Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Түбән Барыш авылында яшәүче Бибинур әби Садриева: “Һәркемкә бәхет телим”

Авырлыклар белән сыналган акъәби 90 яшьлек юбилеен каршылады.

(24 июнь, “Апастово-информ”).
Үз гомерендә бик күп хәсрәтләр белән сыналса да, тормышка мәхәббәтен җуймаган Бибинур әби. 10 балага гомер бүләк итеп, аларны сыңар канат белән олы тормышка аяк бастырган, бүген кадер-хөрмәтләрен тоеп яши, туганнарына да терәк ул. Үткәннәрен дә тыйнак кына, елмаеп искә ала Бибинур әби.
“Төрле чаклар булды инде. Күп хезмәт иттем. Барыннан да бигрәк, балаларымны аякка бастыра алдым. Тормышымда иң зур сөенечем шул”, - ди акъәби.
Бибинур әби 10 балага гомер биргән. Бер баласы тугач ук вафат булган. Тормыш иптәше дә озак яши алмаган. 9 баласын сыңар канат астына сыендырып, ялгызы гына язмыш сынауларын җиңгән акъәби. Сикәлтәле юллар аша гомер көзләренә җитеп, олыгайган көннәрендә дә кабат югалту ачысы кичергән ул. Бу юлы 2 ир баласын җир куенына салган.
Бибинур әби бүгенге көндә 7 баласы тәрбиясендә яши. Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Үзара дус, тату, бердәм булып гомер кичерә алар.
Акъәби өчен 9 дистәне тутыру аеруча күңелле мизгелләргә бай булды. Өй тутырып балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова килде. Ул район башлыгының котлауларын ирештереп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Котлауларга Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова да кушылып, барлык авылдашлары һәм акъәбинең якын туганы буларак шәхсән үз исеменнән дә ихлас теләкләрен юллады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев