Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Урман кешесе землянкада үлгән, сөякләре генә табылды...

62 яшьлек Владимир Мироновның землянкада яшәве турында язган идек.

Дөресрәге, Югары Ослан районы җирлегенә кергән урман аланлыгындагы землянкада яшәүче ирне беренче булып без – “Шәһри Казан” газетасы эзләп тапты да. Яшәешен сүрәтләдек. Мәрхүмә әнисе Анна апаның ни өчен кешеләрдән бизүен, нинди сәбәпләр аркасында җир астында “йорт” казуын, анысы ишелеп, икенчесен әмәлләвен, аның вафатыннан соң да землянка нигезен югалтмыйча, Владимир Мироновның кышларын анда ничек җан асрауларын сөйләдек. Кызганыч, ул өч ай тирәсе элек вафат булган икән... Әнә шул кадәр вакыт Иваново шәһәрендә яшәүче сеңлесе белән элемтәгә кермәгән. Сеңлесе эзләмәсә, төгәлрәге аның гозере белән Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә мөрәҗәгать итмәсәләр, белмим, тагын күпме ятар иде ул?

Кешеләрдән бизгән кебек сөйләшсә дә күңеле ачык иде аның. Янына эзләп кайткач, безне кочак җәеп каршы алды бит. “Мин юынмаган инде, сасы ис тә киләдер, гафу итегез. “Бомж”ларны күргәнем бар минем...” – дип кыенсынганы хәтердә. Киткәндә рөхсәт сорап, үзем кочаклаган идем. Барыбыз да Аллаһы колы, җир кешесе – нигә чирканып торыйм? 

Бер сәгать вакыт эчендә күп нәрсә хакында сөйләшергә өлгергән идек. Кешеләр янына кайтмыйм дип, кистереп әйтте, сүзендә торды. Шушында үләм, ятагымда, җан биргәч – барыбер инде, өстемә землянкам  ишелә дә, туфрак астында калам – каберем була, дигән иде. Барысы да ул теләгәнчә килеп чыккан, үз ятагында сулышы өзелгән. Тик йоклаган мәлендәме, әллә авыртудан интеккәнме, әлегә билгесез. Карагуҗа авылы башлыгы Дмитрий Плохов белән элемтәгә кергәч, ул болай дип сөйләде:
– Мин землянкага ук кереп карамадым. Тикшерү эшләре барганда эз салып йөрергә ярамый да. Егетләрдән сораштым: күптән вафат, сеңлесенә дә өч айлап тирәсе шалтыратмаган бит. Үз ятагында иде. Киемнәре генә калган да, сөякләре... Гәүдәсен күселәр ашагандыр, “исән” калган кадәрлесеннән шулай аңлашылды, диделәр. Землянканың ишеге эчтән бикле иде. Димәк, үзе бикләп кергән дә бүтән ачып чыкмаган, – диде. 

Кешеләрдән читләшеп, урманда яшәү баләсе – хәлеңне берәү дә белми. Әнисе Анна апа да землянкадан ерак түгел генә җирдә җан биргән иде. Владимир үзе эзләп табып, сөякләрен генә җыештырып күмде. “Әни үлгән җиргә, билгеле булып торсын өчен, аның гомере буе он тарткан кул тегерәмәнен илтеп куйдым”, – дип сөйләгән иде. Язмышларның кабатлануы... 

Үзе ясаган буржуйкасы, велосипеды, чаңгылары, бер кашык белән тимер кружкасы һәм таяклар белән киртәләнгән землянкасы – мәрхүмнең бар мирасы. Бүлешер нәрсә юк. Әмма тарих өчен үткән гасыр белән бүгенгесен  ялгаучы ядкәрьләр алар. Их.. Әйтер сүзләр күп, тик әһәмияте юк. Үзе исән чагында да кешеләр янына кайтара алмадык без аны, тырышмадык та, инде соңга калдык.  

Мәрхүмне кайчан җирлиселәре әлегә билгеле түгел. Кичә Тикшерү комитеты белгечләре соңга кадәр землянкада эшләгәннәр. 
– Үлү турында белешмә алгач, уйлашырбыз инде. Сеңлесенең саулыгы чамалы, кайтып йөри алмаса, үзебез Карагуҗа авылы зиратына җиргә иңдерәбез. Әнисе күмелгән зиратка кышын юл ачып кереп булмый, анда инде күптәннән берәүне дә җирләмиләр, – диде.

Владимир Мироновның бер генә теләге чынга ашмый, димәк. Үз землянкасы нигезендә мәңгелеккә ятып калырга теләгән иде ул. Гомеренең соңгы тукталышында булса да, без аны кешеләр арасына кайтарабыз, ягъни авыл халкы күмелгән зур зиратта мәңгелек йортын “төзибез”. Рухы каршы килсә, берүк гафу итсен...
 

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/urman-kesese-zemliankada-ulgan-soiaklare-gena-tabyldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев