Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

“Теләк булганда вакыт табыла»

Каратунда яшәүче Радик һәм Гөлнара Сибгатулиннар йорты ерактан ук үзенә җәлеп итә.

Өй каршысында балалар өчен уен мәйданчыгы ясалган. Йорт тирәләре чәчәкләр һәм кулдан ясалган сыннар белән бизәлгән. Бакчада да һәр почмакта тәртип хөкем сөрә.


-Мин үзем Чирмешән авылы кызы. Хәзерге вакытта гаиләм белән Каратунда яшим. Ирем Радик та, үземдә тик торырга яратмыйбыз. Тормышка, матурлыкка гашыйк кешеләр без. Бергәләп эшлибез, күңел теләгәнчә булысын дип тырышабыз, - ди Гөлнара.


Бакчаларны, йорт каршыларын, ишегалларын бизәгән сыннарны да Гөлнара үз куллары белән ясаган. Кайсына пластик савытлар, кайсына цемент кулланган. Үзенчәлекле итеп буяп та куйган. Сыннарны исә эштән бушаган вакытларда ясый.


-Аз гына да тик торырга яратмыйм. Теләк булганда вакыт та была. Алар үзләреннән-үзләре туа. Эшнең нәтиҗәсен күрү рәхәт бит ул. Бакчага чыгып карап йөрергә яратам. Барысы да иҗат җимешләре, күңел җылысы салынган, - ди үзе.


Кич белән Сибгатуллиннар капка төбе балаларның шат авазына күмелә. Тирә-күршедә яшәүче балалар да бирегә уйнарга килә. Уенчыкларны да яңартып, сыннарны һәр фасылда алмаштырып куя алар. Җәен төрле тәгәрмәчләрдән, су савытларыннан ясасалар, кышын кардан, боздан катыралар. Ул-кызлары машина юлыннан читтәрәк урнашкан мәйданчыкта уйнагач, әти-әниләрнең дә күңеле тыныч.


Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев