста озак еллар участок табибы-терапевт булып эшли. Хәзер дә табиб һөнәрен дәвам итә. Аңа күп кеше, авыруы буенча гына түгел, тормыш хәле, дөнья мәшәкатьләре буенча да киңәшкә килә. Табибның якты йөзеннән, тәмле сүзеннән яшәү көче ала. Аның һөнәренең чын остасы булуына ихластан ышанып кайтып китә.

Табибның эш сәгате тәмамланмый. Ул ак халатын салып элгәч тә, үзенең янына дәва эзләп килгән, өмет тулы күзләр белән баккан авыруларга сәламәтлек бүләк итү юлларын эзли. Күп кенә китапларга мөрәҗәгать итә, интернет дөньясын актара. Хәтта шалтыратып хәлләрен белергә дә онытмый. Нечкә күңеллелек, тоемлый белү, матурлыкны һәм кешенең эчке дөньясын аңлау һәр кешегә дә бирелмәгән.

Кич җитү белән ул иҗат дөньясына чума. Өендә булдырган музыка студиясендә шигырьләр, көйләр иҗат итә, аранжировкалар ясый. Аннан гармунын, гитарасын кулына ала, моңлы көйләр суза. Шулай итеп, ул җыр-моңнарын сәхнәгә алып чыга.
- Абдулла Алиш иҗатына гашыйкмын. Психология буенча бик күп китаплар укыйм. “Голос“ кебек талантларны ачучы телевизион проектларны бирелеп карыйм. Җырчылардан Илһам Шакиров, Фидан Гафаров, Зөһрә Шәрифуллина һәм Алсуны яратып тыңлыйм, үрнәк алырга тырышам. Танылган шагыйрә, райондашыбыз Алсинә Сәлахова белән хезмәттәшлек итәм. Динар Хәйруллин белән иҗатташ дуслар, – ди ул.

Фирдүс Сәлаховның тагын бер яраткан мавыгуы – фотога төшерү. Эштән бушаган вакытларын ул әлеге шөгыленә дә багышлый. Ә фотоларда – матурлык, гүзәллек, һәр кешене шәхес итеп тою чагылыш таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев