Улакларын тотып-тотып еладым
Рамазан башланды, шушы изге көннәр башланган саен үзәкләрем өзелә.
Мин сезгә үземнең кичерешләрем, беркүпме язмышым турында язып үтәсем килә.
Безнең яшьлек совет заманына, колхозлар, яшьләрне авылларда калдыру чорына туры килде. Без - егет һәм кызлар тизрәк шул балчыклы, фермалы, чөгендерле колхоздан, авылдан чыгып качарга ашкындык. Эх, яшьлек инде мин әйтәм, күңел дигәнең әллә кайларга оча бит югыйсә...
Шулай читкә киттек, урнаштык. Тормыш юлында кешеләр дә очрады, эштән эшкә йөгереп, балалар үсеп җиткәч туган яклар тагын да ныграк үзенә тарта башлады. Әй, кайтасылар килә лә. Шул яшьлек белән чыгып киткән авыл урамнары, аның иске өйләре, колхоз амбарлары, һәр йорт, һәр яшәүчесе күз алдымда. Инде ничә ел Рамазан аенда уразага керәм.
Шулай, зур шәһәр булса да сәдакасын бирер кешеләр бар. Ә шулай да үз авылыңның бөтен нәсел нәсәбәсен белгән җиргә кайтып шунда буласы килә, бик килә. Күңелгә әллә нинди уйлар, теләкләр килә, дуслар. Мин әйтәм, шуның янына барыр идем, сәдакасын бирер идем. Шушы якын кешемә шуны авыз иттерер идем. Үз кулым белән сәдакасын мәчеткә бирер идем, димен.
Ә ник кайтмыйсыз, беркемегез дә юкмы, дисезме? Төп нигезне энем сатты. Юк, мин аларга үпкәләп әйтмим. Алар да киттеләр авылдан. Сатыр алдыннан, апа, сатсак син рәнҗемисеңме, дип сорады. Нәрсә дим инде: рәнҗемим, ишелеп, янтаеп ятса да матур булмас. Әти-әни әрнеп ятыр, дидем. Мөселман кешеләре алды.
Шул көнне бик еладым. Мин әйтәм кайтып та китә алмыйм, сатма, дип тә әйтә алмыйм. Кичер инде мине әти-әни, бер Аллаһым, дидем. Белдем, көннәрнең бер көнендә шунда өзелеп кайтасы килүемне белдем мин. Әмма берни эшли алмадым.
Килде ул көн. Ирем якты дөньядан китеп барды. Балаларның да инде балалары үсеп җитте. Әллә ничә чакрым ераклыктагы дачага йөрисем килми. Яшьлектә йөрелде инде. Ә хәзер берүзеңә нәрсә дә җитә. Вакытым булганда бик тә авылга кайтасым килә. Туганнарга кайтып корбаннар чалдырып та килдем. Кешегә мәшәкать тудырырасы да килми.
Безнең күршедә Гөлбикә апа яши. Мин олы, ул миннән дә олы инде. Мәрхүмә әнинең ахирәте иде. Былтыр кайтып аңарда бер-ике кич кундым. Гөлбикә апа, үзебезнең өй алларын карап килим әле, дим моңарга. Бәлки капкалары ачык булса, ишегалдын да карармын, бик күрәсем килә, дим. Чыгып киттем: аякларым үзләреннән-үзләре туган нигеземә таба йөгерә. Үзем ашкынам, үзем елыйм. Абау, бигрәк дә газиз бит ул туган йорт, уйнап үскән урам.
Карасам, әти утырткан алмагач һаман шулай шаулап бакча алдында үсеп утыра. Кое алдындагы чиләк куя торган улаклар да шул! Әтинеке! Хәтта чиләген дә алмаштырмаганнар.
Йөрәгем туктый дип торам. Азрак туктап сулыш алдым да, кое янына килдем. Әкрен генә чиләкне суга төшердем. Әле дә чылбыры балачагымдагы кебек бер якка сөйрәп күтәрелә. Иии, киерелеп чиләкне күтәреп алдым, суын эчтем. Улакларын тотып-тотып еладым. Аннан әкрен генә капкадан башымны тыктым. Ишегалды үзгәргән! Минем балачактагы эскәмияләр дә, бакча рәшәткәсе дә юк. Бар да тимер калайдан яңадан ясаган. Бик сөендем шунда. Мин әйтәм булдыклы кешеләр яши, Аллага шөкер, дип сөендем.
Гөлбикә апага әйтәм, ишек төбендә булса да яшәп, шунда ураза тотар идем, бигрәк якын инде туган нигез, дидем.
Ай, Аллам, кызым, кайт миңа. Рәхәтләнеп икәү ураза тотабыз, икәү сәхәргә уянырбыз, намазлар укырбыз, ди. Иии, шунда сөенгәнем! Риза булсаң кайтыр идем, дип канатланып киттем. Шулай итеп җыенып Рамазан аенда кайттым. Икәү бергә барлык авылдашларны искә алып, догалар укып уразаларны тоттык. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Авыл шәҗәрәләре тезедек. Мин әйтәм шундый мәрхәмәтле кешеләр, кеше хәленә керә белүчеләр бар бит дөньяда.
Авыруларым онытылды дусларым. Терелеп киттем, тагын кайтам быел да бер Аллаһым язган булса. Гөлбикә апа өзелеп көтәм, дип тора. Шушы сөенечем белән уртаклашасым килде. Минем өчен сөенгән һәркемгә зур рәхмәт.
Аллаһының бер колы, диегез.
Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/avyil/ulaklaryn-totyp-totyp-eladym
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев