Телевизор карап уздырган сәгатьләрем әрәм кебек
Кормаш авылында яшәүче Сәрмәдия апа Зиннәтуллина һәр көннең кадерен белеп, аны файдалы уздырырга тырыша.
Тынгысыз күңелле, уңган куллы, җор телле, тәмле сүзле ул. Җитезлеге, хәтере белән дә таң калдыра.
Сәрмәдия апа бик яратып кул эшләре белән шөгыльләнә. Төсле җепләргә күңел җылысын да кушып, 27 әтәч сурәте чиккән. Бәйләгән урындык япмаларының санын да хәтерләми. Башмаклары да бихисап. Кечкенә “сувенир” башмаклар бәйләп оныкларын, якыннарын сөендерергә ярата. Аларны никах туйларында бүләк итә. Бәйли башлаган башмагын шул ук көндә тәмамламыйча калдырмый. Бер атнада бишәр пар башмак бәйләгән чаклары да бар.
-Кайбер вакытларда 1 минутны 5кә бүләрдәй булам. Бераз да тик тормыйм. Эшсез торсам авырый башлыйм. 14 яшемнән кулыма чигү алдым. Әлеге осталык әниемнән килгән. Яшь чакта бик күп сөлгеләр, мендәр тышлары чиктем. Хәзер дә чигәргә яратам. Аның рәхәтлекләрен белсәгез икән! Кайвакыт ашамыйча да чигәсе килә. Тормышта бит борчулар күп. Әлеге эш тынычландыра, сабырлык өсти. Бернинди дару да кирәкми. Мин шул чиккән әтәчләрем белән сөйләшәм. Алардан көләм. Эшләремне күреп рәхәтлек алам. 16 “әтәчемне” бүләк иттем. Аларның һәрберсе догалы, бер генә күзе дә догасыз түгел, - ди ул.
Сәрмәдия апа беренче әтәч сынын 12 көн чиккән. Каян тотынырга да белмичә, ике аягын ике төстән чигеп куйган көннәрен бүген инде мәзәк итеп сөйли. Соңгысын исә 3 көндә эшләп куйган.
-Изге җомга көнне тотынам. 3 көндә чигеп бетерәм дә, аннары берничә көн ял итәм. Ул арада тагын җомга килеп җитә. Ошамаган, дөрес булмаган җирләрен сүтеп, яңадан эшләгәнем дә бар. Хәзер күз йомып та чигә алам инде, - ди өлкән кул остасы.
Сәрмәдия апа дин юлында. Намазларын калдырмый. Моннан 12 ел элек, 73 яшендә мәчеткә йөреп гарәп хәрефләрен укырга өйрәнә. Коръән китабын барлык якыннарына ниятләп, 23 тапкыр укып чыга. Нинди эшкә алынса да, изге догадан башлый. Кешеләргә яхшылык эшләүдән, ярдәм итүдән көч ала. Күңеле изге, йөрәге олы аның. Сәрмәдия апа күңел хисләрен ак кәгазь битенә дә сала. Аның 9 китабы басылып чыккан. Тагын 5 дәфтәр туп-тулы шигырьләре дөньяга чыгуын көтә.
-Бер ошаган сүз булса, шигырь язып китәргә шул җитә. Күп вакыт төш күреп язам, такмаклап ятам да, аннан торып теркәп куям. Шигырьләр, бәетләр иҗат итәм. Шигырьләремне 1996 елда яза башладым. Лаеклы ялга чыккач, ул миңа бер шөгыль, күңел тынычлыгы бирде. Күңелгә килгән хисләрне календарь битләренә, гәҗит кырыйларына, кая буш урын күрәм, шунда язып куя идем. Вакытында теркәп куймасаң, уйлар борчак кебек чәчелә дә китә. Күбрәк кешеләр, туган як турында языла, - ди үзе.
Тумышы белән Арча районы кызы ул Сәрмәдия апа. Язмыш җилләре Апас якларына алып килгән. Биредә пар канаты Фәрит абыйны да очраткан. Алар 63 ел парлы, матур гомер иткәннәр. Фәрит абый хәзерләүләр конторасында эшләсә, Сәрмәдия апа озак еллар сатучы хезмәтен башкара. Бүген инде ул тормыш иптәшен югалткан.
Балалары, оныклары өчен үрнәк, киңәшче Сәрмәдия апа. Балаларны туган йортта тәмле-тәмле ризыклар каршы ала. Сәрмәдия апа аш-суга да бик оста. Аның камыр ашлары телеңне йотарлык була.
Изге җанлы, күңелендә һәрчак дога йөрткән Сәрмәдия апаның өендә гөлләр дә шаулап үсә. Ул аларны гел коендырып, “хәлләрен белеп” тора. Бер эш артыннан икенчесен уйлап таба.
-Тик кенә телевизор карап уздырган сәгатьләремне әрәм иткән кебек күрәм. Шуңа да кино караганда да кул эшләре алам. Эшли башлагач, вакытны сизмим дә, тоймыйм да, - ди ул. Барчабызны да вакытның кадерен белеп яшәргә, гомерне заяга уздырмаска өнди.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев