Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Язмыш

Үткәннән хат (Зөләйха Солтанова)

Флүзә чәчәк кебек чагында, 32 яшендә, уйламаганда-көтмәгәндә тол калды.

Үткәннән хат (Зөләйха Солтанова)

freepik.com

Алар ире Радик белән диңгезгә җыенганнар иде. Радик кичен сыра алды, отпускны «юарга» кирәк, дип көлде. Тәмәке тартырга дип чыгып киткән җиреннән егылган. Ашыгыч ярдәм бары тик үлемен теркәргә генә өлгерде. Тромб өзелгән, диделәр... Каян гына барлыкка килә соң ул тромблар?.. Радикның бит хәтта салкын тиеп, томау төшеп тә авырганы булмады.

Иренең төсе булырлык берни дә калмады. Бала алып кайтырга ашыкмадылар, янәсе менә, үзләре өчен яшиләр, карьера ясыйлар... Һәм менә баласы да юк, ире дә юк. Флүзә хәзер кемнедер ярата алачагына да ышанмый инде.

Дус кызлары бер ярты еллап аңа рәхәтләнеп газапланырга, еларга ирек бирде, әмма соңыннан Флүзәнең шәхси тормышын җайлау өчен бар көчләренә тырышты. Әле берәр егет белән очраштыралар, яки «ялгыш» кына берәр туганнары килеп чыга. Флүзә аларның тырышлыкларына игътибар да итмәде.

Әти-әнисе дә орышып торды кызларын. «Кызым, гомерең үтеп бара, бала табып өлгерергә кирәк. Бөтен кеше дә яратып кына кияүгә чыкмый инде. Радикны кайтарып булмый, ә син исән-сау. Бөтен гомерең алда», – дип үгет-нәсыйхәт бирделәр.

Әмма берни дә ярдәм итмәде. Еллар арты еллар уза торды, Флүзә бер мизгел эчендә чәлпәрәмә килгән гаилә тормышын яңартып җибәрергә ашыкмады.

Ул баш-аягы белән эшкә чумды. Кыска вакыт эчендә бүлек җитәкчесе булды, ә соңыннан генераль директор урынбасары булуга ук иреште. Эшкә бар кешедән дә иртәрәк килә һәм иң соңгы булып китә. Корпоратив кичәләргә дә йөрмәде, хәтта косметологка баруы, затлы кибеттән матур күлмәкләр алуы да әллә кайчангы бәхетле заманнарда калды. Ә соңгы ялы өч ел элек булды. Ләкин болай эшкә чуму да шатлык китермәде. Ул гаилә, хатын-кыз бәхете һәм иртәгәсе көн турында уйламады да сыман.

Дус кызлары да, моның яхшылыкка илтмәячәген аңлап, Флүзәне тормышка кайтарырга тырышты.

«Карале, беркөнне «Одноклассники»да Ландышны таптым, ул ире белән Германиядә яши икән хәзер. Ире Самир ниндидер бәйгедә җиңгән, ди, очучы икән. Әйдә сиңа да аккаунт ачабыз, Флүзә?» – диде дусты Алия, классташларының фотоларын күрсәтә-күрсәтә.

Бу тәкъдимнең уңышка ирешәчәгенә өметләнмәде Алия. Әмма Флүзә виртуаль аралашу белән кызыксынып китте. Эштән бераз бушанып, элекке классташларын, дусларын, күршеләрен тапты.

Берникадәр вакыттан соң аңа бер хат килде.

«Сәлам, Флүзә! Сине монда күптәннән эзли идем. Шуны әйтәсем килә иде: мин гомер буе сине яраттым. Онытырга да тырышып карадым, хәтта өйләндем дә, әмма оныта алмадым. Гел күз алдымда торасың. Берни эшли алмыйм...» – диелгән иде бу хатта

Флүзә бу хатны берничә мәртәбә укып чыкты. Руслан – мәктәптә аның иң зур проблемасы иде. Әллә нинди этлекләр эшләп торды ул Флүзәгә. Әле сумкасын яшереп куя, әле пәлтә кесәсенә таш тутыра, яки, аның артындагы урындыкка утырып, бюстгалтерын ычкындырырга маташа. Флүзә елап кайта иде. Ә әнисе аны тынычландырырга тырышты.

«Шулай була инде, кызым, син аңа ошыйсың», – диде ул, кызның чәчләреннән сыйпап.

«Нәрсә сөйлисең инде, әни! Ул мине күралмый бит», – дип каршы килде Флүзә.

«Ә син аны?» – дип сорады әнисе.

«Җенем сөйми!» – диде Флүзә.

Бераздан Флүзә әнисенең хаклы булуын аңлады. Әтисен башка шәһәргә эшкә күчерделәр. Инде әйберләре җыелган, һәм алар иртән бу шәһәрдән мәңгелеккә китәргә тиешләр иде. Көтмәгәндә ишек шакыдылар. Бусагада Руслан басып тора иде.

«Флүзә, син ничек мине ташлый аласың?» – диде ул.

«Нәрсә? Кемне ташлыйм мин?» – диде аптырашта калган кыз.

«Мине! – дип кычкырды Руслан. – Син китәсең бит, мин сине башка күрмәячәкмен. Күралмыйм сине!»

Ул тупас кына итеп Флүзәне җилкәләреннән тотып алды, салкын борынын кызның җылы яңакларына төртте. Флүзә кымшанырга да куркып тора. Ул уттан курыккан кебек  Русланның алай ук куркыныч булмавына ышана да алмый иде.

Алар төнгә кадәр урамда йөрде, өй янында эскәмиядә утырдылар, сөйләштеләр. Бу алар бергә уздырган бердәнбер кич булды.

Яңа шәһәргә күченеп килгәч, Флүзә Русланга хат язмады, чөнки аларның адресын белми иде ул.

«Ул сиңа пар түгел, кызым. Һәм болай берең – бер шәһәрдә, икенчең икенче шәһәрдә яшәп, нинди ярату инде ул. Андый Русланнарың әллә никадәр булыр әле...» – дип тукып торды әнисе дә.

Вакыт уза-уза хисләр сүрелде, ихлас һәм саф кичерешләр онытылды, ә үпкәләр хәтердә иде әле.

Үткәннән килгән хат Флүзәнең бөтен тормышын үзгәртте.

Ә ярты елдан Флүзә тагын кияүгә чыкты. Тагын бер елдан улы туды. Ә бит нибары бераз туктап тын алырга гына кирәк булган.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/utkannan-xat-zolaixa-soltanova-5854403

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев