Төенчеккә сыйган изгелек (Фирдәвес Бикмурзина)
.
Рабига апа баладан авыр котыла. Аның исән калуын табиблар “могҗиза”дип бәялиләр. Дүрт килограмм авырлыктагы тупырдап торган ир бала (аңа Азамат дип исем кушалар) сау-сәламәт булып дөньяга килсә дә, ”кара елак“ була: алты ай алганны-салганны белми елый. Үлемнән чак калган ана өчен мәшәкатьле көннәр, йокысыз төннәр башлана. Көйсез, туктаусыз елаган баланы табибларга да күрсәтеп, әбиләргә дә өшкертеп карыйлар, файдасы булмый. Болай да кечкенә, чандыр гәүдәле, савыгып та җитмәгән Рабига апа ике-өч тапкыр өзлегеп китеп тәмам бетерешә, чыкмаган җаны гына кала. Бәхетенә ире Самат абый җайсыз-көйсез кеше булмый, колхоз эшеннән дә калмый, өйдәге ике сыерны саву да, башка мал-туарларны карау да аның җилкәсенә төшә, хәлдән килгән кадәр өй эшләрендә дә булыша. Очсыз-кырыйсыз тоелган газаплы көннәр, акрынлап булса да, артта кала. Үзара аңлашып, бер сүздә булып җитеш тормышта яшәгән ир-белән хатын Азаматка сеңелкәш алып кайту турында да хыялланалар, ләкин аларның башка балалары булмый. Ә тормыш үз җаена тыныч кына ага бирә.
Бәхетсезлек дигәнең шундый бит ул, тату, эшчән, ярдәмчел гаиләләргә барып керергә дә тарсынып тормый, бу юлы ул Самат белән Рабига гаиләсен сайлый. Тай өйрәткәндә егылып калып Самат абый башын бәреп, умыртка баганасын имгәтеп урын өстендә кала. Табибларның тырышлыклары да, түккән акчалар, күз яшләре дә ярдәм итми, өч ел урын өстендә интегеп яткан йорт хуҗасы бакыйлыкка күчә. ”Үлмәсен генә”диеп яшәгән Рабига апа ирен соңгы юлга да озата алмый, урын өстенә ава.
Әллә ата тәрбиясе җитми, әллә әтисенең үлеме күчеш чорына туры килүе шулай тирән эз сала, Азамат ихтыярсыз, артык юаш, үпкәчән булып үсә, кыскасы улы әнисенең өметләрен акламый. Укуы да “көчкә-өчкә” була, тәртибе белән дә сөендерми: иптәшләре арасына керә алмый, әле кыйнап, әле киемнәрен ертып кайтаралар. Чандыр җилкәләрендә бөтен тормыш йөген күтәреп, улы өчен генә диеп яшәсә дә Азамат борчу артыннан борчу китереп кенә тора: бер генә урында да басылып эшли алмый, хәмер белән дуслаша, аягын-кулын сындырып ятулар, милиция юлын таптаулар берсе дә калмый. Әмма болары ана кеше өчен вак-төякләр генә булган икән әле...
Кагылып-сугылып, җан көеге булып йөри торгач, Азамат үзеннән шактый яшьрәк Зөмәрә исемле кыз белән таныша. Берничә тапкыр өенә дә алып кайтып күрсәтә. Күрү белән Рабига апаның күңеле нидер сиземләп, йөрәге кысып куйса да, карт егетләр исемлегенә кергән Азаматның мәгънәсез тормышы җайланып китмәсме дигән уй белән каршы килми, озакламый Зөмәрә йортка килен булып төшә. Аз сүзле, сабыр Рабиганы, бигрәк тә “пешмәгән” Азаматны үз кубызына биергә өйрәтү артык әрсез Зөмәрәгә авыр бирелми. Бик ошый аңа биредә:зур иркен йорт, мунчасы, сарае, бакчасы дигәндәй, яшәр өчен бар нәрсә җитеш, бөтен җирдән пөхтәлек бөркеп тора...Яши башлагач бер генә уңайсыз ягын күрә ул, бу-кайнана. ”Ничек тә котылырга” дигән уй башыннан чыкмый аның. 3-4 ел бергә яшәү дәверендә Рабига апаның күргәннәрен сөйләсәң чәчләр үрә торырлык. Нахак сүзләрдән, кимсетү-рәнҗетүләрдән бөрешкән, мие түнгән, сөйләшү сәләтен югалткан ана, карышып та тормый, аны картлар йортына китерәләр. Ул биредә беренче тапкыр тынычлап йоклый...
Зөмәрә белән Азаматның уллары Ирек әтисенә ошап елак булып туа. Рәхәткә тиенгән хатынга елак бала карау тиз туйдыра, менә шунда аның исенә “кылт”итеп карусыз кайнанасы төшә. Башы бала елаган тавыштан тубал булган, куллары бала керләре юудан бушамаган иренә, бала карарга, әнисен алып кайтып торырга дигән боерык бирә. Елдан артык бер генә тапкыр булса да хәлен белмәгән Азамат әнисе янына китә. Ә ул риза булмагандыр, үпкә-рәнҗүләре узмагандыр дисезме? Оныгы барлыгын ишеткәч сөенечтән елап ук җибәрә, күңеле эри. Үз нигезен чиксез сагынган Рабига апа кайтырга ризалык бирә...
Зөмәрә Рабига апага “әни” диеп үлеп тормаса да, аның белән бер табынга утырып ашамаса да, хәлләр түзәрлек була. Гомер дигәнең тиз уза, кеше баласы тиз үсә дигәндәй Ирек тә 5 яшен тутыра. Рабига апа оныгына сокланып туя алмый, акыллы, мөстәкыйль бала булып үсеп килә. Дәү-әнисен бик ярата, вак-төяк йомышларын да үти, югалган әйберләрен табып китерә, бәбкәләр саклаша, бергә чөкердәшеп чәй эчүләре генә ни тора! Хәзер инде улы кул астына керә башлаган Зөмәрәгә бала караучы алай ук кирәкми дә, аңа кайнанасы тагын артык тоела башлый. Хатынының көн саен “кире илтеп куй әниеңне” диеп бәйләнүләреннән Азамат эчүгә сабыша, өйдә тагын тынычлык бетә, бала да зыян күрә, таякның юан башы тагын Рабига апага төшә. Үз дигәненә ирешергә күнеккән Зөмәрә барсына да бара: җәбер-золым, нахак сүзләр, кагу-сугулар берсе дә калмый. Тыныч йокы, тыныч көн күрмәгән карчык дарулар белән генә җан асрый, алдагы кебек йөгереп эшләп тә йөри алмый. ”Түзәрлеге калмаган” хатын, картлар йорты да белешеп мәшәкатьләнми, хәлдән тайган Рабиганы куып кына чыгара. Иткән изгелекләре өчен рәхмәте шул була, берникадәр кирәк-ярак салып, кайнанасының кулына төенчек тоттыра. Чыгып киткәндә, дәү-әнисенә барып сарылганы өчен, ярсыган Зөмәрә, балага сугып ук җибәрә. Ул янәдән ”мин дә синең белән китәм” диеп аның муенына барып асылына. Дәү-әни белән онык кочаклашып, әрнеп-үксеп елаганны Зөмәрә озак көтеп тора алмый. Баланы көч белән йолкып алганда, аумас өчен, Рабига коймага ябышып кала, ә муенындагы гәрәбәләре җиргә сибелә. Ирек , җиргә тезләнеп,елый-елый шул гәрәбәләрне җыярга керешә. Бу вакытта, зур эш майтаргандай биленә таянып, алма кимерә-кимерә читтән генә улын күзәтеп торучы Зөмәрә, киләчәктә һәр гәрәбә бөртеге саен алла каршында да, улы алдында да җавап тотасын белми әле...
Үрмәләп диярлек капкадан чыгып киткән Рабига апа автовокзалга килеп эләгә, өч көн буе төенчеген баш астына салып идәндә йоклый. Мәрхәмәтле кешеләр аны ашаталар, шунда эшләүчеләр кайнар чәй эчерәләр, ләкин улы-килене аркасында эт көненә калганлыгы турында авыз ачып та сүз әйтми ул. Озакламый бу каңгырап йөрүче әби турындагы хәбәр социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә ишетелеп, аны картлар йортына урнаштыралар.
Салырга яраткан Азамат та хатыныннан кайнар аш, үгет-нәсихәт күрми, кирәксез-сансыз булып йөри торгач бөтенләйгә өйдән чыгып китә.Башка аны күрүчеләр булмый.
Фирдәвес Бикмурзина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев