Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Тамашачы мәхәббәтеннән, алкышлардан көч алам”

Тамашачыны моңлы тавышы белән әсир итүче Айрат Айтуганов үзе дә сизмәстән мәдәният дөньясына килеп керә.

Аның тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан вакыты һөнәр училищесында белем алган елларга барып тоташа.


–Нәселебездә моңлы тавышлы, сәнгатькә гашыйк кешеләр яши. Әтием Кадыйр, әнием Кәүсәрия – Олы Болгаер ягыннан. Дәү әнием һәм әнием дә бик матур җырлыйлар. Моң чишмәсенең башы да шунда барып тоташа. Һөнәр училищесына эшкә килгәч, дустым, инде араларыбызда булмаса да, һаман күңелдә яшәүче Марсель Җамалиев булышлыгы белән җыр дөньясына кереп киттем“, – ди ул үзе.


Аннан язмыш Айрат Айтугановны район мәдәният йортына алып килә. Биредә яшә егеткә сәләтен тагын да үстерергә мөмкинлекләр туа. Алабуга мәдәният училищесын тәмамлый. Инде 20 елдан бирле сәхнә түрендә ул. Үз тырышлыгы, зәвыгы, күңелләргә үтеп керүче моңы белән тамашачы мәхәббәтен дә яулады. Уңышлары да, Мактау грамотасы, Диплом һәм Рәхмәт хатлары да бихисап. Әле күптән түгел генә “Безнең заман – Наше время” республика фестиваленең супер финалында катнашып, өченче урынга лаек булды.


Социаль челтәрләрдә Айрат исеменә бик матур теләкләр юллана. Арада мактаулы исемнәр бирүне сораучылар да бар.


–Әлеге юлын сайлавыма үкенмим. Эшемне яратам. Җырларга яратам. Тамашачы мәхәббәтеннән, алкышлардан көч алам. Сәхнәгә һәрчак күтәренке кәеф белән чыгарга тырышам, – ди Айрат.


Бүген дә ул яңа җырлар һәм зур хыяллар белән яна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев