Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Хатын-кызның матурлыгы, сөйкемлелеге чәчләрдә

.

“Хатын-кызның толымы булырга тиеш. Аның бөтен матурлыгы, сөйкемлелеге дә әнә шул чәчләргә салынган”, - ди Апас районы Урта Балтай авылында яшәүче Алсу апа Нуруллина.

Гадилеге, җыйнак һәм нәфис гәүдәсенә килешеп торган озын-калын толымнары, аны тагын да гүзәл иткән зәңгәр күзләре әле дә сокландыра. Ул олыгаерга ашыкмый.

-Кечкенәдән, үземне белә башлаганнан бирле чәчем озын. Без гаиләдә 4 кыз үстек. Барыбызның да озын, калын толымнарын әни чиратлап үрә иде. Чәчемне чикәдән үк җыеп үреп, матур бантик куеп мәктәпкә барганнарым әле дә истә. Без – чәчле, толымлы нәсел. Әниемнең дә чәчләре соклангыч иде. Кызым Таңсылуның да чәче озын һәм калын, - ди ул.

Алсу апа чәчләрен таратып җибәрсә, хәзер дә тезенә җитә. Чәченең озынрак чаклары да булган.

-Беркайчан чәчне кистермәдем, буямадым, төрле прическалар ясап йөрмәдем. Мин гадилекне яратам. Күп вакыт үреп йөрдем. Кайбер чакларда артка җыеп куям. Казахстан якларында яшәп, кабат Урта Балтай мәктәбенә эшкә кайткач, башым авыртуга сәбәп итеп, бер тапкыр кистердем. Ул вакытта да кыен булды, бик кызгандым. Җилкәдән аста калган иде. Аннан тагын үстердем. Чәч - минем алыштыргысыз бер органым кебек ул. Бер тапкыр прическа ясатканым истә. Ул вакытта да өйгә кайтып, ясаткан чәчләремне тарап, үземчә икеләп үреп чыгарылыш кичәсенә бардым, - дип истәлекләр барлый Алсу апа.

Бүген чәчләрне гадәти генә шампуньнар белән юып, җиңелрәк таралсын өчен бальзам сөртеп куя ул. Яшьрәк чакларында сыналган ысуллары да булган.

-Алдан катык суы белән юа идем. Әнинең чәчне ныгыта дип, әрекмән тамыры суы белән юганы истә калган. Шулай ук язын һәм җәйләрен кычыткан суы белән чайкый идек. Ул чагында чәчләр ялтырап тора,- ди үзе.

Алсу апа гомер буе биология фәнен укыткан. Озак еллар уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарган. Хезмәт еллары дәвамында укучылар өчен матурлык үрнәге, өлге булып торган. Аңа кызыгып күпме кыз бала чәч үстергән, күпме укучы укытучы һөнәрен сайлаган.


Алсу апа тынгысыз күңелле, тәҗрибәле укытучы, остаз да. Сәхнәдә аның үз урыны бар. Шул ук озын чәчләрен икеләп яки берләп үргән, яки килешле итеп артка җыйнап куйган, гап-гади Алсу апа булып кала бирә.


Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев